Кытайларга баруларым...
Соңгы араларда массакүләм мәгълүмат чараларында “коронавирус”, “Кытай” сүзләре туктаусыз яңгырый. Халыкның тормыш дәрәҗәсе, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, армия, фән һәм техника югары үсеш алган бу ил безгә шактый очсыз товарлары белән дә билгеле. Элегрәк “Мэид ин чаина” дип борын җыерсак та, бу илдә сыйфатлы товарлар да җитештерелгәнен аңлап алдык, интернет-кибетләр аша заказны яудырып кына торабыз. Барып, күпләп товар алып кайтучылар да җитәрлек.
Кытайның Шаньси провинциясендә Баланлы авылы кызы Эльвира Маркова да яши. Ул, Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлап, Казан шәһәренең 9нчы мәктәбендә 8 ел татар теле укыта. Чит телләр укыту методикасын өйрәнә, рус телле укучыларга татар телен өйрәтүче “Сәлам” укыту-методик комплектын язуда катнаша.
– Эльвира, бездән 6 мең чакрымнан артык ераклыкка китүеңнең сәбәбе нидә?
– Кытайга китүемнең максаты – тәҗрибә туплау, башка илләрнең мәдәнияте белән якыннан танышу. Элегрәк Кытай мәктәпләрендә чит тел буларак рус теле укытылган, ләкин җирле халык рус телен бөтенләй белми. Кибетләрдә, кафе-рестораннарда бар мәгълүмат Кытай телендә генә. Нәрсәсе кызык: Шаньси провинциясендә яшәүчеләр үзгә Кытай диалектында сөйләшә, кайбер лингвистлар хәтта аны аерым тел дип тә саный. Бүгенге көндә биредә чит тел буларак инглиз телен өйрәнәләр. Мин Шаньси провинциясендә урнашкан тренинг мәктәбендә инглиз теле укытам. Бу мәктәптә укыр өчен елына 140 мең сум акча түләргә кирәк, андый мөмкинлек бар кешедә дә юк. Гомумән, инглиз теле тестка әзерләнү дәрәҗәсендә генә укытыла, җирле халык бу телдә иркен аралаша алмый.
– Эльвира, анда яшәгәндә игътибарыңны җәлеп итәрлек нәрсәләр булды? Кытай халкының нинди традицияләре бар?
– Шаньсида 5 миллионга якын кеше яши. Кытай стандартлары буенча ул кечкенә шәһәр санала. Мин аралашкан даирәдә төрле милләт кешеләре, мөселманнар, буддачылар, христиан динен тотучылар бар. Чит ил кешеләрен күрсәләр, тизрәк фотога төшәргә тырышалар, “минем чит ил кешесе булган дустым бар!” дип, горурланалар. Һәр яктан алга киткән ил дияр идем: кибетләрдә җаның ни тели, шул бар. Ризыкны бик нык борычлы итеп әзерлиләр, асылда тавык ите һәм дуңгыз ите ашыйлар. Хәләл кафелар да күренгәли. Сыер итенең килосы безнең акча белән 700 сум тора. Ашауга зур игътибар бирәләр, аны изге ритуал итеп, компания белән, гаиләләр, туган-тумачалар җыелып, зур табыннар ясап ашыйлар. Ризыкны күп төрле итеп һәм бик тиз әзерлиләр. Хот пот әзерли торган өстәлләре бар. Өстәл уртасына зур табак куела, ул ике-өч өлешле дә булырга мөмкин, табакның астында ут яна, суга ризыкны сала торалар, пешереп алып ашый торалар. Бу церемония бик озакка да сузылырга мөмкин. Шулай ук чәй эчү йоласы да берничә сәгатькә сузыла. Чәйнең үзен генә һәм бик тәмләп эчәләр. Кафеларда компания белән җыелып кейтиви (караоке) җырлап күңел ачалар. Кичен бөтен халык урамга чыга. Берәр җырны сайлыйлар да, барысы бергә җырлыйлар. Инфраструктура бик бай. Парклар матур. Кичләрен ял итү урыннарында, ачык һавада бөтен халык, җыелып, өйрәтүчегә карап бииләр. Сәламәтлеккә зур игътибар бирәләр. Өлкәннәр паркларда кытай, тибет гимнастикасы белән шөгыльләнә.
Кытайда яңа ел гыйнвар азагында, февраль башында яз фестивале итеп үткәрелә. Февральне яз ае саныйлар. Климат безнеке белән чагыштырганда җылырак, октябрь азагына кадәр җәйге һава саклана, кышны быел бик салкын булды, дип исәпләделәр. Температура минус 5-7 градуска җитте, хәтта кар яуды.
– Эльвира, син яшәгән провинциядә татарлар бармы?
– Синьцзян уйгур автономияле округында татар диаспорасы бар, анда татарлар күп яши. Татар телен онлайн укытуны сорыйлар. Канадада яшәүче Алимә апа Сәлахетдинова белән хезмәттәшлек иткән идем, ул төрле илләрдә яшәүче татар балаларына, татарча өйрәнергә теләүчеләргә онлайн курслар оештыра. Аның белән берлектә шундый курсларны Кытайда да оештырырга ниятлибез.
– Кытайларны бик эшчән халык дип беләбез, чыннан да шулаймы?
– Әйе, халык искиткеч тырыш, иртәдән-кичкә кадәр бер ялсыз эшли алалар. Хезмәткә түләү төрлечә. Балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр 2-3 мең юань (18-19 мең сум) хезмәт хакы ала. Зур шәһәрләрдә укытучыларның хезмәт хакы 54 мең сумнан башлана. Иң югары хезмәт хакы – программистларда, ул 250 мең сумга җитәргә мөмкин. Провинциядә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары кимрәк. Маршрут автобусларында йөрү 1 юань (9 сум), ләкин күп кеше ташлама белән аның яртысын гына түли. Такси бәясе дә кыйммәт түгел. Коммуналь хезмәтләр ярты елга безнең акча белән 9 мең сумга төшә. Шунысын да күзәттем: мондагы халык йокларга ярата. Төш вакытында йоклап алу – изге әйбер. Кайда уңайлы, шунда басып та, утырып та, сөялеп тә йоклыйлар. Йоклаган баланы уяту тыела.
– Гаилә хәлләре, кешеләр, сәясәт турында да сөйләшик әле.
– Егетләр сан буенча кызлардан күпкә артык. Шуңа күрә кәләшләр бик сайланып, ялындырып кына кияүгә чыга. Аерым фатиры булмаган егет өйләнә алмый. Дәүләт тарафыннан бердән артык бала табу тыелган, дәүләт структураларында эшләүчеләргә икенче бала алып кайткан өчен зур суммада штраф түләтәләр.
Бездәге ватсап кебегрәк мобиль коммуникацион системасын киң кулланалар. Аның аша түлиләр, заказ бирәләр, аралашалар. Илнең алга китүенең кире яклары да бар. Завод-фабрикалар күп булгач, һава бик тынчу, томанлы, халык гел маскадан йөрергә мәҗбүр. Ләкин, ничек кенә булса да, җирле халык илнең тоткан курсына, монда булган сәяси вакыйгаларга, илдәге вәзгыятькә бик уңай карый. Ил тиешле юнәлештә бара, хакимият, хокук саклау органнары безне яклый, безнең өчен эшли, дип саныйлар. Илләрен бик яраталар, барысы да – патриотлар.
– Эльвира, сагынасыңмы?
– Сагынам, әлбәттә! Җирле халык арасында бик күп дуслар тапсам да, алар белән дустанә мөнәсәбәттә аралашып яшәсәм дә, туган авылымны, әниемне, туганнарымны сагынам. Татар халкының чисталыгын сагынам. Максатыма ирешү белән үк Ватаныма кайтачакмын.
Әңгәмәдәш – Илүсә Исламова.
Фото – Эльвира Маркованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев