Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лаеклы алмаш

Айгизәр Мансуров кечкенәдән үк әти-әнисенең ярдәмчесе булырга омтыла. Механизатор һәм терлекче булып эшләүче әтисеннән техника серләренә төшенгән егет 9 класстан соң Мөслим аграр техникумына укырга керә. Һөнәре авыл белән бәйле булгач, терлекчелек тармагына игътибарын арттыра.

24 ел авылда фельдшер булып эшләгән әнисенең тынгысыз хезмәтен күреп үсү дә эзсез калмагандыр. Айгизәр укуын Октябрьский ветеринария көллиятендә дәвам итә һәм 2022 елда диплом алып, “Август-Мөслим” агрофирмасында ветеринария белгече буларак хезмәт юлын башлый. Кыска вакыт эчендә үзен яхшы белгеч буларак күрсәтергә өлгерә. Күрше-тирә авыллардагы авыру терлекләргә дә ярдәм итә, дөрес диагноз куеп, дәвалап малларның исән калуына ирешә. Авылдашлары Айгизәрне “безнең доктор Айболитыбыз” дип йөртә. Эшен җиренә җиткереп башкаручы тәвәккәл егетнең, кесарево ысулы белән 12 операция ясап, сыерларны да, бозауларны да исән алып калуы да һөнәренең остасы булуын күрсәтә. Яңа гына хезмәт юлын башлаган белгечкә агрофирма җитәкчелеге дә, җирлек халкы да зур өметләр баглый. 
Теләге булган елан ите ашаган, ди халык. Бу әйтем Айгизәргә дә туры килә, чөнки ул хайваннар телен аңлый һәм кулы шифалы!
Фәнисә Хәйдәрова.
Тат. Бүләр авылы.

Фото – А.Мансуровның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев