Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кеше китә – эзе кала

Мөслимдә узган илебез төбәкчеләре форумына әзерләнеп, үзем дә зур кызыксыну белән туган авылым – Иске Чакмакның үткәнен барларга тотынган идем. Чал тарих төпкелендә актарынганда, ирексездән, күңелдән авылның һәр йорт “түбәсенә кагылып”, үземчә авылдашларны барлап алдым. Дөресрәге, аларның 70- 90 елларга кадәрге яшәешен. Ни кызганыч, хәзер инде авылда яшәүчеләр дә бармак белән генә санарлык. Без, 60, 70, 80нче елларда туган буын, үсеп, илнең төрле төбәкләренә таралышып беттек. Авыл да ятимләнеп, нәүмизләнеп, боегып калды...

Кечкенә булса да, әле кайчан гына ул да шаулап-гөрләп тулы канлы тормыш белән яшәп ята иде. Гаҗәеп тырыш та, талантлы да авылдашларым белән ихластан горурланырлык. Күпләрендә бишәр- алтышар бала тәгәрәшеп үсте. Һәр гаилә турында аерым китап язмалы. Бүген сүзем шуларның берсе – югары очтагы Шәрифуллиннар йортының хуҗасы Ирек Хөснетдин улы хакында. Исән булса, быел бөтен балалары, оныклары төп нигезгә җыелып, аның сиксән яшен үткәргән булырлар иде...

...1941 елның җәе әле тернәкләнеп кенә килгән яшь гаилә башлыгы Хөснетдиннең дә кулына корал алдыра. Әтисе ил иминлеген саклар-
га киткәндә нарасый көмәндә генә була. Авыз тутырып “әти” дип әйтергә дә, аның ныклы иңнәре терәген тоярга да насыйп булмый Иреккә. Шул китүдән Хөснетдин Шәрифуллин яу кырында һәлак булып, исеме генә мәңгелектә уелып кала. Өч сабыен кочаклап, әниләре Мәрьям язмыш сынаулары белән ялгызы көрәшә...
Ике кыз арасында алар кебек йомшак күңелле, эшкә хирыс булып үскән Иреккә, гаиләдә бердәнбер ир-егет буларак, тормыш камытын да бик иртәли сөйрәргә туры килә. Балалык чорын сугыш урлаган буын җилкәсенә төшкәннәрне тасвирлап кына буламы соң!

– Әтиләре сугыш кырында ятып калган ир балалар бигрәк тә иртә “олыгайды”, – дип сөйли Ирек Шәрифуллинның сабакташы Ракыя ханым Җиһангирова. – Алар әниләренең төп ышанычы, ярдәмчесе иде.
Мәктәптә яхшы билгеләренә укып, Ирек Лаеш авыл хуҗалыгы уку йортында умартачы белгечлеге ала. Бу вакытта инде бертуганнары гаилә корып читкә таралышкан була. Авылдагы ялгыз әнисенең терәге булган Ирек, Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә солдат хезмәтен үтеп кайткач,  умарталыкта эшли башлый.
Фрунзе исемендәге колхозның ул чакта иң алдынгы умарталыгын авылның бик мөхтәрәм кешесе җитәкли. Дини йолаларны зур мәгънә салып, тирән илтифатлык белән башкарган, авылдашлары гыйлемле мулла итеп күргән Талыйбулла карт үзенең теорияле яшь ярдәмчесенә бал кортлары дөньясын гамәли киңлектә ача. Пәйгамбәр авызыннан төшкән бу бөҗәкләрне ул иң изге җан ияләре итеп карарга, аларны йөрәк җылысын биреп тәрбияләргә өйрәтә. Ике ел дәвамында шулай остазы мәктәбен үтеп, Ирек үзе дә шактый тәҗрибәле умартачыга әверелә һәм инде Талыйбулла карт аңа зур ышаныч белән умарталыкны тапшырып, лаеклы ялга туктый.
Замана үзгәрешләре белән колхоз да “Үзәк” совхозына әверелә. Йөз корт оясыннан 56шар центнер бал җитештергән Ирек Шәрифуллин районның иң оста, мактаулы умартачысы санала. Аңа районкүләм чараларда Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар, әледән-әле тәҗрибә уртаклашырга чакыралар. Ул җитәкләгән умарталыкта да район, республика семинарлары үткәрелә. Мәскәүдә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бирелгән алтын медаль хезмәтенә иң олы, кадерле бәя бүләге булып саклана.
Ирек Шәрифуллин совхозда үз эшенең остасы булган белгечләр әзерләүдә дә зур өлешен кертә. Аның кул астында эшләп, Нәсим, Рәйхан, Таһир һәм башкалар умартачылык өлкәсендә зур тәҗрибә туплыйлар.

– Җәй буена дүрт-биш күлмәк туздырсаң гына була ул бал, – ди торган булган ул шәкертләренә.
Корт оялары ишәеп, 300 башка җиткәч, башта кибеттә, аннан 18 ел ферма мөдире булып эшләгән Нәсимәсе дә иренә ярдәмгә умарта- лыкка күчә. Бал җитештерү үзе сезонлы гына булса да, умартачының эше кыш буена дәвам итә. Күчләрнең ояда яхшы сакланышын тәэмин итеп, карап-күзәтеп торырга, балавыз чыгарырга, яңа сезонга кирәк-яракларны барлап, әзерләп куярга... – вак-төяк мәшәкатьләрне дә санап кына бетермәле дә түгел. Умарта тоткан авылдашлары да киңәш- ярдәм сорап алар йортына эз суытмый. Кыш дәвамында терлекчелектә хезмәт куеп та хуҗалык күрсәткечләренә үз өлешләрен кертә алар.

– Ул чорларда үз ихатабызда да 70ләп баш умарта асрадык, – дип искә ала Нәсимә апа. – Өлгер генә. Балалар үстергән чак бит, бар да кирәк...
Шәрифуллиннарның ата- бабай нигезен яңартып салган йортында бер-бер артлы сабыйлар дөньяга аваз сала. Иң олылары – Әлфияне Ирек абыйсы бертуганы гаиләсендәге фаҗигадан соң үзләренә алып кайткан була.

“... Үз әнием вафат булып, абый өйләнгәч, аның тормыш иптәше миңа иң якын кеше булды. Беренче күрүдә үк “әнием” дип эндәштем. Гаиләдә бер-бер артлы туган биш бала минем өчен иң газиз эне-сеңелләр иде. Әниебез бөтен баласына да күңел җылысын тигез итеп бүлеп, һәрберебезне яратып үстерде...”. Әлфиянең биш ел элек, әниләренең 70 яшенә “Авыл утлары” газетасында биргән котлавын дулкынланмый укый да алмыйсың. Шәрифуллиннар гаиләсендә әнә шулай әти-әни назына күмелеп, шул ук вакытта туганлык хисләренең кадерен, җаваплылык, таләпчәнлек тә тоеп алты бала үсте. Ни кызганыч, бер улларын ачы язмыш бик иртәли бакыйлыкка алды.
Ирек абый үзе дә 63 яшьтә дөнья куйды. Әле онык-оныкчыкларга сөенеп, тормыштан тәм табып яшисе дә яшисе иде...
Әнә шулай Ирек Шәрифуллинның туган җире Иске Чакмакның урман аланнарында – үз эзе, якыннары күңелендә – җан җылысы, авылдашларына кылган игелекләре, үз куллары белән утырткан йөзләгән агач-куаклары, оста умартачы дигән мактаулы исеме калды...
Лиза Каһарманова, Иске Чакмак.

Фотода - Ирек һәм Нәсимә Шәрифуллиннар. Фото - авторның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев