Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мөслимлеләр Оренбургта

Мөслим белән Оренбург арасында дуслык күпере салынды.

“Мөслим районы талантларга бай!” дигән фикерне нинди генә даирәләрдә ишетергә туры килми. Бу бәя белән килешәбез.
Мөслимлеләр арасында кемнәр генә юк?! Фән докторлары, күренекле җитәкчеләр, язучылар, сәнгать әhелләре, фидакарь хезмәт кешеләре – барысын да санап бетерерлек түгел. Алар белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм үрнәк итеп куябыз.

“Җырлы халык бездә, моңлы халык, Тырыш та ул, уңган, көчле дә!..” , – дип язган шагыйрә Лилия Садриева да, горурланып. Хезмәт сөюче райондашларыбыз hәрвакыт белемгә омтылды, әдәбиятны, сәнгатьне яратты. Мөслимлеләрнең әлеге күркәм сыйфатлары буыннан буынга күчеп бара. Моның өчен районда шартлар да тудырыла, талантларны табу, үстерү өчен мөмкин булган чаралар күрелә.
Әледән-әле төрле фестивальләр, спорт ярышлары үткәрелә, егет-кызларыбызга республика, хәтта Россия, дөньякүләм чараларда катнашу мөмкинлеге тудырыла.
Районыбызда дүрт танылган халык фольклор ансамбле, шактый зур уңышларга ирешкән җыр-бию ансамбле, дүрт халык театры уңышлы эшли. Тагын бер театр коллективы халык исемен алу алдында тора. Театр коллективлары арасында иң өлкәне – район мәдәният йорты каршындагы Мөслим халык театры. Бу исемне ул үткән гасырның 70 елларыннан башлап раслап килә. Соңгы елларда коллектив, театр сәнгатенең классик әсәрләрен сәхнәләштереп, аеруча зур уңышларга иреште. Халык театрларының “Идел-йорт” халыкара фестивалендә призлы урыннар алудан тыш, “Гран-при”га да ия булды. Шушы көннәрдә үтәчәк әлеге фестивальдә театрыбызга уңышлы чыгыш ясау һәм югары бәя алу насыйп булсын!

10 ноябрь көнне Мөслим халык театры М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасын  тәкъдим итте. Гасырдан артык театры булган, профессиональ артистлар уйнаган спектакльләр карап тәрбияләнгән тамашачылар алдында чыгыш ясау, әлбәттә, Мөслим халык театры өчен зур җаваплылык, олы имтихан булды. Спектакльдә катнашучы 45 үзешчән артистның hәркайсы шул җаваплылыкны тоеп уйнады. Сәхнәдә hәр образ бөтен үзенчәлекләрен истә тотып тудырылды, сәхнәдә баручы вакыйгалар шулкадәр ышандырырлык итеп уйналды! Театрыбыз тамашачыны көлдерде дә, елатты да, күңелләренә шатлык хисләре дә салды. Оренбург тамашачылары һәм театр әhелләре Мөслим халык театры коллективына югары бәя бирде. Спектакль тәмамлануга тамашачылар аягүрә басып, мөслимлеләргә озакка сузылган көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерде.
Зал тутырып килгән, спектакльне бик җылы кабул иткән тамашачыларга, тамашачы күңелен яулаган Мөслим артистларына рәхмәт әйтергә дип сәхнәгә чыккан район башлыгы Альберт Хуҗин чыгышы да алкышлар белән хупланды. Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Оренбург өлкәсе татарлары автономиясе рәисе, Оренбург өлкәсе закон чыгару җыены депутаты Илдус Дәүләтов, “Идел-Урал” туристлык компаниясе җитәкчесе, Оренбург өлкәсе татарлары автономиясе советы әгъзасы Рушания Аббасова театрның иҗатына югары бәя бирде, бүләкләрен тапшырды.
Оренбург татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең hәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, заманында Әлмәт татар дәүләт драма театрында Фоат Садриев пьесаларын сәхнәләштергән Рөстәм Абдуллаевның сүзләре дә югары бәя буларак яңгырады: “Сәхнәдә уйнаган hәркем образларны зур осталык белән тудырды. Алар сәхнәдә уйнамыйлар, ә шул образларда бөтен күңелләре белән яшиләр!” Сүзен җөпләп, безнең бертөркем артистларыбызга Оренбург татар дәүләт драма театры исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мөслим халык театры чыгышын карар өчен 100 чакрым ераклыктагы Саракташ районыннан килгән төбәкче Альмира Омарова, тамашычыларга мөрәҗәгать итеп: “Без бу залдан татар булуыбыз белән горурланып, телебезне, мәдәниятебезне саклау, тарихыбызны өйрәнү, балаларыбызга өйрәтү теләге белән таралышсак иде,” – диде. Сүзен дәвам итеп: “Мөслимдә Сабантуйда булган якташлар, анда яшәүче дустыбыз Рушат Солтанов аша Мөслим турында ишетеп беләбез. Шуңа бу очрашуны өзелеп көттек. Спектакльне күреп хәйран калдык. Рәхмәт сезгә, мөслимлеләр! Сезне кабат көтеп калабыз!” – диде ул.
Мөслимлеләр дә оренбурглыларга рәхмәтле булып кайтты. 

Барганда ук хәл-әхвәл белешеп, хәерле юллар теләүләре, якты йөз белән каршы алып, театр бүлмәләренә урнаштырулары, “Ярдәм кирәкмиме?” дип кызыксынып торулары, игътибарлы булулары белән сөендерде алар. Театр директоры Ринат Ишмөхәмәтов һәм театр хезмәткәрләре кайгыртучан әти-әни кебек булдылар, бөтен уңайлыкларны, кирәкле шартларны тудырдылар. Уңайлы кунакхәнә, кунак сые тәкъдим ителде. Оренбург шәhәренең күренекле урыннарына, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылы Мостафадагы музейга экскурсия үткәрделәр. Бай тарихлы атаклы Татар Каргалысы авылына да бардык. Оренбургны бик каты яратучы, Мөслимдә булып киткәннән соң туган ягыбызны гел сагынып искә алучы тәмле телле, якты йөзле Рушания Аббасова, кая барсак, шунда озатып йөрде.
Зур рәхмәт сиңа, Оренбург! Син безнең күңелләрдә җылы урын алдың, безнең күңелләрне яуладың. Кунакчыл кешеләрең, театр яратучы тамашачыларың, матур күренешләрең белән күңелләребезне үзеңә тартып торырсың.
Мөслимнең матур даны республикабыздан читтә Россия төбәкләрен иңли. Халык театрының уңышлы чыгышы Оренбург төбәгендә яшәүчеләр күңелендә матур вакыйга булып сакланыр, дип ышанырга тулы нигез бар. Театр коллективына алдагы елларда да яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, очрашулар насыйп булса иде. Мөслим – Оренбург арасында дуслык күпере салынды. Ул күпердән туристлар да, Оренбургның тозлы күлләрендә коенучылар да, театр сөючеләр дә, эшлекле сәфәр кылучылар да өзелмәс, дип ышаныйк.

Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе.

Фото - Р.Солтановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев