“Мин әле кайтырмын...”
Иске Карамалыда авылдашлары Гөлфания Шәнгәрәева истәлегенә кичә үткәрделәр
Көткән кеше генә көтүнең ни дәрәҗәдә сынаулы, ә очрашу мизгеленең әйтеп бетергесез хисләр, рәхмәт сүзләре, ихлас күз яшьләре белән тулы булуын белә. Иске Карамалы авылында үткән чарада катнашкан һәркем бу хисне тойгандыр, мөгаен. Күптән көтелгән чарада шушы авылда гомер иткән Гөлфания Шәнгәрәева иҗатына, аның истәлегенә багышланган “Әй, язмышкаем” китабы тәкъдир ителде.
Сабыр хатын, кадерле ана, яраткан әбекәй, өйдәге, бакчадагы бар эшне җир җимертеп эшләүче көчле карчык булудан тыш, ул нечкә күңелле шагыйрә дә иде. Әбекәебезнең күп сандагы шигырьләре бер җыентыкка тупланып, “Әй, язмышкаем” дип аталган китапта урын алдылар. Бу җыентыкта аның иҗат җимешләре, тормышы, сызланулары, сөенечләре, үткәне, кичергәннәре урын алган.
Ул, чыннан да, көчле хатын-кыз булган. Бик авыр елларда яшәгән. Нибары 4 сыйныф белем алган. Сугыш, ачлык, белемсезлек... Балачакны татый алмаган сабый кечкенәдән үк колхозда эшләгән: үгез җигеп басуда хезмәт куйган, урак урган, көтү көткән. Торф чыгару, урман кисү эшләрендә дә катнашырга туры килгән аңа.
Әлбәттә, тормыш бәхетле мизгелләргә дә бай булган. Бабыкаебыз Равилгә кияүгә чыгып, зур сөенеч итеп тормыш аңа 5 малай бүләк иткән. Ул вакытта 5 баланы аякка бастыру, ашату, өстен-башын карау, шул ук вакытта хуҗалыкны да алып баруның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын күз алдына да китереп булмый. Әбекәебез сабырлыгы, көчле булуы белән бар авырлыкларны җиңгән, бирешмәгән. Алай гына да түгел, тормыштан ямь, тәм табып, табигатькә, матурлыкка сокланып яшәвен дәвам иткән. Барлык хис-кичерешләрен кәгазьгә, шигырь юлларына салган.
2019 елның маенда арабыздан китеп барган әбекәебез кичәдә, кире кайтып, бераз яныбызда утырган төсле булды. Бу кичне авыл халкы, барлык Шәнгәрәевләр нәселе: балалар, киленнәр, оныклар һәм оныкчыклар бергә җыелган иде. Һәркем хатирәләре белән бүлеште, кадерлебезнең шигырьләрен укыды, истәлекләрен барлады. Һәр чыгыш үзенчәлекле, үзгә иде, ләкин һәр кешене әбекәебезгә тирән хөрмәт, аны зурлау, данлау, аның ни дәрәҗәдә көчле шәхес булуын аңлату теләге һәм сагыну хисе берләштерде.
Гап-гади, тыйнак авыл карчыгының бай күңел дөньясы аның һәр шигырендә кызыл җеп булып сызылып бара. Дүрт кенә сыйныф белем алган булса да, аның шигырьләре төзек, әдәби яктан дөрес һәм бернинди төзәтүләргә дә мохтаҗ түгел. Мәгънәләре тирән, чыннан да, уйландыра торган. Ә бит әбекәебез бу кагыйдәләрнең берсен дә белмәгән, ничек тойса, шулай язган. Тиешенчә белем алган булса, әбекәебез көчле тел белгече, журналист, язучы була алыр иде.
Кеше китә – җыры кала, дип, юкка гына әйтмиләрдер. Әбекәебезнең йөрәккә үтәрлек шигырьләре генә түгел, җылы карашы, тирә-юньне яңгыратып көлүе, “кызым”, “улым” дип назлап эндәшүе һәм башка бик күп җылы хатирәләр барчабызның күңелендә кадерләп саклана.
Әбекәйле балачакка кире кайтарган кичәне әле дә сагынып искә алабыз. Бу чараны үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә, әбекәебезне хөрмәт итеп килгән авыл халкына рәхмәт! Кичәне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән һәм алып барган Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Шәмсигә, шулай ук, барчабызны җыеп, кичәне оештырган, шигырьләрне җыеп китап итеп чыгарган туганнарыбыз Гөлнур һәм Илфар Шәнгәрәевләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Туганнар бердәм булганда, истәлекләр дә, хатирәләр дә яшәр. Бу чара, анда әйтелгән сүзләр яраткан әбекәебез рухына дога булып барып ирешсен иде.
Алсу Шәнгәрәева. Казан шәһәре.
Фото – А. Шәнгәрәеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев