Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шәкерт остазы белән янәшә атлый

«Бүгенге уңышларымда остазларымның өлеше зур», - ди Миләүшә Хәсәнова

Шәкерт. Остаз.  Яшәү дәверендә кеше тормыш өчен кирәкле тәҗрибәне кемнән дә булса киңәш сорап яки күреп өйрәнә. Тормыш тәҗрибәсен иң элек әниеңне, әтиеңне, туганнарыңны, яшьтәшләреңне күзәтеп туплыйсың. Ә менә сайлаган һөнәреңә тугрылыклы булу өчен, эшеңдә уңышларга ирешү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә – монысы катлаулырак мәсьәлә.

Горурланып әйтә алам: миңа язу сәләте бирелгән. Кулыма каләм алсам, сүзләр җепкә тезгән сәйләннәр кебек үзләре башка килә. Җөмләләр бер-берсенә ялганып, мәкаләләр языла, гыйбрәтле хикәяләр туа, шигырьләр барлыкка килә. Ныклап яза башлавыма 25 елга якын вакыт узган. Шушы вакыт эчендә 300дән артык язмам район, республика матбугатында дөнья күрде.

Талантның бер өлеше – тумыштан, тугыз өлеше – тырышлыктан, ди халык.  Мәктәптә укыганда “Яшь бөреләр” түгәрәгенә йөрдем. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәзкирә апа Низамиева җитәкли иде. Без анда ниләргә генә өйрәнмәдек, ә иң кызыгы һәм иң мөһиме: без түгәрәктә шигырь-хикәяләр язарга өйрәндек. 

Тәзкирә апа – укытучым да, остазым да, киңәшчем дә, гомумән, иң якын кешем. Аның татар теле һәм әдәбияты дәресләрен әле дә хәтерлим: һәр җөмлә төгәл, тулы һәм бездән таләп ителгәне дә шундый булырга тиеш иде.  Инде ничә еллар әсәрләремне “Гаилә һәм мәктәп” журналы уздыра торган “Әдәби карта” конкурсына тәкъдим итәм. Тәзкирә апа – авылыбызда хөрмәтле кеше, ул күп еллар абыстай хезмәтен үти. Дөньяви гыйлем генә түгел, дини гыйлем дә бик кирәк бит. Миңа дини гыйлем бирүче дә – Тәзкирә апа. Ул биргән белем белән мин дини конкурсларда да катнашам. 

Укытучыларымның тәэсире булганмы, мин дә укытучы һөнәрен сайладым, 23 ел балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт куям. Эшләү дәверендә уңышларга да ирештем, авырлыклар белән очраштым.

Вәрәшбаш мәктәбендәге хезмәттәшләремнең күбесен “остазларым” дип әйтәсем килә. Барысы турында да берәмтекләп язып китим әле, чөнки алар – минем өчен хөрмәткә лаек, мактарлык кешеләр.

Укытучым, җитәкчем, хезмәттәшем – Гөлфинә апа Хәбибуллина. Гөлфинә Мирзаевна безгә химия, биология фәннәреннән белем бирде. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, Вәрәшбаш мәктәбенә эшкә кайттым. Ул вакытта мәктәп директоры Гөлфинә апа иде. Нәкъ укыткандагы кебек үк таләпчән, төгәл җитәкче. Эшкә килүгә беренче сораулары: көнлек планың төзелгәнме, дәрес планнарың бармы, дәрестә күрсәтмәлек кулланасыңмы, укучыларга төпле белем  Аның кул астында эшләп, укытучыга иң кирәкле сыйфат – төгәллеккә өйрәндем. Моны мин катнашкан һөнәри конкурслар раслый.

Беренче тапкыр дәрес бирүләр җиңел булмады: тегесе аңлашылмый, монысы барып чыкмый. Шул чакта миңа күп еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Фәния апа Гайсина ярдәмгә килде. Дәрес планнары язарга, эш программалары, календарь-тематик планнар төзергә өйрәтте, методик ярдәм күрсәтте. 

Тагын бер остазым – 2008-2016 елларда Вәрәшбаш мәктәбендә директор булып эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Сәхбетдинова. Мин аның кул астында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Аның грамоталылыгына шакката идем: һәр документны башыннан ахырына кадәр – өтерен, сызыгын, ноктасын кат-кат тикшереп чыгар иде. Биш ел буе аннан документ тутыру тәртибенә өйрәндем. Эшләвем остазым өчен булса, өйрәнүем үзем өчен булуын дөнья үземә калгач кына аңладым. 

Хатын-кызның иң асыл сыйфаты – әни булу. Гаилә корып яши башлагач, бәбиләр тугач, “ӘНИ” дигән статус аласың. Әни булырга кыз балалар кечкенәдән үк өйрәнсәләр дә, тормышта нинди генә авырлыклар очрамый да, нинди генә киртәләрне үтәргә туры килми. Киртәләрне узарга сыйныф җитәкчем Нәҗибә апа Җәләлова өйрәтте. 

Остазларым хәзер лаеклы ялда, шулай булуга да карамастан, һаман да алардан киңәш сорыйм, үзем дә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә, очрашып сөйләшергә, аралашырга тырышам. Минем уңышларымны ишетеп, алар да чын күңелдән сөенә.
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал, ди халык мәкале. Мин дә балаларга остазларым үрнәгендә белем һәм тәрбия бирергә тырышам. Шәкерт остазын узар, дисәләр дә, миңа укытучыларым дәрәҗәсенә җитәргә ерак әле. 

Миләүшә Хәсәнова.

Вәрәшбаш авылы.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 13 октябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев