Матбугат үзәгендә эшләү, яки Торышка юл салу тарихы
Мөслим матбугат үзәгендә эшләү дәверендә яңа һөнәр өйрәндем. Авылны юллы итүгә дә өлеш керттем.
Ахыры. Башы газетаның 3,10 февраль
санында)
“Юлчы” оешмасын беләм: безнең якка асфальт юл сала башладылар. Ә оешма җитәкчесе Расих абый Хәлилов белән съемкага баргач таныштык.
Расих абый – Вәрәшбаш егете, абыйсы Роберт Хәлилов белән сабантуйларда мәйдан тоткан көрәшче. Чит җирләрдә йөргәннән соң, Расих абый районыбыз авылларын асфальт юллы итү теләге белән туган якка кайта. “Юлчы” оешмасын төзеп, хыялын тормышка ашыра башлый. Берсеннән-берсе куәтле юл төзү технихникасын юнәтә, хезмәт сөючән коллектив туплый.
“Юлчы”ның эш объектларында булып, интервьюлар алып, материал туплап кайтканда төш вакыты якынлаша иде. Саубуллашыр алдыннан, бар кыюлыгымны җыеп, Расих абыйга мөрәҗәгать иттем:
– Расих абый, мин үзем – Торыш авылыннан. Безнең Симәк белән ике арада күтәртелгән юл бар, ул юлда газап чигәбез. Безгә дә сез төзи торган яхшы юл кирәк иде. Безнең авылга да асфальт юл керсен өчен нәрсә эшләп була?
– Юл салу өчен хөкүмәт заказы булырга тиеш. Проектлаучы оешма вәкилләре килеп, проект ясый, аннан тендер игълан ителә. Тендерда кайсы юл төзү оешмасы өстен чыга, шулар юл сала, – диде Расих абый.
– Ә дәүләт заказы булсын өчен нишләргә? – дим.
– Тиздән 2010-2015 елларда авыл юллары төзүнең федераль программасы гамәлгә куелачак. Үзегезнең авыл юлын әнә шул программага кертү җаен табарга кирәк.
– Ничек?
Расих абый серле елмаеп, миңа текәлде:
– Син бит журналист! Бар осталыгыңны эшкә җигеп, авылыгыз юлын шул программага кертүне сорап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә хат яз. Минтимер Шәриповичның хуплавына ирешә алсаң, юлыгыз булыр!
Расих абыйның тәкъдиме уйланырга этәрде. Беренче Президентка хат армиядән кызларга хат язу түгел, моның бик җитди эш икәнен аңлыйм. Җитәкчелек белән киңәшмичә, бу эшкә тотыну, гомумән, дөрес булмас иде. Җаен туры китереп, мин бу фикерне Мөдәмил Гыйлемҗановичка җиткердем. Совет патриотизмы рухында тәрбияләнгән буын вәкиле буларак, ул минем теләгемне хуплады:
– Олы эшкә алынырга торасың. Бу – бик җитди эш. Син хатыңны яз! Алга таба нәрсә эшләргә икәнен уйлашырбыз.
Эшне хезмәт вазыйфаларына хилафлык китермичә башкарырга кирәклеген аңлый идем. Авылыбыз, аның халкы турында төгәл мәгълүмат кирәк. Хат барып җитеп, Беренче Президентыбыз аны укыган очракта күңел кылларын тибрәтердәй җөмләләр язу мәслихәт. Кайбер җөмләләрне төзегәндә Әхмәт абый Хәмәдишинга да мөрәҗәгать иттем. Ул да киңәшләрен бирде.
– Язган җөмләңнең исе дә булсын, төсе дә һәм моңы да! – диде.
Эш белән мавыгып көннәр үтә торды. Буш вакыт булмау сәбәпле хатка бер сүз дә яза алмаган көннәр дә булды. Ашыкмауның сәбәбе дә бар кебек: 2010 елга елдан артык вакыт бар бит әле. “Озакласа – сөзәкли,” – дигәндәй, андый чакларда башка төрле уйлар килә. “Нигә дип тотындым мин бу эшкә?! Мин хат язып кына юл буламы инде!”
Тырыша торгач, хат язылды.
“Хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәрипович!
Безнең Торыш авылы юлын 2010-2015 елларда гамәлгә куелачак максатчан федераль юл төзү программасына кертүдә булышлык күрсәтсәгез иде, дип, Сезгә мөрәҗәгать итәбез. Зинһар өчен, безгә ярдәм кулыгызны сузсагыз иде. Хөрмәтле Минтимер абый. Сезнең ярдәм белән бу теләкләребез тормышка ашса, безнең авыл халкы өчен әйтеп бетерә алмаслык зур сөенеч һәм олы бәхет булыр иде.”
Әзер хатны Мөдәмил Гыйлемҗановичка, аннан Расих абыйга күрсәттем. “Хатны ничек Президентка барып җитәрлек, Минтимер Шәрипович укырлык итеп җибәрергә соң?!” – дигән сорауга Расих абый ачыклык кертте:
– Иң яхшысы – төгәл адрес белән почта аша “заказной” хат итеп Президент аппаратына – Минтимер Шәймиев исеменә җибәрү отышлы булыр. Ләкин хатны җибәргәнче район башлыгы белән киңәшләшергә кирәк. Мондагыларның белеп торуы хәерле. Хатыңның бер нөсхәсен барыбер районга җибәрәчәкләр.
Кабат Мөдәмил абый янына кердем һәм гозеремне җиткердем. Ул бу адымымны хуплады һәм район башлыгына шалтыратты. “Иртәгә сәгать унга бар кәгазьләрең белән район хакимиятенә – кабул итү бүлмәсенә керерсең”, – диде.
Район башлыгына нинди йомыш белән йөрүемне аңлаттым. Ришат Рәшитович хатымны дикъкать белән укып чыкты.
– Ришат Рәшитович, Сез каршы килмәсәгез, мин бу хатны Президентка җибәрер идем, – дидем.
– Каршы килмим, җибәр. Файдасы тисә, яхшы булыр, – диде район башлыгы.
– Димәк хәер-фатихагызны бирәсез?
– Фатихасын бирәм, – диде Ришат Рәшитович, елмаеп.
Хакимият бинасыннан чыгу белән почта бүлегенә юнәлдем. Бу – 2009нчы елның 24 июне иде.
(Дәвамы бар).
Азат Гыйльметдинов.
Торыш.
Фото авторның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев