Кулыма китап алам...
Кызганыч, Мөслим китапханәсендә дини гыйлем алу өчен китаплар күп түгел. Шулай да Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Бәхет тәме” дигән китабын өч данәдә күрү күңелгә рәхәтлек бирде. Аның “101 вәгазь” китабын бер утыруда, йотлыгып укып чыктым.
Мөхтәрәм Җәлил хәзрәткә 60 яшь тулу уңаеннан иҗат ителгән әлеге китапта аның тормыш юлы, дусларының и с т ә л е к - х а т и р ә л ә р е хәзрәтнең җор теле аша тасвирлана. Әти-әниләрдә балаларны тәрбияләү, намаз укырга, кызларны яулык бөркәнергә өйрәтү буенча сораулар туса, Җәлил хәзрәтнең кызы Айсылу ханымның “Әтием” хатирәсен укырга киңәш итәм.
Кулыма каләм алуга күренекле якташыбыз, яраткан шагыйребез Мөҗәһит абый Әхмәтҗановның “Җәннәтле булыйк!” китабын укудан туган тәэсирләр сәбәп булды. Бу китап та район китапханәсендә бар. Мөҗәһит абый аны китапханәгә ике данәдә бүләк иткән. Китапны тәкъдим итү өлешенә: “Бу китап дин белән кызыксына гына башлаган өлкәннәргә һәм балаларга да тәгаенләнә,” – дип язылган. Аллаһка шөкер, андый кешеләр районыбызда аз түгел. Шуңа күрә мөмкинлекләре булган кешеләр әлеге китапны күпләп бастыру турында уйлансын иде.
Соңгы елларда әхлак тәрбиясе турында күп сөйләнелә. Әхлак – “холык” дигән гарәп сүзеннән килеп чыккан. Югары әхлаклы булу өчен холкыңны тәрбияләргә, күркәм сыйфатларны гадәткә кертергә кирәк. Әхлаклы булуның нигезе – иманлы булуда. Аллаһы Тәгаләне таныган, Аңа ихластан ышанган кеше генә югары әхлакка ия була ала. Кешенең җиргә китерелүенең төп максаты да Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу бит.
Д ө н ь я л ы к та бе з Аллаһының бик күп нигъмәтләреннән файдаланабыз: якты дөньяны күрәбез, авазларны ишетәбез, сулыйбыз, йөрибез, ашыйбыз һәм тагын бик күп башка нигъмәтләрдән файдаланабыз. Шушы нигъмәтләрне бирүчегә рәхмәт әйтәбезме соң?
Ра ббыбыз Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү ул – аңа гыйбадәт кылу, аны Раббыбыз (тәрбияче) дип тану, кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу. Иң элек Аллаһның нинди сыйфатларга ия булуын аңларга кирәк. Мөҗәһит абыйның “Җәннәтле булыйк!” китабы “Аллаһ исемнәре” бүлеге белән башлана. Аллаһның 99 исем-сыйфаты аңлатмалары белән бирелә. Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең 99 исемен санау үз эченә өч дәрәҗәне ала: Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен белү һәм аларны санап чыгу, Аллаһы Тәгалә исемнәренең м ә г ъ н ә л ә р е н һ ә м әһәмиятләрен белү, гыйбадәт иткәндә һәм дога кылганда Аллаһы Тәгаләгә шушы исемнәр белән мөрәҗәгать итү. Мәсәлән, Аллаһыдан авыруыбызга шифа сораганда – “Әш-Шәәфи” исеме, гөнаһларыбызны кичерүен сораганда – “Әл-Гафуур”, “Әл-Гәфүү”, тәүбә иткәндә “Әт-Тәүүәәбү ”исемнәре белән мөрәҗәгать итсәк, догабыз җавапсыз калмас. Балага уза алмаган парларга, “Әл-Хаалик”, “Әл-Бәәри”, “Әл-Мусаүүир” исемнәрен әйтеп, дога кылу киңәш ителә. Ләкин дога кабул булсын өчен Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанырга һәм ул кушканнарны үтәргә кирәк.
Аллаһы Тәгаләгә хас исемнәрнең мәгънәсен балага исем кушканда да белү мөһим. Аллаһы исеме кешегә хас булган сыйфатны чагылдырса, ул исемне балага кушарга мөмкин. Мәсәлән, Кәрим исеме “юмарт” мәгънәсендә килә. Кеше юмарт була ала, димәк, бу исемне кушарга була. Ә “Әл-Каюм” исеме “мәңгелек” мәгънәсен белдерә. Бу сыйфат Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Димәк, кешегә кушканда йә алдына, йә артына кушымча өстәргә кирәк: Габделкаюм, Каюметдин. “Әл-Халик” исеме “юктан бар кылучы” дигәнне аңлата. Кеше андый сыйфатка ия түгел. Шуңа балага бу исемне бирәсең килсә, Халикҗан дип атарга мөмкин. Сабыйга исем кушканда мулла сүзенә колак салу мөһим.
Китапның икенче бүлегендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (сгв) тормыш юлы кыскача бәян ителә. Динебезнең безгә килеп җитүендә аның роле искиткеч зур. Пәйгамбәрләрнең барысы да, Аллаһка гыйбадәт кылу һәм итәгать итү юлларын өйрәтү өчен, кешеләр арасыннан сайлап алынган. Башка пәйгамбәрләрдән аермалы буларак, Мөхәммәд (сгв) бөтен кешелек өчен җибәрелгән. Кыямәт көнендә ул зур шәфәгать иясе булачак. Шуңа күрә аның тормыш юлын өйрәнергә, балаларыбызга, оныкларыбызга да өйрәтергә кирәк. Мөхәммәд (сгв) әйтә: “Аллаһы Тәгалә һәм аның расүле бу дөньядагы бөтен әйбердән дә сөеклерәк булмый торып берегез дә иманның ләззәтенә ирешмәс,” ди. (Бохари хәдисе).
“Җәннәтле булыйк!” китабында вәгазьләр, дингә багышланган шигырьләр, хикмәтле гыйбарәләр, мөнәҗәтләр урын алган. Ислам мәдәнияте бүләк иткән тарихи истәлекләрдән шәмаил, тугра һәм шәҗәрәләр турында да яза Мөҗәһит абый. Сәнгать әсәрләренең бу төре, Аллаһының сүзләрен таратучы буларак, ислам диненең җәелүенә әһәмиятле өлеш кертә. Алар мөселманнарның дөньяга карашын, традицияләрен, әхлагын ача. Боларның барысы да кешенең холкын тәрбияләүдә зур роль уйный.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләрендә дә яшәүнең асылы, тел, милли үзаң, милләт, дин һәм әхлак проблемаларын күтәрә. Динсезлек чорында тәрбияләнгән буынга бу китап – бик яхшы тәрбияви кулланма. Гади, ярдәм итәргә әзер торучы Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар гаиләсенә Аллаһ Раббыбыз тән сихәте, күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхетен насыйп итсен.
Гөлсинә Сәхбетдинова.
Вәрәшбаш.
Фото - Изображение от rawpixel.com на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев