Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Персия култыгы

Һинд океаны шул хәтле тыныч һәм ышанычлы бер тынлыкта иде. Әкрен генә искән бриз җиле (океанның тыныч җиле) крейсерның фок-мачтасындагы “Без тынычлык теләп киләбез” дигәнне аңлатып күтәрелгән флагларны һәм сигналларны әкрен генә селкетә

Тын океан флотының “Александр Суворов” крейсеры, Һинд океаны дулкыннарын тыныч кына ярып, үз хәрби курсы белән алга бара. Бер караганда, бар да тыныч, бар да яхшы сыман. Әмма “БИП”тагы (боевой информационный пост) вахта моряклары җир шарының экранында – нәкъ алар каршында бөтен бер эскадра корабльләрен күрделәр. Бу корабльләр Америка Кушма Штатларының җиденче флоты корабльләре, алар тикмәгә генә бер урынга җыелмаганнар.

Нәкъ шул мизгелдә, крейсердагы тынлыкны бозып, хәрби тревога сигналы яңгырады. Меңнән артык морякның палуба буенча йөгерүе бөтен крейсердагы тынлыкны бозды.

Ерак араларны күзәтүче отделение командиры, беренче статьялы старшина Рафаэль Зәйнетдинов бу вакытта үз отделениесе белән вахтада иде. Экипаж элемтәсеннән крейсер командиры, беренче ранглы капитан Сергеевның катгый тавышы яңгырады:

– Иптәш суворовчылар, кызылфлотчылар! Безгә очрашуга Америка Кушма Штатларының җиденче флоты кораблары килә. Алар безнең курсны үзгәртүебезне таләп итә. Ләкин моңа бармаячакбыз, бу – безнең сугышчан курс һәм без аны үзгәрт-мәячәкбез. Безнең корабльдә горурланып Хәрби диңгез флоты байрагы җилферди. Бу – безнең Ватаныбыз һәм ул безнең белән. Без беркайчан да һәм беркем алдында да үз байрагыбызны төшермәячәкбез. Ә, киресенчә, горурлык белән бөтен диңгезләр, океаннар һәм илләр буйлап күтәрәчәкбез. Чөнки без – совет хәрби диңгезчеләре. Без аз, әмма без тельняшкалардан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Фото – Рафаэль Зәйнетдиновның гаилә архивыннан  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев