Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк

Автор-башкаручы Алсу Линың тормыш девизы шундый

“ЫкРок” III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивалендә быел 44 рок-төркем катнашты. Алар арасында якташыбыз, Иске Вәрәш авылы кызы Алсу Ли әзерләгән рок-төркемнәр дә бар иде. Алсу белән әңгәмәбез – аның иҗат юлы һәм шәхси тормышы хакында.

– Алсу, үзең белән таныштырып кит әле.

– Мин Вәрәшбаш авылында туып-үстем, әтием белән әниемнең төпчек кызлары. Кызганыч, әтиебез мәрхүм инде, бик үзенчәлекле, җор телле кеше, гармунда оста уйный иде. Үземә килгәндә, мәктәптә бик яхшы укыдым, һәрвакыт лидер булырга омтылдым. Мәктәп күләмендә оештырылган чараларның һәрберсендә: театр, концерт, КВНнарда катнаштым.

– Синең җыр-моңга гашыйк кеше икәнеңне беләбез. Син автор-башкаручы буларак билгеле. Тормышыңны музыка белән бәйләүгә нәрсә этәргеч бирде?

– Мөслим мәктәбенә укырга килгәч, сыйныфташым Нәргиз Камалов мине, җитәкләп диярлек, сәнгать мәктәбенә алып килде. Анда кергәндә, мин ноталарның нәрсә булуын да белми идем. Укытучым Гөлназ Йосыпованың таләпчәнлеге, тырышлыгым белән тиз арада музыка серләренә төшендем. Синтезатор һәм вокал бүлегендә укыдым. Беренче җыр аккордларын да шунда өйрәндем. Тора-бара җырлар язгалый, музыка мәктәбенә йөрүче кызларга, егетләргә үзем белгәннәрне “өйрәтә” башладым. 11 сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт музыка көллиятендә укыдым, төрле иҗади конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый идем. Әлмәт шәһәрендә эшләүче “Равновесие” татар-рус рэп иҗат төркеменә солист итеп эшкә чакырдылар. Әлмәтнең “Луч” телекомпаниясе безнең иҗатыбызны халыкка танытуга зур өлеш кертте.

Музыка көллиятен тәмамлагач, иҗат төркеме белән дә саубуллашырга туры килде. Казан сәнгать университетына укырга кердем. Казанга килү белән иҗатымны күреп, югары бәя бирделәр. Төрле чараларда катнашып, үземне таныттым. Укыганда, актриса булып та эшләдем, администратор буларак, 80гә якын актерны иҗат серләренә өйрәттем. Карьерама күбрәк игътибар бирү өчен, башка идеяләремне дә тормышка ашыра башладым. Булачак тормыш иптәшем Рамил Таҗетдинов ярдәме белән “Болгар” радиосына эшкә урнашып, “Яңа дәвер” заманча татар җыры проектын тәкъдим иттем һәм яңа радиотапшыру башлап җибәрдек. Бу тапшыру күп кенә яшь җырчыларны танытуга этәргеч булды. Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән ике ел рәттән 30 августта, радиотапшыруларда катнашучыларны һәм хедлайнерларны бер сәхнәгә җыеп, “Яңа дәвер” заманча татар музыкасы фестивален үткәрдек. Фестивальне халык-ара масштабта уздыру мөмкинлегенә дә ия булдык, анда Финляндиядән килгән татар төркеме дә катнашты.

– Алсу, җырлар ничек туа? Башка шагыйрьләрнең шигырьләренә дә җырлар язасыңмы?

– Җырлар төрлечә языла: башта – текст, аннан көй туа, киресенчә дә була. Башка авторларның сүзләренә җырларны сирәк язам, шулай да берничәсен әйтеп китү кирәктер. Азнакайда яшәп иҗат итүче Илмира Сәләхованың “Ана мәхәббәте”, якташыбыз Харрас Әюпнең “Бүтән беркем дә” шигыренә җырым бар. Бу җырларны мин әлегә кадәр халык алдында башкармадым.

– Синең җырларың гына түгел, тышкы кыяфәтең, киенү стилең дә үзенчәлекле...

– Кечкенәдән үк үзенчәлекле булырга, башкаларга охшамаска тырышам. Стилистым әлегә юк, шулай да үземә кирәклене эзләнә-эзләнә барыбыр табам. Күлмәкләрне үземнең дә теккәнем бар.

– Белүемчә, син Сочида яшисең. Яшәү урынын үзгәртү авырлыклар тудырмыймы?

– Ирем белән икебез дә бер урында гына утырырга яратмыйбыз. Ричард Бренсон әйтмешли, “бери от жизни всё”. Мин бу фразаны дәвам итеп, “бери от жизни все возможности”, дияр идем. Казан кысан кебек тоела башлады да Мәскәүгә күчеп киттек. Мәскәү Мәскәү инде, анда перспектива да башка, җыр яздыру студияләре дә искиткеч! Иҗат кешесе өчен бөтен шартлар тудырылган. Биш ел эчендә зур уңышларга ирештек, тәҗрибә тупладык. Сонграйтер (җыр язучы), хитлар язу белән кызыксына башладым, компьютерда аранжировка ясау буенча курслар үттем. Бик үзенчәлекле яшәдек, әмма күңел җылы якка тарта башлады. Сочига “разведка”га барып кайттык та, шул якларда яшәргә кирәк дигән фикергә килеп, күчендек. Сочидагы һава шартлары, кояш иҗат кешесенә энергия бирә. Яңа урынга ияләшүгә килсәк, яхшыга тиз ияләнәсең бит ул.

– Алсу, Казанда яшәгәндә, син “Арслана” псевдонимы белән танылдың. Хәзер сине “Алсу Ли” буларак беләләр. Әлеге исемнәрнең тарихы белән таныштырыгыз әле.

– “Арслана” псевдонимының тарихы турында инде сөйлгәнем бар, аңа тукталып тормыйм. Ә “Алсу Li (Ли)” псевдонимы Мәскәүгә киткәч туды. “Li” (Ли) кисәкчәсен ирем тәкъдим итте. Мин аны шунда ук кабул иттем.

– Туган як сагындырамы?

– Әйе, туган як бик кадерле! Монда – әтием йөргән сукмаклар, монда – әнием, туганнарым, дусларым. Балачак дусларым белән сөйләшеп торам. Очрашсак, сөйләшеп сүзләр бетми. Иң якын дусларым, классташларым Эльвира, Гүзәл белән элемтәне өзмибез. Мәктәп елларын сагынып искә алабыз. Мин балачакта да җырларга яраттым, бәйрәмнәрне, концертларны үзебез оештыра идек. Нинди генә образларга керми идек тә кемнәр генә булып кыланмый идек! Әнинең күлмәген дә, күрше әбинең тәрәзә челтәрен дә, үзебезгә яраклаштырып, кием итеп киеп йөри идек. Беренче укытучым Фәния апа Гайсина, сыйныф җитәкчем Нәҗибә апа Җәләлова безгә ничек түзгәннәрдер, мин аларга бик рәхмәтле. Мәктәптә укыганда, Казанга китәчәгем турында гел әйтә идем. Чынга ашмас хыял инде бу дип, бераз уфтанып та куя идек. Уйлаган юш килә, диләр, Аллаһның рәхмәте белән Казанны да, Мәскәүне дә күрдек, Сочины да яуладык. Сочида татарлар, Татар автономиясе белән тыгыз элемтәдә эшлибез, хезмәттәшлек итәбез. Быел Сочида узган Сабантуйда концерт блогын оештырдым, җырларымны да башкардым. Җырларыма ирем Рамил ярдәмендә клиплар төшерәбез.

– Гаиләң турында беләсе килә. Тормыш иптәшең белән кайда таныштыгыз?

– Тормыш иптәшем Рамил Таҗетдинов – Башкортостан Республикасының Борай районыннан, татар егете. Рамил белән Казанда таныштык. Батырхан исемле улыбыз бар. Рамилнең әти-әнисе – бик акыллы, зыялы кешеләр. Бик тату яшибез. Минем әти-әниемә килгәндә, алар авылда иң тырыш кешеләр булгандыр. Әти тракторчы иде, шул ук вакытта кино күрсәтүче дә булып эшләде. Әни фермада да хезмәт куйды, колхозчыларга ашарга да пешерде, шул ук вакытта хуҗалыклардан сөт тә җыйды. Без биш баланың өсте – бөтен, тамагы тук булсын дип, сәламәтлекләрен дә кызганмый эшләде алар.

Безнең әни – юктан бар ясаучы, аш-суга оста булды. Кайчан кайтып керсәң дә, кем килеп керсә дә, әнинең өстәле тулы ризык, тәм-том булды. Ул беркайчан да бәлеш кенә пешермәде, аның янына өчпочмагы да, кыстыбые да өстәлә иде. Хәзер дә, төнлә кайтып кергәндә дә, әни кайнар ризык әзерләп көтә. Безнең әни – психолог та, педагог, тәрбияче дә булган: ул безгә эш кушмады, ләкин үз үрнәгендә эшкә өйрәтте. Беркайчан да бәпләп, иркәләп утырмады, чынлап торып яратты. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки ул безне мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Мин 4-5 яшемдә, иртән йокыдан торып, ашап-эчеп, киенеп, бакчага китә идем. Дус кызларымны да җыйнап алып бара идем.

– Алсу, без синең белән горурланабыз! Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Әңгәмәне Миләүшә Хәсәнова әзерләде.

Фото – А.Линың шәхси архивыннан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев