Мин - сугыш чоры баласы
Әткәем сугышка киткәч, әнкәем, мин һәм бер энем калдык. Ул вакытта күргәннәр мәңге онытылмый.
Сугыш башланган көннән үк әткәем дүрт абыйсы белән фронтка китте. Әхмәтһади һәм Мостафа абыйлар һәлак булды. Вагыйз һәм Сәетзадә абыйлар 50 яшькә дә җитмичә, сугыш яраларыннан китеп бардылар. Әткәем 50 яше тулгач вафат булды. Бу язмам аларга дога булып барсын. Әткәем сугышка киткәч, әнкәем, мин һәм бер энем калдык. Ул вакытта күргәннәр мәңге онытылмый.
Ул чорда түләүләр күп иде. Заем белән нык җәфаладылар. Әнкәйне кич эштән кайтуга авыл советына чакыралар, иртән генә кайтарып җибәрәләр, аңа тагын эшкә китәргә кирәк. Ә без көне буе салкын өйдә утырабыз. Ашарга юк. Салам алып кайта алса, мичкә ягып китә, кайсы көнне ул да булмый иде.
Сыерыбыз булгач, безгә җиңелрәк иде. Әмма аның бурычы да бик күп булды: 100 литр сөт, 40 килограмм ит тапшырасы. Сарыгың булса да булмаса да, 2 килограмм сарык йоны түләү дә мәҗбүри. Авыл активы булган кызлар (исемнәрен әйтмим), өй саен кереп, сугышчыларга бәйләп җибәрәбез дип, йон җыеп йөрде. Өйдә үзем генә чагында дүрт кыз кереп, өй түбәсеннән бер төенчек йонны алып чыгып китте. Мин елап калдым.
1942 елның гыйнварында ике култык таягы белән әткәем кайтты. Яз көне мәктәпне больница иттеләр. Комиссия бик авыр кешеләрне, балаларны карады. Әткәемне икенче көнне районга озаткан идек, Казаннан килгән комиссия кире борды.
Ялгыз аналар 40 километрдан иңсәләрендә орлык ташыды. Мөстәфширә апаның җиде баласы бар иде. Басудан кайтканда аны арыш белән тоталар. Кызганып тормыйлар: 10 елга ябып куялар. Ә ире – сугышта, балалары итәгенә ябышып елап калды. Хәзер дә законнар шулай каты булсын иде ул. Гыйзденур Садретдинованың алты кызы бар иде. Олысы Нәсимә тракторда эшләде. Ул тракторны кабызуы ничек авыр булганын хәзерге халык белми дә. 13 яшьлек Галия сыерлар көтте.
Болында уйнаганда әнкәем белән Гәзизә апаны колхоз рәисе Латыйпов абый (Айман авылыныкы) кәнсәгә алып киткәнен күреп калдым. Өйдәге арыш башларын алып, бәрәңге бакчасына ташладым. Озак та үтмәде ике “пүнәтәй” белән авыл советы һәм колхоз рәисе өйне тентергә килде. Сандык төбеннән бер ипи һәм басудан уып алып кайткан 400 грамм орлык чыкты. Әткәем колхозда бик нык эшләде, бер уч әйбер дә алып кайтмады. Колхоз рәисе Латыйпов абый: “Ярар, зурга җибәрмибез, калдырабыз”, – дип чыгып киттеләр.
1953 елны укуны тәмамлагач, ат белән “Коммунар” комбайныннан икмәк ташыдык. Ике кеше капчык белән тутырып арбага ата, бушатырга көч җитми иде. Бервакыт төшке ялга кайтканда каршыма уполномоченный Акулов абый очрады. Арба төбендә бер боткалык бодай бар иде. “Бу нигә?” – дип сорады. “Ботка пешерергә”, – дип җавап бирдем. “Бар, кайт”, – дип, мине җибәрде. Хәзер дә аңа рәхмәтләр укыйм.
Мөҗәһидан Мортазин. Исәнсеф.
Фото Әмәкәй мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" музееннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев