Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Матбугат үзәгендә эшләү, яки Торышка юл салу тарихы

Матбугат үзәгендә октябрь аенда эшли башладым. Яшь вакытта комсомолда эшләгәнемне белгән Ләйлә Нуровна комсомол оешмасының туган көненә багышлап язма әзерләргә кушты.

(Ахыры. Башы газетаның 3 февраль 
санында)
Матбугат үзәгендә октябрь аенда эшли башладым. Яшь вакытта комсомолда эшләгәнемне белгән Ләйлә Нуровна комсомол оешмасының туган көненә багышлап язма әзерләргә кушты. Үткәнгә, район комсомол оешмасын Рифат Галимәрданов җитәкләгән чорга – сиксәненче елларга “кайтып” килдем. Ләйлә язманы игътибар белән укып чыкты да: “Сиңа тагын да җаваплырак репортажлар әзерләүне тапшырырга була икән”, – дип, мәкаләне Ә. Ногмановага кертергә кушты. Газетада басыласы беренче язмам иде бу, материалның Әлфинур Фоатовнадан чыкканын зур дулкынлану белән көттем. Ниһаять, һәр бите кызылга буялган кәгазьләремне кертеп бирделәр. Аларны күрүгә йөрәгем “жу” итеп куйды. Торышта озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Мөслиха апа Мансурова искә төште. Җавап бирә алмый торсаң, яки ялгышсаң: “Утыр, сиңа бүген тамырлы берле!” – ди иде мәрхүмә. Мин дә язмама “тамырлы берле” билгесе куйдым...

Дәвамын "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 февраль саныннан укый аласыз.


Азат Гыйльметдинов. 
Торыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев