Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Матбугат үзәгендә эшләү, яки Торышка юл салу тарихы

Мөслим матбугат үзәгендә эшләү дәверендә яңа һөнәр өйрәндем. Авылны юллы итүгә дә өлеш керттем.

Көннәр уза торды. Шул елның 9 июлендә, кич эштән кайтуга, өйдә шатлыклы хәбәр көтә иде. Президент Аппаратыннан минем исемгә хат килгән. Зур дулкынлану белән конвертны ачтым. Анда түземсезлек белән көткән җылы хәбәр иде. “Хатыгыз кире кагыла” димәгәннәр, димәк, Президентыбыз хатны имзалаган булып чыга! Моның шулай икәнлеген дәлилләп, озак та үтми, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан да хат килде. Хаттагы “Для включения в Федеральную целевую программу” дигән сүзләр күңелне дәртләндерде. Беренче Президентыбыз исеменә хат язганда ярдәме тигән һәркемгә рәхмәт укып, дәртләнеп эшләп йөргәндә, өченче хат алдым! Анысы Мөслим муниципаль район Советы аппаратыннан иде. 
Торыш авылына юл салу 2017нче елның 14 июлендә башланды. Иң элек авыл башына Казаннан подрядчы оешма эшчеләре килеп урнашты. Алар авылга керә торган юлдагы тирән чокырга су агар өчен тимер-бетоннан 45 метр озынлыктагы корылма төзеде. 
Юл төзелешен “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы башкарды. Юл полотносын күтәрүдә Яр Чаллыдан килгән оешма вәкилләре хезмәт куйды. Су агымы булган урыннарга, уйсулыкларга төрле зурлыктагы су агу торбаларын урнаштырдылар, юл кырындагы ерганакларга, язгы ташу вакытында ишелмәслек итеп, вак таш җәеп ныгыттылар. 
Юл төзелеше бик кызу темпта барды. Юл аслыгына кирәк булган кызыл балчыкның якында булуы да эшнең тиз баруына уңай йогынты ясагандыр. Кышкы бураннарда кар тула торган Тарлау уйсулыгы да, линейка белән сызган шикелле, туп-туры булып калды. Урман куенына сыенып утыручы Торыш авылына федераль программа нигезендә асфальт юл салынуга гаҗәпләнүчеләр дә, көнләшүчеләр дә булгандыр. 
Торышка юл рәсми төстә 2017нче елның 22 декабрендә ачылды. Тантана бәйрәм төсен алды. Юлны ачарга район башлыгы Рамил Муллин, “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин килде. 
Шунысы да мәгълүм булсын: Беренче Президентыбыз исеменә язылган хатта юлны турыдан салу, ягъни озын күперне чыккач, басу аша үтеп, Елгабаш белән Краснояр арасындагы юлга тоташтыру күздә тотылган иде. Бу хакта авыл кешеләре дә хәбәрдар булды. Юл федераль программага кертелгәч, проект эшләрен башлау өчен ТР Юл төзү министрлыгыннан килгән Альберт Венерович юлны турыдан салуның озакка сузылачагын әйтте.
– Юлны моннан салабыз икән, ике елдан артык көтәсегез була, чөнки яңа проект ясарга кирәк булачак. Ул тиз генә башкарыла торган эш түгел. Симәк авылы аша салсак, эш тизрәк башкарылачак. Шулай да юл төзелеше башланганчы берничә ел үтәргә мөмкин, – диде ул.
Һаман да ышанып бетмичә, күңелдәге икеле уйларымны куып таратыр өчен: “Безнең Торыш авылына асфальт юл, чыннан да, булачакмы?” – дип сораганым истә.
– Президент исеменә язган хатыгыз нигезендә бу авыл юлы “2010-2015 елларда башкарылачак федераль юл төзү программасы”на кертелде. Димәк, юл булачак! Документларны гына әзерләп тапшырырга кирәк, анысы да тиз генә эшләнми, – диде ул.
Аның сүзләреннән баш әйләндеме, тизрәк юллы буласы килдеме: “Ярар алайса, иң мөһиме – юл салынсын”, – дип әйтеп ташладым.
Хәзер Краснояр белән карьер арасындагы туры юл булырга тиешле урынны үткәндә йөрәк сыкрап куя. Нишлисең, терсәк якын да соң... “Урау булса да, юл яхшы” дигән әйтем белән күңелне юатам.
Сугыш беткәч, геройлар күбәя, диләр. Юл төзелеп беткәч, аны “салдыручылар” күбәйде. Юл салуга катнашы булмаган, беркем күрмәгән, белмәгән Марсельне “табып” чыгардылар. Үзен күренеклегә санап йөргән бер абзыйның: “Сезнең авылга юлны мин салдырдым”, – дип әйтүе дә гаҗәпләндерде. Тагын әллә кемнәр “хуҗа” булды юлга. Ләкин дөреслек бар ул!
Авыл халкы гына түгел, гомерләрен читтә үткәреп, туган якларына кайтучылар да, шушы юлдан җилдертеп кенә үткәндә, юлсызлыктан җәфа чиккәннәрен искә төшереп, рәхмәт укый торганнардыр. Рәхмәтләре Торышка асфальт юл салуга ярдәмнәре тигән кешеләргә барып ирешсен иде!
Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка, Мөслим районы башлыгы булган Ришат Хәбиповка, “Татавтодор”ның Мөслим участогы җитәкчесе Фиргать Галимовка рәхмәт! 2008-2012 елларда Матбугат үзәгендә эшләгән егет-кызларга, юл төзелешендә катнашкан һәр эшчегә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Рәхмәтләребез мәрхүм Расих Хәлилов, Мөдәмил Әхмәтов, Әхмәт Хәмәдишин рухына дога булып барып ирешсен! Аларны искә алуыбызга рухлары шатлансын. 
“Шәһәрләшү” безнең авылны да читләтеп үтмәде. Авылыбыз олыгаеп бара. Ләкин дөнья гел бер төрле генә бармый, үзгәреп тора. Кем белә, бәлки, шушы юл Торыш авылына яшьләрне кайтарыр?! Кешене өмет яшәтә, өмет яшәртә. Олы юл буенда урнашкан кайбер авылларның бүген аяныч хәлдә булуын исәпкә алсак, Торыш урамының яртысына кадәр асфальт салыну – үзе үк могҗиза бит! Әлеге могҗизаны озаккарак сузу үзебездән тора. Авылдашларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: күпме кешенең көче һәм фидакарь хезмәте кергән юлны саклап тотсак иде. 
Азат Гыйльметдинов. 
Торыш.

 Фото Азат Гыйльметдиновның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев