Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сагындыра

Еллар үткән саен үткәннәр турында күбрәк уйланасың, сагынасың икән ул!..

Мин 1960-1961 уку елында Әндереш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Өч сыйныфны берүзем укыттым. Киңәшләшергә Октябрь сигезьеллык мәктәбендәге өлкән укытучылар Гөлсем Хөсәенова, Наҗия Нәбиуллина, Мәхтүрә Шәрәфиева янына барам. Аларның акыллы, төпле киңәшләре эшемдә зур ярдәм булды. Хезмәттәшләрем җирлегебездә якты эз калдырды, чын педагог нинди булырга тиешлеген күрсәтте.
Мәхтүрә Шәрәфиева 1930 елда Октябрь авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1947 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтында укый. Диплом алганнан соң, читтән торып математика факультетын тәмамлый һәм 40 ел буе укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Шактый вакыт уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. Уку-тәрбия өлкәсендәге һәр яңалыкны куллана, “Учительская газета”дагы яңалыкларны остаз буларак яшь укытучыларга да өйрәтә.
Беренче ел эшләгәндә Ягъсуп абый Мортазин белән (ул Октябрь мәктәбе директоры иде) Мәхтүрә апа уку-укытуның торышын тикшерергә килделәр. Уңышлы якларымны күрсәтеп, кимчелекләремне хәтер калдырмаслык итеп әйтеп, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Киләчәктә эшләү өчен юнәлеш бирделәр. Педагогик киңәшмәдә уңышлы эш алымнарымны күрсәтеп, үсәргә омтылыш тудырдылар. Ул вакытта мәктәптә 13 укытучы эшли иде. Дәресләргә керергә, анализларга, яшь укытучылар белән эшләргә кирәк. Укучыларда математика фәненә мәхәббәт тәрбияләдек. Мәхтүрә апа фән буенча өстәмә чаралар, бәйгеләр оештыра, математик бюллетеньнәр чыгара иде.
Белем бирү белән бергә тәрбия эшенә дә игътибар ителде. Дус, тату коллектив туплауда Мәхтүрә апаның да өлеше зур булды. Без ул елларны сагынып искә алабыз.
Мәхтүрә апаның тормыш иптәше Әнвәр абый һәрвакыт җитәкче постларда эшләде. Гаиләне кайгырту да, ана буларак, Мәхтүрә апа җилкәсенә төште. Өстәвенә, ул чорда кичке мәктәпләрдә укыту бар иде. Сөякәй, Бәкәбез, Әндереш авылларында кичке мәктәпләр эшләде.
Мәхтүрә Сәрвәр кызы – РСФСР мәгариф министрлыгының, Татарстан оешмасы идарәсенең, РСФСР “Белем” җәмгыятенең Мактаулы грамоталары иясе. Район мәгариф бүлегеннән бирелгән күпсанлы грамоталар да аның алдынгы укытучы, тынгысыз педагог булуын раслый.
Мәхтүрә апа җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. КПСС заманында пропагандист та булды. Октябрь авыл җирлегендә хатын-кызлар советы рәисе хезмәтен дә уңышлы башкарды. Колхозның гомуми стена газетасының редакторы вазыйфалары да аңа йөкләнгән иде. Гомумән, Мәхтүрә апа – ата-аналар, җәмәгатьчелектә зур ихтирам казанган шәхес.
Соңгы вакытта ул олы кызы Зәмфирә, кияве Рамзил гаиләсе белән яшәде. Алар әниләрен шундый әйбәт карадылар! Мәхтүрә апаның авыруы көчле иде, балалары, оныклары юлга тузан төшермәде: килеп, хәлен белешеп тордылар. Авыл халкы Рамзил белән Зәмфирәгә, балаларга бик рәхмәтле: “Менә ичмаса әнигә игътибар!” – дип, сокланды.
Мәхтүрә апа – сугыш чоры баласы. Аның өлгерлеге, сабырлыгы күпләргә үрнәк итеп куярлык. Биш баласын тәрбияләп үстереп, әти-әнисенә дә таяныч булып яшәгән ул. Авыл халкы аны бүген дә сагына. Әйе, медальләр күп, тик халыкның, укучыларның Мәхтүрә апаны яратып, сагынып искә алуы бүләкләрдән кыйммәтлерәк.
Гөлфәрия Сәлимова.
Октябрь авылы.

фото – Земфира Әһлиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев