Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Мөслим күпере тарихы

Ык аша салынган күпер киләчәк буын өчен тынгы белми хезмәт куйган фидакарьләрнең тырыш хезмәтенә һәйкәл булып тора

1947 елда язгы ташу районны икегә бүлеп агучы Ык елгасы аша салынган күперне җимереп алып китә. Мөслим халкы язгы-көзге чорда күпер булмаудан газап чигә башлый. Көз көне сүтеп, яз көне бозлар киткәч төзелә торган вакытлыча күпер була булуын, ләкин халык өчен, хуҗалыклар өчен хәл итәсе проблемалар ел әйләнәсендә хезмәт итүче даими корылма кирәклеген көн саен искәртеп тора.

Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәр иде. 1967нче елның 6 ноябрендә Киров исемендәге колхоз идарәсендә тантаналы очрашу үткәрелә. Аңа районның элекке җи-

тәкчеләре дә кунакка чакырыла. Арада заманында район Советы башкарма комитеты рәисе булган Г. Хәсәнов та була. Чакыру өчен рәхмәт белдергәннән соң, ул чыгышын мондый сүзләр белән дәвам итә: “Районыбызда бөтенесе дә яхшы бүген. Җитештерү күрсәткечләре югары. Дәүләткә ашлык һәм ит сату планнары алдан үтәлде. Шактый гына торак йортлар, мәдәният йортлары төзелде. Ә менә Ык аша күпер салганыбыз юк әле. 1935-36 елларда төзелгән агач күпер 1947 елда ташу суында акты. Шуннан бирле район ышанычлы күперсез яши”.

КПССның район комитеты беренче секретаре Р. Хәбибуллин һәм район Советы башкарма комитеты рәисе Г. Аксаков җавап чыгышларында Ык аша күпер эшләнәчәгенә ышандыралар.

Бәйрәмнән соң Г. Аксаков Сарманга юл ала. Анда “Гидромонтажстрой” трестының Зәй участогы район үзәгендә күпер салу белән мәшгуль була. Сармандагы хәлләрне белешкәч, Г. Аксаков Зәйгә юл тота. Анда төзелеш начальнигы В. Гонцов белән очрашып сөйләшә. Күпер салу ниятенә каршы килмиләр. Бер атнадан соң В. Гонцов һәм баш инженер В. Макаров иске дамбаны карагач: “Биредә 50-60 метр озынлыктагы күпер салырга кирәк булыр, ахры”, – дигән фикергә тукталалар. Без төзүчеләрнең мондый карары белән ризалаштык. Алай да, Ык елгасының елы-елы белән бик киң җәелеп, район үзәген су басуы хакында әйттек. В. Макаров, проект эшләнгәнче, әлеге мәсьәләне ныклап тикшерергә кирәк булачагын әйтте. Ул, елга турында архив документлары белән танышканнан соң, элек кабул ителгән карарны үзгәртергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә.

Аның исәп-хисаплары күрсәткәнчә, күпер озынлыгы 200 метрдан да ким булмаска тиеш, бәясе исә 1960 елгы акча белән 1,5 миллион сумга барып баса. Бу сумма район халкын куркуга сала. Республика житәкчеләреннән башка эшкә керешү мөмкин булмый.

1968 елның гыйнварында район партия оешмасының отчет-сайлау конференциясе була. Анда өлкә комитетының беренче секретаре Ф. Табеев катнаша. Әңгәмә вакытында Ык аша күпер салу мәсьәләсе дә күтәрелә, шуннан соң финанслау чыганагы ачыклана.

Проект эшләгәндә, В. Макаров Мөслимгә еш килә. Техниканы һәм төзүчеләрне Сарманнан бирегә күчерергә кирәк була. Аларны Мөслим – Сарман арасындагы туры юлдан, Петровка аша кайтарталар. Юлны кардан чистарту өчен бульдозерлар жибәрелә. Бу эшне тракторчылар Хәвәри Шакиров, Ильяс Гыйзетдинов башкара.

1968 елның февралендә якын-тирә хуҗалыклардан эшче көчләр оештырып, яр буе ныгытмалары өчен урын әзерләү башлана. Ләкин туңны вату мөмкин булмау сәбәпле, эш белән танышырга килгән җитәкчеләр: “Болай алга бармый бу, яз җиткәнен көтик. Әлегә төзелеш материаллары туплый торыйк”, – диләр. Рай-оныбызга республиканың бик күп шәһәр һәм районнарыннан төзелеш корылмалары китерелә. Зәй участогыннан һәрберсе 14әр метр озынлыкта булган аралык корылмалар кайтарыла. Бер үк вакытта, күпер астына субай кагу өчен, Түбән Каманың “Татэнергострой” трестында калын тышлы торбалар ясату башлана.

Бу вакытка елга юлына терәкләр төзү проекты инде әзер була. Башта берничә рәт тимер-бетон субай кагарга булалар. Ләкин Макаров, ташу көчен исәпләп, бу фикердән баш тарта. Ул: “Эремәдән бер итеп катырылган тимер-бетон терәкне металл шпон ныгытма белән әйләндереп алырга кирәк”, – дип күрсәтә.1968 елның октябренә су юлындагы терәкләр әзерләнеп бетә. Төп эш яр буе терәкләренә күчә. 14 метрлы өрлекләрне күтәреп, тиешле урыннарга беркетәләр. Һәр аратага өч рәт итеп, өчәр өрлек куела.

Күпернең ышанычлылыгы тикшерелә. Бу эш 1969 ел дәвамына сузыла. 1970 елга барлык күпернең биш аратасы да әзер була. Язгы ташу вакытында эшне туктатып торалар. Зәйдән алып кайткан такталарны түшәп, җәяүлеләр өчен юл ачалар. Бер үк вакытта Түбән Камадан машиналар һәм җәяүлеләр юлы өчен тимер-бетон плитәләр ташыйлар. Эш барышын тикшергәннән соң,

В. Гонцов, В. Маслаков, В. Макаров тимер култыксалар һәм яктырткыч баганалар кую мәсьәләсен күтәрәләр.

1970 елгы язгы ташудан соң күпер төзелеше кызу темп ала. Ашлык кабул итү предприятиесеннән Метрәй борылышына кадәр күтәртелгән юл төзи башлыйлар. Төзүчеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә бер ел эчендә 222 метр озынлыктагы бик яхшы сыйфатлы тимер-бетон күпер Ык елгасының ике ярын тоташтыра. Эшче комиссия тарафыннан сынаулар үткәрелә башлый. Мөслим күпере Идел буе хәрби округында стратегик әһәмияткә ия объект булып чыга. Аның авырлык күтәрү сәләтен тикшерү өчен, Куйбышев шәһәреннән бертөркем хәрби белгечләр килә. Һәрбер аратага, чиратлап, йөк төялгән ике “БелАЗ”, өч “МАЗ”, ике С-100 бульдозеры куеп карыйлар. Приборлар күпернең 80 тонна авырлыкка чыдавын дәлилли.

Шундый зур эштә катнашкан төзүчеләрнең тырышлыгы юкка чыкмый. Беренче прораб Нәһим Әгъләмовка – Социалистик Хезмәт Герое, В. Гонцов, В. Маслаков, В. Макаров, Е. Королевка “Мөслимнең Почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелә. Әлеге күперне төзүдә катнашкан монтажчылар бригадиры М. Солтанов, прораб Ф. Әбделманов, В. Иванов, электр белән эретеп ябыштыручы В. Андриянов, механик А. Тавлиновка да районның мактаулы гражданнары исеме бирелә. Күпер төзелешендә катнашкан фидакарьләрнең хезмәтен Мөслим халкы бүген дә зур ихтирам белән искә ала.

1970 елның августында дәүләт комиссиясе күперне “отлично”га бәяләп, кулланылышка тапшыра. Бу олы вакыйга В. Ленинның тууына – 100 ел, Татарстан Автономияле Республикасы төзелүгә – 50 ел, район төзелүгә 40 ел тулуга зур бүләк буларак кабул ителә. Күпер аша хәрәкәт ачыла. Һәм менә ярты гасырдан артык ул кешеләргә хезмәт күрсәтә.

Светлана Җәләева, Мөслим лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Фото – Мөнирә Арсланова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев