Мөслим – Урал арасы: барасы да кайтасы
Чиләбе каласындагы тагын бер матур гамәл турында әйтми булмый. “КрайРа” нәшрияты директоры Лена Змейнко үзенең “Моя малая Родина” дип аталган проекты белән таныштырды. Әлеге проект рус телле татар балалары (теләге булган башка милләт балалары өчен дә кулланыла ала) өчен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар телен өйрәнү китаплары чыгара икән. Әлеге китаплар киң җәмәгатьчелек тарафыннан яклау тапкан.
(Ахыры. Башы 23, 25, 30 ноябрь саннарында).
Чиләбе каласындагы тагын бер матур гамәл турында әйтми булмый. “КрайРа” нәшрияты директоры Лена Змейнко үзенең “Моя малая Родина” дип аталган проекты белән таныштырды. Әлеге проект рус телле татар балалары (теләге булган башка милләт балалары өчен дә кулланыла ала) өчен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар телен өйрәнү китаплары чыгара икән. Әлеге китаплар киң җәмәгатьчелек тарафыннан яклау тапкан.
Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен саклау өчен бөтен көчләрен, тырышлыкларын куйган татар зыялылары, бик күп милләттәшләребез белән танышу, аралашу татар халкының көчен, мөмкинлекләрен күрсәтте.
Урал төбәгендә милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган hәр эш башында торучыларның фидакарьлекләренә таң калдык. Бер эш тә әкияттәге кебек: “По-щучьему веленью, по моему хотенью“, – дип кенә башкарылмый бит. Форумның бер көне Троицк каласында үтте. Әлеге калада элегрәк тә булган бар иде. Мөслим районы биредә дүрт тапкыр Чиләбе өлкә сабан туен үткәрүдә катнашты. Яшерен-батырын түгел,
ул чакта кала мөслимлеләрдә әллә ни соклану уятмаган иде.
Быел ул яхшы якка үзгәрешләр белән каршы алды. Бик күп биналар капиталь ремонт кичергән, төзекләндерелгән. Троицк тарихи үткәне, сакланып калган архитектурасы белән бик үзенчәлекле шәhәр санала. Троицк каласына 1743 елда нигез салына, ул крепость-шәhәрдән көньяк Уралның мәдәни һәм сәүдә үзәгенә әйләнә. Рәсүлия мәдрәсәсе, бик күп уку йортлары белән дан тота. Шәhәрдә яшәүче мөселманнар арасында күпчелекне татарлар тәшкил итә. Болар татар сәүдәгәрләрен, зыялыларын, дин әhелләрен шәһәргә китерергә сәбәп була.
Шәhәрнең борынгы мөселман зираты да моны раслый. Анда (ул бик зур) ике метрдан дүрт метрга кадәр биеклектәге кабер ташлары тора. Ташлар мәрхүмнәрнең исән чагындагы матди хәлен дә күрсәтә.
Безнең Олы Чакмак авылындагы ишаннар зираты кебек: нәсел-ыруы белән җирләнгән территорияләр таш диварлар белән әйләндереп алынган. Алар арасында атаклы дин әhелләре, мөгаллимнәр, сәүдәгәр гаиләләре бар. Ничә гасырлар үтүенә карамастан, гарәпчә язылган кабер ташларында бер генә хәреф тә җуелмаган, бер генә урыны да кителмәгән. Сәбәбе дә гади: Урал ташлары шулай ныклы икән.
Урал Россиянең татарлар күп яши торган регион-
нарыннан санала. 2010 ел мәгълүматлары буенча Свердловск өлкәсендә – 143 803, ә Чиләбе өлкәсендә 180 913 татар яши. Әлеге саннар эчендә Татарстаннан, шул исәптән Мөслимнән китүчеләрнең дә нәсел-ыру вәкилләре бар, дип уйларга кирәк. Революциягә кадәр һәм Бөек Ватан сугышыннан соң халкыбыз анда акчалы эш эзләп киткән.Репрессия еллары да райондашларыбызны туган җирләреннән аерган.
Серовта (элек Надеждинск исемен йөрткән) үткән форумда җирле төбәкченең чыгышыннан бер факт китерәм. Шушы шәhәрдән генә дә 1951 кеше репрессияләнә.Алар арасында 1904 елда Мөслим районының Югары Табын авылында туган Зарифулла Хәлиуллин да була. Ул 76 номерлы заводның өченче цехында эшли. Аны 1941нче елның 7 июнендә кулга алалар. Ул үзенә яла ягылган протоколга, күпме генә мәҗбүриләсәләр, җәзаласалар да, кул куймый. Аны 1941нче елның 21 августында ун елга төзәтү-хезмәт лагерена хөкем итәләр. Күпме милләттәшләребез, ватандашларыбыз шундый ачы язмышка дучар ителгән!..
Бик матур җирләр күрдек, бик күркәм милләттәшләребез белән аралаштык , Урал төбәгендә яшәүче татарларның үткәне hәм бүгенгесе белән якыннан тыныштык. Аларның Татарстан белән даими кызыксынып торулары, татар булулары белән горурланып яшәүләре, форумда катнашкан hәркемне туганнары кебек якын күрүләре ошады. Анда кабат бару теләге кайтып киткәнче үк барлыкка килде. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил” дигән фикерне кем әйткәндер, белмим, тугыз көнгә сузылган сәфәр барышында туган җиребезне сагынырга өлгердек. Юл буе көзнең алтын нурларына төренгән Урал тауларына, калын урманнарына, юлларның тигезлегенә сокланып, хозурланып кайттык. Татарстанга аяк басканда төн булса да, Мөслимебез безне балкып каршы алды. Илкөннәребез тыныч, имин булсын! Туган җиребездә аның матур киләчәге өчен кулдан килгәнчә көч куеп, куанып яшәргә язсын! Ә Бөтендөнья татар конгрессына татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда уңышлар телибез.
Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев