Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Музейда – чорлар тарихы

Райондашларыбыз туган як музее фондын баетуны дәвам итә. Шагыйрь әйткәнчә, кеше китә, җыры кала.

Кешеләр бакыйлыкка күчкәндә үзләре белән бер эпоханы, хезмәтләрен, кичерешләрен, максат-хыялларын алып китә. Хезмәт һәм иҗат җимешләре, кораллары, киемнәре һ.б. әйберләре мирас булып кала. Ярый әле, шул мирасны саклап, буыннан-буынга тапшыручы яки музейга бүләк итүче якташларыбыз бар.

2022 елда әлеге эстафетаны Рушат Солтанов кабул итте. Ул Татарстан Республикасының хәрби комиссариаты тарихы турында яңа китап бүләк итте. Синара Яббарова һәм Рамил Фахразиев совет чоры китаплары бирде. Әлфия Галиева 1960нчы елларда Зәмфирә Хәсәншина чиккән сөлге һәм 1950нче елларда Фәния Нуриева эшләгән кровать кырые япмасын тапшырды.

Музей елдан-ел яңартыла. Этнография һәм көнкүреш залына кабат үзгәрешләр кертелде. Рус, керәшен, мари халыкларының көнкүрешен, тарихын яктырткан экспозицияләр булдырылды. Әлеге уңайдан Ольга Тазова әнисе Варвара Григорьеваның (1902 елда туган) керәшен милли күлмәген, сарафанын, алъяпкычын, тәңкәле баш киемен, күкрәкчәсен, жилетын бирде.

Тапшырган экспонатлары турында тулырак мәгълүмат бирүчеләргә аеруча рәхмәтлебез. Флера Хәйруллина тирән эчтәлекле истәлекләре белән дә уртаклашты. Ул әбисе Әскапҗамал (1901 елда туган) кигән күлмәк, аның кызы Мәрзия кигән күлмәк, бәйләнгән палас, оеклар, өстәл япмасы, һинд чәйләре тапшырды.

1926 елда хәзерге полиция бүлеге каршында мәктәп салырга карар кылганнар. Хәзерге лицей урыныннан Тимергали гаиләсенә йорт салу өчен җир бирмәкче булгач, Тимергали бабай: “Бигрәк авыл читендә бит”, – дип, каршы килә. Шулай итеп, аларга Бакча урамыннан йорт салу өчен план бирәләр. Бу истәлек 1926 елда Мөслим авылының чиге каян узганы һәм хәзерге көнгә күпмегә зурайганы хакында сөйли.

Тарих укытучысы Светлана Җәләева совет чоры мәктәп укучыларының эшчәнлеген чагылдырган альбомнар тапшырды. Рәшит Абеев 1905 елгы әбисенең көнкүрештә кулланган коралларын: арба тәгәрмәчләре, ипи көрәге, печән күбәләгәндә куллана торган агач сәнәкләр, көянтә, керосин лампасы, табагачлар бүләк итте.

Шул рәвешле экспонатлар артканнан-арта. Аларны биргән кешеләрнең документлары нигезендә исәпкә алабыз һәм дәүләт каталогына, Камис системасына теркәп барабыз. Экспонатларның һәммәсе дә халыкка күрсәтү өчен файдаланыла.

Йолдыз Зәкиева, туган як музее хезмәткәре

Фото - туган як музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев