Нинди киләчәк көтә?
Безнең авылга 1903 елда Актаныш районы Иске Сәфәр авылыннан Сахау һәм Сәлах исемле кешеләр килеп урнашкан. Алар артыннан әкренләп башкалар да килеп төпләнгән. Авылга Яңа Сәфәр дип исем кушканнар.
Ул чакта тирә-юньдә кара урман булган. Ашлык чәчәр өчен агачларны төпләгәннәр. Халык ашлык чәчеп көн күргән. Җирләрне атлар һәм сыерлар җигеп эшкәрткәннәр. Колхоз оешкач, аңа “Савытлы” дип исем кушканнар. Колхозга атларын, складларын биреп кергәннәр.
Бөек Ватан сугыш башлангач, бик күп ирләр фронтка киткән, аларның күбесе яу кырында башын салган. Кайткан фронтовиклар авылны торгызу өчен бар көчен биреп эшләде. Ул елларда әле бар эш тә диярлек кулдан башкарыла иде: икмәкне урак белән урдылар, көлтә бәйләп, чүмәлә куйдылар, аны эскерткә куеп, кышын комбайн белән суктылар. Шкифны тәгәрмәчле трактор әйләндерә иде.
1952 елда хуҗалыкларны эреләндерү башланды. Безнең колхозны “Сарашлы” (Баек авылы) белән кушарга дигән карар чыкты. Авылдашлар башта бик каршы булды. Авыл активисты – сугыш ветераны, коммунист Әсрар Сәрвәровны район үзәгенә чакыртып, мәсьәләне бик тиз хәл итеп куйдылар. Шулай итеп ике хуҗалыктан Ворошилов исемендәге колхозы барлыкка килде.
Ике авылны кушып та алга китеш булмады. Ипигә кытлык, кәлҗемә һәм үлән белән яшәде халык. Күршедәге Дусай авылында ипи ашадылар. Аның рәисе Газизә апа Мөхтәрова, хатын-кыз булса да, кешене эшләтте дә, ашатты да. Күрше Горбуновка авылында хезмәт көненә 100 грамм бал да бүлделәр. Бездә 100 грамм он бирәләр иде.
1956 елда партия мәктәбен тәмамлаган Садыйков дигән кешене рәис итеп куйдылар. Ул килгәч, тормышлар уңайга үзгәрде. Таудан таш чыгаручыларга бодай биреп, акча түләделәр. Баекта, Яңа Сәфәрдә, Яңа Карамалыда клуб салдылар, халыкның тормыш- көнкүреше яхшыра башлады.
1958 елда кабат авылларны кушу сәясәте башланды. Бу юлы Дусай белән Яңа Карамалыны берләштерделәр. Җитәкче итеп агроном Гаттаровны куйдылар. Ул 1959-1960 елларда күрше Башкортостан авылларына электр китерде, терлек тораклары төзетте. Колхоз алга китте, ипи дә күп булды, колхозчылар съездына кадәр бардык, Ленин ордены да алдык.
Унтугыз ел җитәкчелек иткән дәвердә башкарылган эшләрне санап бетерә торган түгел. Хуҗалыкта барлык тармаклар да үсештә булды. Колхозларны тагын эреләндерделәр, тора-бара тагын бүлгәләделәр. Ахыр чиктә Баек, Дусай, Сәфәр, Горбуновка авыллары “Урал” колхозы составында калды. Гаттаров лаеклы ялга чыккач, колхоз белән Фоат Сәхипгәрәев, Рафаэль Камалов, Фәнис Гәрәев җитәкчелек итте.
Авыл хуҗалыгы реформаларны күп күрде. Крестьян-фермер хуҗалыклары, агрофирмалар барлыкка килде. Бүген безнең җирләрдә “Август-Мөслим” агрофирмасы икмәк үстерә. Өлкәннәрнең төшенә дә кермәгән куәтле тракторлар эшли басуларда. Чәчү, урып-җыю кебек эшләрне күз ачып йомган арада башкарып та куялар.
Аңа карап авылның хәле яхшырды, димәс идем. Эшсезлек турында газетадан укып кына белә идек, хәзер үзебез күреп торабыз. Эш булмагач, авылда яшьләр калмый. Бер гасырдан артык тарихы булган Яңа Сәфәр авылын нинди киләчәк көтә? Безне шул сорау борчый.
Рифкать Гәрәев.
Яңа Сәфәр.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев