Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Сәләткә нур булган йолдызлар

Якташыбыз Флүс Латыйфи истәлегенә ел саен шундый исемдәге бәйге уза

Якташыбыз Флүс Латыйфи – танылган шәхес. Ул узган гасырның соңгы ун-унбиш елында җәмгыятьтә барган демократик үзгәрешләр җирлегендә татар әдәбиятына килгән язучы-прозаикларның берсе, журналист. Флүс Латыйфи “Татарстан” радиосында репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшләгән. Яшьләр тормышы һәм хезмәте турында радио өчен күпсанлы репортажлар, күләмле тапшырулар әзерләгән. “Социалистик Татарстан” (хәзер “Ватаным Татарстан”), “Татарстан хәбәрләре” газеталарында, “Казан утлары” журналында эшли.

1991 елда, латин графикасында “Дөнья” халыкара татар газетасы чыгарыла башлагач, аны шул газетаның баш мөхәррир урынбасары итеп эшкә чакыралар. Әмма газетаның гомере кыска була. Иҗат чишмәсе ургып торган талантлы Флүс Латыйфиның бер-бер артлы “Кырагай”, “Вөҗданыңнан сора” исемле хикәяләр җыентыклары басылып чыга. 1993 елда 50 мең данә тираж белән китап булып басылып чыккан “Хыянәт” романы язучыга популярлык китерә, аны татар прозаикларының алдынгы сафына бастыра. Якташыбызның бик күп повесть-романнарын бик яратып укыйлар. Ф. Латыйфи 1990 елда Язучылар берлеге әгъзасы була. 1993 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Флүс Латыйфиның әдәби иҗаты актив җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләнештә була. Ул яшьләр белән эшләүне үзенең тормыш стимулы итеп сайлый һәм татар яшьләренең “Сәләт” оешмасы белән якын элемтәдә торып, балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү юнәлешендә киңкырлы эш алып бара. 1995 елдан балалар өчен “Сәләт” лагеренда “Татар дөньясы”, “Татар теле һәм әдәбияты” кебек әдәби-тарихи темаларга махсус дәресләр алып бара, балаларның якын дустына һәм сердәшенә әйләнә.

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Фото – Миләүшә Хәсәнованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев