Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Остазым Нурия апа

Бәләкәй Чакмак авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Нурия Шәрифуллина Иске Карамалы авылында туып үсә. 19 яшьлек кыз, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, юллама нигезендә Иске Чакмак авылына эшкә кайта. Ул вакытта без 2 класста укый идек.

Япь-яшь кызга беренче елда ук параллель рәвештә өч класс укытырга туры килде (1 класста безне укырга-язарга өйрәткән, без яратып, ияләшеп өлгергән Нәсимә Әхмәтова ни сәбәпледер эштән китте). Ул вакытта балалар күп. Оештыру сәләте дә, ораторлык осталыгы да булган Нурия апага, төп эшеннән – укытудан тыш, агитатор булырга да, колхоз комсомол оешмасы бүлекчәсен җитәкләргә дә туры килә.

Ничек курыкмагандыр, Нурия апа безне самолет белән Минзәлә шәһәренә, герой-шагыйрь Муса Җәлил музеен һәм күчмә цирк тамашасын күрсәтергә дә алып барды. Заманалар диген, педучилищеның тулай торагында кунып, ике көн йөреп кайттык Минзәләдә. Авылдан чыкмаган балаларга мавыктыргыч бер сәяхәт булды ул!

Авырлыкларга бирешми, 37 ел гомерен авыл балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлады Нурия апа. Күп кенә укучылары, Нурия апа юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлады.

Бәләкәй Чакмак, Иске Чакмак,

Синдә узды елларым.

Кырык җиде ел элек бирегә,

Мин бит эшкә юлландым.

Үземчә зур дәрт белән

Эшкә бит мин керештем.

Берьюлы өч класс укыту

Егәрне алды, көчне.

Тиз китәм дип, килсәм дә,

Мин биредә төпләндем.

Утыз җиде ел гомерне

Изге хезмәттә үткәрдем.

Борылып карасам артка,

Начар юл үтелмәгән.

Укучылар йөз аклыгын

Тормышта югалтмаган.

Укытучы, тәрбияче,

Юрист та бар арада.

Медицина хезмәткәре,

Метеоролог районда.

Кайда гына булсалар да,

Хәлләрен гел белешәм.

Үзләре дә онытмыйлар –

Бик еш кына күрешәм.

Бик еш уйлыйм: гомеремне

Үткәрмәдем заяга.

Калган гомерләр дә шулай

Үтсә иде файдага!

Үткән тормыш юлын, хезмәт елларын Нурия апа шулай искә ала. 

Илмира Сәфәргалина (Хәмидуллина).

Метрәй авылы.

Н.Шәрифуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев