Өлкәннәр – игътибар үзәгендә
Күңел җылысы бүләк итүчеләр күп булды
Яшәгән елларын күпләп саный башлаган һәркем Өлкәннәр ункөнлеген зур дулкынлану белән көтеп аладыр, мөгаен. Игътибар, хөрмәт һәр көнне күрсәтелергә тиеш, дисәк тә, вакыт агышында игътибарсыз калучылар да юк түгел. Бөтен дөньяда билгеләп үтелүче өлкәннәр бәйрәме исә бик күпләргә куаныч-шатлыклар, уңай кичерешләргә бай көннәр алып килә.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр - үзгә халык. Алар - һәр көн, һәр минут биредә эшләүчеләрнең күз уңында. Әмма алар өчен дә әлеге ункөнлек бик кадерле: бүлмәләрдә - котлау открыткалары, кухня өстәлләрендә - тәмледән-тәмле ризыклар, ишектә - затлыдан-затлы кунаклар.
Хәйриячеләрнең, гомумән, киң күңелле райондашларыбызның шактый күп булуы күңелне сөендерә. Өлкәннәр ункөнлегендә бәйрәм рухы тудыруга ярдәм иткән иганәчеләргә без зур рәхмәтле. Мәсәлән, Әлмәт каласында яшүче якташыбыз Илсөяр Гарипова-Гәрәева ел да Өлкәннәр көнендә үзе җитәкләүче "Бәхетле" җәмгыяте җитештергән нигъмәтләр белән интернатта яшәүчеләрне сыйлый. Һәр айның соңгы көнендә көтеп алынган көмеш волонтёр - Яр Чаллы каласыннан Индира Фатыйхова да, чираттагы килүен шушы көнгә көйләп, өлкәннәрне тагын бер кат сөендерә, чөнки аның “төенчег"ендә һәрвакыт кала эшмәкәрләре юллаган тәмле, шул көнне генә мичтән чыккан пироглар була. Безнең юлга мөслимлеләр дә тузан кундырмый. Шәйморзиннар гаиләсенең игелеге чиксез, алар һәр елны интернатта тәрбияләнүче һәркемне бәйрәм пакетлары белән сөендерә. Мөршидә Әхмәтҗанова - чәчәк исләре аңкып торган хуш исле бал, Рәшит Баһауов - кайнар пироглар, Олы Чакмактан Марс Зиннуров - үзенең умарталыгыннан бал, Дусай кызы Гөлназ Рәхимова татлы кавын-карбыз, алмалар һәм торт кебек бәйрәм күчтәнәчләрен гомуми өстәлгә тәкъдим иттеләр. Күбәк авылыннан Ләйсинә һәм Инсаф Мөхәмәдиевлар күпләп алып килгән карбыз-кавыннар да өлкәннәребезгә тәмле ризык булды, хуш килде. Аерым кешеләр янына атап килүчеләр дә бу көннәрдә якыннарының күңелләрен күтәргәндер. Арсентий дәдәй, Зәмзәмия, Гөләмдә, Шакирә апалар, Бәхтияр якыннары белән күрешү мизгелләрен татыдылар. Тагын бер игътибарга лаек гамәл: Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов авылдашлары Фирдәвес Хәсәнов һәм Кәшбелгаян Мәҗитовка бәйрәм күчтәнәчләре алып килеп, алар белән аралашып китте.
Интернатта тәрбияләнүчеләрне бәйрәм мохитенә алып керүче чаралар да һәр көнне үткәрелде. Өлкәннәр көненә багышланган тантанада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллинаның катнашуы да өлкәннәребезгә хөрмәтнең зур булуын дәлилли. Михайловка авылыннан килгән “Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмгә үзе үк зур бүләк булды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы, гимназиянең технология укытучысы Ландыш Солтанова җитәкчелегендәге укучылар төркеме, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучы Миңнур Нәгыймова җитәкчелегендәге “Тамчы” волонтёрлар төркеме, үзәк китапханә коллективы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чын мәгънәсендә бәйрәм ясадылар. Интернат-йортта яшәүчеләр бергәләп курчаклар да ясадылар, буыннар ярышында да катнаштылар, уеннар да уйнадылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, концерт чыгышлары карап та куандылар. Гимназиянең Чулпан Шәймөхәмәтова җитәкчелегендә медицина сыйныфы укучылары, шәфкать туташы күзәтүе астында, өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтеп шаккаттырдылар. Районда эшләп килүче "Игелек кыл" волонтёрлар отряды, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре белән очрашулартаеруча истә калыр. Бертөркем өлкән кешеләрне үзләренә чакырып, бәйрәм иттереп кенә калмадылар алар, икенче көнне үк аз хәрәкәтләнүчеләр белән су буйларыннан йөреп кайттылар, саф һавада өлкәннәрне кайнар коймак белән сыйларга да җай таптылар. Афәрин, яшьләр!
Өлкәннәр көненнән үзебез дә читтә калмадык, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан унөч ветераныбыз янында булып, күчтәнәчләр тапшырдык.
Өлкәннәр ункөнлеге - ул нибары ун көн! Яшисе еллар шактый. Безнең күңел җылыбыз озак елларга җитсен, яшьләргә матур үрнәк күрсәтеп яшик.
Гөлзәрия Шакирова, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәре.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев