Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ничек булып беттек без?

1953 елда мәктәпне тәмамлагач та колхозда төрле эшләрдә эш башкардык. 1955 елда бик ныгытып аяклар авырта башлады.

Пучы больницасында байтак кына ятарга туры килде. Ул вакытларда бернинди дә приборлар юк, хәтта рентгенга да Минзәлә шәһәренә бара идек. Шулай булса да караулары булган, дарулары белән канәгатьләнерлек иде. 

Чыннан да, мин бик әйбәтләнеп, канәгать булып чыктым. Ә ничек кайтырга?  Шул көннәрдә безнең колхоз машинасын Казанга ремонтка Әмирхан Заһидуллин, Газизьян Мирзаянов абыйлар китергән булганнар. Ремонтлагач, колхозга хәбәр иткәннәр, ә Әмирхан абый алырга килгән иде. Минем әткәем ишетеп адресын биргән булган. Ул мине эзләп тапты, без икенче көнне кайтырга чыктык.

Бу абыйлар икесе дә вафат инде, минем бу язмам аларга дога булып барсын иде. Ул вакытта бөкеләр юк. Ул юллар — Әби патша салдырган таш юллар. Мамадышка җиттек, паром белән суны чыктык. Чаллыдан тагын паром белән. Иң соңгысы — Матвеевкага кайтып җиттек, паром туктаган, бик соң иде. Шулай итеп безгә су буенда кунарга туры килде. Төн бик суык булды. Бер тәүлек дигәндә, авылга кайтып кердек. Машина бик күп еллар хезмәт итте. Хәзер Казанга 4 сәгать эчендә барып җитәбез.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф ветераннар Советы рәисе

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев