Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ныклы рухлы бабабыз

Бабабыз Гатиятулла Шәйхуллин 1924нче елның 13 сентябрендә туган. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны.

1942 елның 23 августында 19 яше дә тулмаган егет сугышка китә. Суслонгер лагеренда сугышка әзерлек үтә. Аннан бабай Ленинград фронтына китә. Блокададагы Ленинградка көндез аяк басарлык та түгел. Караңгы төшкәч, Ладога күле аша боз өстеннән 75 километрны җәяү үтә бабам. Ленинградны саклар өчен шәһәр тирәли урнаша алар. 
1943 елда бабай ике тапкыр яралана. Пуля аның уң беләгеннән кереп калак сөяге аша чыга. Бик озак госпитальдә дәваланырга туры килә. 1944нче елның гыйнварында Мга станциясен фашистлардан азат иткәндә кабат яралана. Ленинград блокадасын өзгән вакыт була бу. Соңгы яралануы эзсез калмый. Пуля уң як кулбашына кереп шартлый. Шулай да бабабыз барлык авырлыкларны җиңеп исән кала. Яралары төзәлгәч, әрнүләре бераз басылгач, махсус комиссия, “Икенче төркем инвалид” диагнозы куеп, бабабызны сугышка яраксыз дип таба. 
1944нче елның июнендә бабай туган авылына әйләнеп кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Ленинград оборонасы өчен” һ.б. медальләр, Бөек Җиңүнең 63 еллыгы уңаеннан җиңел машина белән бүләкләнә. 
Гатиятулла бабабыз Өмерихан әбиебез белән 63 ел бергә яшәп, 5 бала үстергән. Соңгы көннәренә кадәр алар төп йортта яшәүче уллары Нәсих белән киленнәре Дилә тәрбиясендә булдылар. 
Эльвира Cәетгәрәева.
Яр Чаллы шәһәре.

Фото – Эльвира Сәетгәрәеваның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев