Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сагынуга дәва юк икән

Исән булса, шагыйрь Зөлфәткә (Дөлфәт Маликов) быел 77 яшь тулган булыр иде.

Минем бу гаиләгә килеп керүем дә нәкъ шул давыллы хисләргә тиң. ЗӨЛФӘТ... Дөресен генә әйткәндә, мәктәбебездә татар теле юк дәрәҗәсендә иде. Мин татар язучы­ларын, шагыйрьләрен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Без башкарак мохиттә үстек. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк тә, балалар бакчасына йөри башлагач, башка телдә уйларга, ара­лашырга куштылар. Мәктәптә дә бар­лык фәннәр русча укытылды. Мин, математиканы яраткан кыз, Казан университетының ВМК факультеты­на укырга кердем. Минем кебек мате­матикага гашыйк бер егет КАИда укый икән... Дусларыбыз мине Азамат белән таныштырганда: “Аның әтисе – ша­гыйрь Зөлфәт, “Чаян”да эшли”, – дип кенә әйтеп үттеләр. Ә үз әнием белән әтием бу исемне ишетүгә бераз апты­рабрак калды кебек. Ләкин мин алар­ны тынычландырырга ашыктым: “Бер дә курыкмагыз, алар искиткеч, алар гаҗәеп туган җанлы, дуслары өчен үлеп торалар”. Булачак каенанам Фи­рая... Анысы башкаларга игелек кы­лудан бушамый. Үзе чибәр, үзе ачык... Булачак каенатам Зөлфәт... Ул шаян да, гади дә, бала-чага кебек беркатлы да... Тагын әллә нинди матур сыйфатларга төреп күрсәтәсем килә аны! Ул миңа “балакай” дип дәшә иде. Хәзер дә шул җылы сүз колагымда яңгырый кебек... Килен булып төшкәч, мин үзем өчен ЗӨЛФӘТ дигән дөньяны ача башладым.

* * *

Башта шигырьләре. Азамат мине гаиләсе белән таныштырган көннәрдә әтинең “Ике урман арасы” китабы әзерләнеп ята иде. Мин дә үз ярдәмемне тәкъдим иттем. Ике дә уй­ламыйча (машинкада баса беләмме, юкмы? Мондый эштә тәҗрибәм бар­мы – сорап та тормадылар миннән!), көлтәсе белән шигырьләр тоттырды­лар. Ә минем өчен бу Зөлфәт шигъри­яте белән генә түгел, язу машинкасы белән дә тәүге танышу иде. Шагыйрь Зөлфәт иҗаты турында күп язылды, анысына аерым тукталып тормыйм. Бер генә нәрсәне әйтәсем килә, шул вакытта аның шигырьләрендәге об­разлар, көтелмәгән чагыштыру­лар, моңарчы үзем бер тапкыр да ишетмәгән аһәңле сүзләр, ут, өермә, кайнарлык җаныма мең пыяла кый­пылчыгы сыман кадалдылар. Аның шигырьләрен яңадан укыганда шул вак пыяла кыйпылчыклары, төрле төсләр белән уйнап, мозаикада­гы кебек бүген дә әйләнә, бөтерелә... Мине әдәбият, шигърият, язучылар, сәнгать дөньясы үзенә тарта баш­лады. Йотылып татарча шигырьләр укыйм, өебезгә еш килә торган иҗат кешеләре белән аралашам. Читтән то­рып редакция тормышында кайныйм. Миңа кызык, миңа ошый ул дөнья! Һәм көннәрдән бер көнне (фәрештәләрнең “амин!” дигән чагына туры килгәндер!) “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Роза ханым Туфитуллова мине редакциягә эшкә чакырды! Жур­нал беренчеләрдән булып компьютер­га күчеп маташа һәм нәкъ мин булды­ра ала торган эшләр икән анда!

* * *

Зөлфәт-әти. Гаиләдә өч малай һәм бер кыз үскән: Азамат, Илһам, Фазыл һәм кадерле Кадрияләре. Язучылар дөньясында бер шаяру яши: имеш, Зөлфәт – Фираяның бишенче бала­сы. Юк, килешмим! Бу гаиләдә “әти сүзе” дигән төшенчә бар иде. Һәм ул сүз, балалар үсеп, инде аларның гаиләләре булгач та, көчен югалтма­ды. Хәтеремдә: ул сүз бик тыныч һәм бер генә әйтелә иде. Аннан соң инде бернинди бәхәскә, сүз куертуга урын калмый...

Зөлфәт-әтинең бик күп кызык якла­ры булган. Мәсәлән, командировкага кая гына барса да, ул шул ил телендәге балалар китабы һәм, әлбәттә, шул телдә дистәләгән сүз дә ияртеп кайт­кан. Китап киштәләрендә чех, поляк, Балтыйк илләре телләрендәге ул алып кайткан китаплар, сүзлекләр һаман да саклана әле.

Тагын бер мөһим нәрсәне әйтмичә булдыра алмыйм – бу гаиләдә бала­лар кул арасына иртә кергәннәр, эш рәтен белеп үскәннәр. Өч ир малай, нинди генә эшкә тотынса да, коеп куя: өйдә ремонт ясау, электр, сантех­ника эшләре... Алар бит әтиләренең эшләгәнен күреп үскән, аңардан өйрәнгәннәр!

* * *

Бүген Зөлфәтнең бабай исе­ме белән горурланып яшәүче ту­гыз оныгы бар. Алар арасында иң зур бәхет – әти белән иң күп арала­шу безнең олы кызыбыз Камиләгә ел­майды.

...Беренче онык. Әти белән әнинең әле бик яшь чагы – Фирая-әнинең дәү әни буласы килми генә бит (мин аны бүген бик яхшы аңлыйм!). Бала­ны диванга утыртып куеп, аның ал­дына тезләнеп: “Мин дәү әни түгел, мин – әника”, – дип әйтүләре һаман да күз алдымда. Һәм ул бүгенгәчә “әника” булып калды да! Ә Зөлфәт- әтиебез, киресенчә: “Юк, мин – ба­бай!” – дип, сөенеп һәм горурланып әйтте! Зөлфәт-бабай... Ул оныкларын бик яратты. Әле дә оныклары белән бергәләп бер кызык уен уйнаганы исемдә, һәм ул уенның ни дәрәҗәдә балалар өчен файдалы булганын ва­кыт узгач кына аңлый башладым. Уенның сере – ни күрсәң, шул әйбер ту­рында әкият уйлап чыгарырга кирәк. Зөлфәтнең күзләре яна, чөнки аңа ба­лалар фантазиясе, аларның тузга яз­маган әйберләр уйлап чыгаруы ошый. Балалар да шат – бабалары бит, әнә, әле алар ишетмәгән бер генә сүз өсти: әкият тагын да маҗаралырак, кызы­клырак булып китә. Җыйнаулашып бөтенләй яңа, сихри дөньяда яшәп ала­лар.

Камиләнең скрипкада уйный баш­лаган чоры. Бер дә уйный белмәгән кешенең скрипка кылларыннан нин­ди тавышлар чыгаруын күз алдына китерүе авыр түгел. Бу хәлгә бары тик әни кеше генә түзә ала һәм... Зөлфәт түзде. Тәүге музыкаль “опусларның” ул иң беренче бәхетле тыңлаучысы иде. “Молодец, кызым! Өйрән, тырышасың!” – дигән сүзләре балага канат куйган­дай була торган иде. Камиләбезнең, дәү әтисен сөендерәсе килеп, “Яф­рак төшкән җиргә...”не скрипкада уй­навы әле дә күз алдымда... Зөлфәт оныкларының чит телләр өйрәнүен дә гел хуплады. Камиләгә дә: “Телләр өйрән, кызым”, – дия иде. Бабасының сүзләрен васыять кебек кабул итеп, Камилә – инглиз мәктәбен, аннары КФУның шәрык телләре факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Макта­нып әйтүем түгел, бабасының (үзе исән булмаса да) сүзе ни дәрәҗәдә үтемле булуы турында искә төшерүем генә...

* * *

Күзәтүләрем. Шагыйрьгә илһам иңгән. Бүлмә ишеге ябык. Бөтен кеше аяк очында гына йөри, бар­макны сак кына авыз тирәсенә куеп: “Тшшш... Яза”, – дип пышылдашабыз. Төн җитте. Өй эчендә шылт иткән та­выш та юк. Гаҗәп: хәтта сәгать тә тук­тап калган сыман. “Фирая, каләм!..” Бераздан “Фирая, ручка!..” Сәгать төнге өч тә, иртәнге биш тә булырга мөмкин, тагын Зөлфәт тавышы: “Фи­рая, тыңла!..” Ә иң гаҗәпләндергәне – төне буе керфек какмый язганнан соң, иртән, җыенып, эшкә чыгып китүе. Юк, дөрес түгел, эшкә чыгып китү түгел, редакциядә көне буе җимертеп эшләп кайтуы. “Чаян”ның ул еллардагы баш мөхәррире Рәшит Зәкиев әйтмешли, “Чаян” 30 ел Зөлфәт телендә сөйләде”.

Ә кичләрен инде “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров килеп керә. Минем өчен ул вакыттагы иң кызык күренеш – кәгазьләрен өстәлгә түгел, урындык өстенә куеп, аларның яңа пьеса иҗат итүләре. Менә йөгереп кенә яшь ак­тер Илдус Габдрахманов килеп керә... Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев әти тәрҗемәсендә Лопе де Веганың “Биюче”сен куя. Аның да үз тарихы бар. Пьесаны заманында режиссер Риф­кать Бикчәнтәев куярга кызыккан була, әмма өлгерми кала. Фәрит Зөлфәткә яңадан мөрәҗәгать итә һәм әтисенең хыялын тормышка ашыра... Хәзер уйлап карыйм да, бер нәрсәне ачык аңлыйм – Зөлфәт яшәмәде, ул янды... Ялкынланып, илһамланып, бөтен бар­лыгы белән эшкә, иҗатка күмелеп...

* * *

Ялгышуларым. Миңа әти белән бер бинада, хәтта бер катта, күрше генә редакцияләрдә эшләргә насыйп бул­ды. Сагынам ул елларны. Тугызынчы катыбыз гөрләп тора иде. Йә “Һаман яратам”, “Кичер!”, “Ашкын, кешем!” җырлары яңгырый (әтинең бүлмәсендә радио бар – яраткан җырлары тапшы­рылса, ул аның тавышын көчәйтебрәк куя), йә “Сагынуга дәва юк икән” җыры җаннарны актара: “Бүләр болыннары, Сәет урманнары...” бөтен коридорга яңгырый да туган ягына – Мөслим ту­гайларына ук алып китә (минем менә Мөслимгә кайта алганым юк һаман, бик күрәсем килә Зөлфәтнең яшьле­ген саклаган Бүләр, Сәетләрне!..), йә “О-о, дускай...” дип, әтинең дусларын каршылавы ишетелә... Тугызынчы кат гөр килә. Күңелле... Сер түгел: иҗатташ дуслар җыелган җирдә “кызганрак” чаклары да булгандыр. Баштарак бик уңайсызлана идем. Бер бүлмәдә утыр­ган рәссам Светлана Ибраһимова ми­нем кыенсынып, оялып утырганны сизеп, сәбәбен белгәч, бер генә җөмлә әйтте, һәм ул җөмлә минем өчен дә, башкаларның имеш-мимешләренә дә җавап булырлык бик әйбәт аксиома булып калды: “Лариса, таланту про­щается все!”

* * *

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Бу гаиләдә тормышка карашымны үзгәртерлек “гыйбарәләргә” өйрәндем. Берсе: бу тормышта үлемнән кала ба­рысын да үзгәртеп була. Килеп туган хәлне үзгәртә алмасаң, һичьюгы бу хәлгә карата карашыңны үзгәрт. Ма­ликовлар гаиләсендә истәлекләр бик күп. Җыелышкач, бик күңелле итеп сөйлиләр. Шуларның берсен искә төшереп үтим, әтинең дусты Мөдәррис Әгъләмгә дә дога булып барсын.

Мөдәрриснең Зөлфәт һәм Фи­рая белән “Яшь ленинчы” газетасын­да эшләгән чоры. Баш мөхәррирләре Роза ханым Туфитуллова Мөдәррис Әгъләмовны Мәскәүгә командировка­га җибәрмәкче. Мөдәрриснең ялгыз яшәгән чагы, аны Мәскәүгә әзерләп җибәрү Фираяга йөкләнә.

– Мөдәррис, мин сиңа булышыр­мын, әлбәттә, тик син ял көне түгел, шимбә кил, яме. Якшәмбедә пионер­лагерьга балалар янына барасым бар, – дип үтенә Фирая.

Көтелгән шимбә үтеп китә, Мөдәррис юк та юк. Ял көнне Фирая, сумкаларын төяп, ишек бусагасын ат­лап чыкканда ялт итеп Мөдәррис пәйда була. Һәм аны Мәскәүгә әзерләү мисси­ясе шулай итеп Зөлфәткә тапшырыла. Фирая-әни лагерьдан әйләнеп кайт­канда, “Татарстан” поездының кузга­лып китәренә нибары ике-өч сәгать ва­кыт калып бара... һәм ни күрсен Фирая­быз! Лоджияда Мөдәррис белән Зөлфәт, сыра эчеп, бәхәс куертып утыралар, бау тулы Мөдәррис абыйның кибәргә эленгән күлмәкләре, ә кер юу машина­сында пиджагы әле әйләнеп кенә ята...

Бу урында үземне күз алдыма китерәм. Мин нишләр идем? Беренче чиратта, миндә чара­сызлыктан паника яки истерика башланыр иде: “Бу ирләргә эш кушарга ярыймы соң?!” Ә Фирая белән Зөлфәт очрагында куркыныч берни дә булмаган – өйдә кием бетмәгән бит!.. Шулай итеп, кайдан нәрсә табып, Мөдәррис абыйны киендереп, юлына азык-төлек туты­рып, Мәскәүгә озаталар.

* * *

Зөлфәт-абый. Тугыз балалы гаиләдә үскән Зөлфәт туганнары өчен абый була бел­де. Үзләренчә яратып, “абыкай” дип йөртәләр иде аны. Беренче чыккан китабының гонора­ры да авыр хәлдә калган сеңлесенә җибәрелә. Хәер, абыкайлары белән җиңгәчәйләрендә аларны һәрвакыт якты йөз, тәмле сүз, кайнар аш белән каршы алуларын бөтен туганнары белә иде инде.

Ә хәзер бу гаиләнең иң четерекле чо­рына күчәсем килә. Әти арабыздан китте... Йөрәктә бер зур әрнү калды, һәм бер сүз һаман баш миен бораулый: “Өлгермәдек, өлгермәдек, өлгермәдек...” Тиешле кадер- хөрмәт күрсәтергә өлгермәдек... Үзе белән та­гын да күбрәк аралашырга, үсеп килүче вак ба­лаларыбызны аралаштырырга өлгермәдек... Хәтта бергә фотога төшәргә...

Әти үлгәч, әни шашу дәрәҗәсендә... Бер ел узды – һаман шул ук халәт. Ел ярым... Ничек кенә тынычландырсак та, булышырга теләсәк тә, барысы да комга сипкән су кебек сеңеп бара... Язмыш гомер көзләренә кереп бару­чы ике ялгыз кешене очраштырмаса, бу хәл күпме дәвам итәр иде – билгесез. Без – бала­лар язмышка бик рәхмәтле. Фирая-әнинең бу адымын аңламаучылар да байтак, ә без – аның якыннары бүгенге көндә әнинең Шаһинур абый (эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин) белән бергә булуына сөенәбез.

Казакъстаннан – Халисә, Мөслимнән Назилә сеңелләре Казанга килгәч, барча туган­нар җыелып, абыкайлары янына зиратка бар­дылар. Кайтышлый Шаһинур абый белән әни аларны үзләренә кунакка алды. Табын әзер. Ку­наклар да килеп җитте... Ләкин өйгә кермичә, аста – подъезд төбендә басып торалар. Авыр аларга... Шул мәлдә ничек борчылганыбыз­ны белсәгез икән... Киләбез дә тәрәзәгә капла­набыз... Рәхмәт, ситуацияне кабул итүләрен күрсәтеп, бусагадан атлап керделәр. Һәм бу өйдә чынлап та Зөлфәт рухы яшәвен күреп (китап киштәләрендәге фотоларда – абыкай­лары, өстәвенә, шигырьләре яңгырап тора), алар канәгать һәм риза булып китте...

* * *

Ә бер көнне редакциябездә телефон шал­тырады. Саимә апа Ибраһимова (әти-әни белән “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә озак еллар бергә эшләгән язучы, тәрҗемәче. 2020 елда ара­быдан китте. – Л.М.) икән. Мин трубканы алу­га бик сөенде:

– Лариса, нәкъ син кирәк идең миңа. Әле генә радиодан “Һаман яратам” җырын тап­шырдылар. Мин елыйм... Фирая бит...

Сүзнең кай якка борыласын чамалап, аңлатырга ашыгам:

– Саимә апа, Шаһинур абый белән әни бер- берсенә терәк булыр өчен бергә алар. Ул өйдә дүрт кеше яши – Шаһинур абыйның мәрхүмә хатыны Дамирә апа белән Зөлфәт-әти дә шун­да... Аларның фотолары, икесен дә кайта-кай­та искә алулар...

– Булды-булды, Лариса... Аңладым. Мин та­гын елыйм...

P. S. Күңелем түрендә булган Зөлфәт- әти белән бәйле тормыш мизгелләрен сөйләвемнең максаты – бөек шагыйрь Зөлфәтне кеше, әти, бабай, абый буларак ачу иде. Бушанып калдым. Күңелдә – көчле яңгырдан соң була торган сафлык, рәхәт тын­лык.

Лариса Маликова.

Фото – Лариса Маликованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев