Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Нигә хәзер мәсәлчеләр юк?

Берничә гасыр элек яшәгән кешеләр бигрәк акыллы һәм киңкырлы талант ияләре булганнар!

 Бах, Шопен, Моцарт искиткеч опера-балет әсәрләре, этюдлар иҗат иткәннәр, язучылар – әкият-хикәяләр, ә Эзоп, Крылов, Насыйри мәсәлләр язганнар. Нишләп шундый кешеләр хәзер юк микән? Нигә хәзер мәсәл язмыйлар? Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Лев Толстой бу юнәлештә иҗат иткәннәр, ә бүгенге чор язучылары арасында мәсәлчеләр юк.

Иң кызыгы шул: мондый уйлар килгәнгә ике көн узды микән, мәгариф идарәсенең милли тәрбия буенча методисты Нурания Шәймәрдановадан телефонга хәбәр килеп төште. “Миләүшә, син – иҗади кеше, бу өлкәдә дә үзеңне сынап кара әле”, – дип, конкурс нигезләмәсе җибәргән. Бөтендөнья Татар конгресы “К.Насыйри туган жирне торгызу” фонды белән берлектә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган Х республикакүләм мәсәл язучылар бәйгесе игълан иткән икән. Уйга калдым. “Мәсәл язу уен-муен эш түгелдер. Җайлы булса, бөтен кеше дә мәсәл язар иде”, – дим. Шулай да, бу эшне миңа ышанып тәкъдим иткәннәр икән, кеше сүзен жиргә салып таптарга ярамый, ни булса да булыр дип, мәсәл язарга тотындым. Уйланып йөрим шулай, кешеләрне күзәтәм, берәр җайлы моментны эләктереп алырга тырышам. Балалар арасындагы әңгәмәләрне тыңлыйм. Һәм, нәтиҗәдә, дүрт мәсәл яздым! Бәйгенең нәтиҗәләре дә озак көттермәде: икенче дәрәҗә дипломга лаек булдым. Иҗатымны күреп, хезмәтемне бәяләгән жюрига рәхмәт!

Хәзер үземне көлеп кенә “оста мәсәлче” дип йөрим. Кем белгән, бәлки, бер-ике гасырдан соң минем мәсәлләремне дә укып, кемнәрдер гыйбрәт алыр...

Оешмаган җыелыш

Беркөн шулай барча җәнлек, барча хайван,

Җыелдылар барсы бергә уңай бер җиргә.

Кем нишләгән һәм тагын да нишләргә?

Шул турыда фикерләшеп сөйләшергә.

 

Иң беренче сүз башлады Ата Бүре.

Рәхмәт әйтте. Һәм орышты кайберәүне.

Аннан тезде әллә күпме яңа эшләр,

Сүзе беткәч, тапшырды ул күршесенә сүзне.

 

Чыкты аннан астан гына елмайгандай,

Төлке шунда шома шуып еландай.

Уңнан алды, сулга салды ул сүзләрне,

Җәлләтмәкче булды, кыланды ул елагандай.

 

Кул күтәреп сорау бирде шулчак Керпе:

– Нишләп миңа кушасыз сез бөтен эшне?

Бөтенебез бертигез бит без урманда,

Эшләүчесе һаман да шул бер үк кеше!

 

Кыяр-кыймас кына торып басты шулчак,

Колакларын шәлперәйтеп Куян-куркак:

– Миңа дигән зур бер кишерне

Кем ашаган? – диде ул. – Турап.

 

Гаеплеләр тып-тын торды, дәшмәделәр,

Көймәләре комга терәлүен алар белде.

Үзенең дә хәле мөшкеллеген аңлап Бүре,

Җыелышны шунда ябык дип белдерде.

Сорау калды эл(е)неп, җавап көтеп.

Төлке исә чыгып китте йөгереп.

Бүресе дә бик тиз генә чыгып шылды,

Ә зал бераз шаулады да, соңрак тынды.

***

Нәтиҗәсе шуның кадәр генә булды

Оештырган “оешмаган” җыелышның.

 

Елга белән Чишмә

Елга, Чишмә, Инеш бергә дус иделәр,

Аерылмаска, “Бергә булыйк!” – дип, сүз

бирделәр.

Тик беркөнне Елга кинәт үзгәләнде,

Дусларына тик торганда гел бәйләнде.

 

Елга көлде, эчен тотып,  Чишмәдән дә:

– Юлың кыска, суың бик аз синең, – диеп.  –

Минем кебек йөрмисең син, әй бичара,

Ерак-ерак юллар урап, илләр гизеп.

 

Чишмә-сабыр, тыңлап торды ул Елганы.

Эндәшмәде, авыз ачып бер дәшмәде.

Тып-тын гына юлын борды ул кирегә,

Акмый хәзер ул Елганың Инешенә.

 

Бер көн гизде Елга илләр айкап,

Икенче көн утырды ул башын чайкап.

Аңлады ул үз гаебен хәзер чынлап,

Бик үкенде яшәмәгәнгә, дустын санлап.

***

Ышансаң да үз көчеңә ничек кенә,

Югалтма син дустыңны, булса да ул кечкенә…

Миләүшә Хәсәнова.

Мөслим гимназиясе укытучысы.

Фото – Миләүшә Хасанова 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев