Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Онытырга хакыбыз юк!

27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

Бу темага узган ел материал әзерләнде (“Авыл утлары”, №3, 24.01.2025), шуңа бүгенге язмада әлеге вакыйгага икенче яктан якын килербез: 1944нче елның 27 гыйнварында Ленинград тулысынча камалыштан чыгарыла. Бу хакта меңләгән китап язылган, йөзләгән документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән.

Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноцид кичерүен тану буенча эш еллар дәвамында бара. 2025нче елның 29 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, 2026 елдан башлап, 19 апрельдә Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтү турында законны имзалады.

Нацистлар Германиясе тарафыннан Совет халкына карата геноцид куллануның беренче адымы Ленинградны камап алу була. Билгеле булганча, нацистлар шәһәрне басып алырга җыенмаган, алар Ленинградны җир йөзеннән юк итәргә теләгән! Әмма юк итәр алдыннан шәһәр халкын, артиллерия снарядлары һәм авиабомбалар яудырган хәлдә, ачлыктан интектерү планлаштырылган. Соңгы мәгълүматлар буенча (2022 елгы язма) камалышта калган Ленинградта ачлыктан, салкыннан һәм төрле авырулардан 1 млн 93 мең кеше һәлак булган, шуның 3 проценты гына бомбага һәм утка тотудан үлгән.

1941нче елның 23 маенда чыккан “Ост” икътисадый штабының икътисадый сәясәте буенча директивалар” дип исемләнгән документта Бөек Ватан сугышының беренче елында, Советлар Союзында яшәүчеләрне ачлыктан интектерү хисабына, халык санын 20-30 млн кешегә кадәр кыскартырга диелгән. Славян халыклары арасында руслар башка халыкларны үзләренә тартып торучы үзәк булып саналган. Немец хөкүмәте әлеге үзәкне юкка чыгарырга планлаштырган, шуның белән башка милләтләрне дә (украиннар һәм белорусларны) көчсезләндерергә һәм алар немец әфәнделәренә хезмәт итүче батраклар ролен башкарырга тиеш булган.

Сугышның беренче елында ук Освенцим (оккупацияләнгән Польша территориясендәге Аушвиц-Биркенау) концлагеренда яһүдләрдә (нигездә) стерильләштерүнең яңа һәм тиз ысуллары белән рәхимсез тәҗрибәләр үткәрелә. Кешеләрне радиация белән нурландыралар, ризыкка төрле препаратлар кушалар, инъекцияләр кадыйлар. Халыкның репродуктивлыгын бетерү буенча эзләнүләр 1945 елга кадәр дәвам итә.

Камалыштагы Ленинград та искәрмә булмый. Андый ук масштабта булмаса да, оккупацияләнгән Киевта һәм Харьковта, Брянскида һәм Смоленскида, Минскида халык ачлыктан үлә. Оккупациянең беренче көннәрендә 9 мең кеше һәлак була!

Халык ачлыктан гына түгел, авырулардан да интегә. Оккупацияләнгән территорияләрдә халыкның 70 процентка якыны тимгелле тифтан вафат була. Документларда сакланган серләр ачылгач, авыруның авыр һәм ачлы-туклы тормыштан гына таралмавы, ә алдан билгеләнгән план нигезендә йоктырылуы мәгълүм була.

Нацистлар Германиясе мөмкин булган кадәр бөтен яһүдләрне юк итүне өстенлекле бурыч итеп куйса да (Европада яшәүче 12 миллион яһүдләрнең 6 миллионы юк ителә), шуның 2,75-2,90 миллионы совет яһүдләре була. Нацистларның үлем машинасы тарафыннан 3 300 000 әсирлеккә алынган совет хәрбиләре үтерелә. Моннан чыгып, Нюрнберг трибуналында яһүдләргә карата кулланылган геноцид дип кабул ителгән Холокостны совет халкына мөнәсәбәтле дә эшләнгән, дип әйтергә була.

Әлеге теманы бер мәкаләдә генә тулысынча яктыртып бетереп булмый. Аны, без өйрәнә торган вакыйгаларга китергән сәбәпләр һәм нәтиҗәләр бәйләнешенә һәм алшартларына таянып, сыйныфлар көрәше, гасырлар дәвамында җыелган каршылыклар һәм ышану-хорафатлар призмасы аша өйрәнергә кирәк. Бүген без кайчак әлеге вакыйгаларның реставрациясен күрәбез. Кызганыч, тарих кабатлану үзлегенә ия.

Равил Тимкин,

Мөслим туган як музее хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев