“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре
Ахыры. Башы газетабызның
4-30 апрель һәм 7,16 май саннарында.
Нәсифулла Хәйруллин Хатип Госманның киңәшен тоткан. “Кара тышлы” дәфтәренә сугыш чорында чыккан бик күп җырлар, шигырьләр, фикерләр туплап калдырган. Бу дәфтәргә 60тан артык җыр, шигырь тупланган. Аның үзе язган шигырьләре дә шунда урын алган.
Без җиңәрбез!
Безнең гаскәр җиңеп бара
Орелларда, Белгородта!
Бу җиңүләр тантанасы
Яңгырады еракларга!
Байракларны җилфердәтә
Сахра җилләре.
Азат кала, киң тын ала
Совет җирләре.
Без җиңәрбез, дошман бетәр.
Шат көннәр килер.
Бөек Москва меңләп туптан
Зур салют бирер!
1943 елның октябре. “Ватан өчен” газетасы.
Кошкай
Нигә кундың окоп балчыгына?
Кай җирләрдән килдең, Сары түш?
Тап булганчы мина ярчыгына
Оч бу җирдән, китче, ары күч!
Синең дә бит очар сахраларың
Тынчый әле дары исеннән.
Очып килеп кунып сайрар талың
Немец кулы белән киселгән.
1944 ел.
1944нче елның 6 июне
Мин өч елга якын хезмәт иткән “Енисей” бронепоезды белән хушлашам. Бергә хезмәт иткән, авырлыгын да, кайгы-шатлыгын да бергә күтәрешкән хезмәттәшләремнән аерылам. Кышкы салкыннарда бронепоезд эчендә яшәгәндә, салкын тиеп, үпкәләрем шешкән. Мине Вышний Волочек госпиталенә бишекле мотоциклда китерделәр.
1944нче елның 16 июне
Вышний Волочек күлләр арасына урнашкан. Утрауларда монастырьлар төзелгән. Сугыш чорында аларны госпиталь итеп үзгәрткәннәр. Бүген миңа шушы госпитальдә операция ясадылар. Өстәлдә шаулап утырган самавыр кебек бер прибор белән үпкәләрдән 3 литрлы банкага сары су (гной) суыртып алдылар.
1944нче елның 26 июне
Температурам төшеп, терелүгә өмет уянды. Врачлар озак ятарсың әле, диләр.
1944нче елның 1 июле
Минем кебек авыр хәлдәгеләрне Горький шәһәрендәге госпитальгә озаттылар. Госпиталь тау өстендә. Моннан Идел уч төбендәге кебек якын күренә. Яралылар бик күп: килә тора, китә торалар. Фронт һаман-һаман солдат сорый.
1944нче елның 21 сентябре
Хәрби лагерь. Костерово, Гороловец. Горький белән Мәскәү юлы өстендә бу пунктлар. Монда гаскәрләр соң чиккәчә шыплап тутырылган. Роталарга бүлеп, сугышка озатканны көтеп яталар. Ашау-эчү бик шәптән түгел. Лагерь тормышы. Тынгылык юк. Халык сагышлана. Җыр-моң белән сагышын, сагынуын, эч пошуын баса.
1945нче елның 17 гыйнвары. Хезмәтемнең өченче этабы
1943 елгы җиңүләрдән соң, ягъни Орел һәм Белгород шәһәрләрен алганнан соң, Верховный Башкомандующий җиңүчеләр хөрмәтенә салют биреп бару тәртибен кертә. Союздаш яки башка дәүләтләрнең башкалалары азат ителгәннән соң – 324 орудиедән 24 залп, ә кечерәк шәһәрләр өчен – 224 орудиедән 20 залп, өлкә шәһәрләрен азат итүчеләргә 124 орудиедән 12 залптан салют бирергә дигән боерык булды.
Менә мин тагын Мәскәүдә. Мин – залп атып салют бирүчеләр сафында! 139 залпның 8нче батареясына билгеләндем. Безне батареяның 85 миллиметрлы 40 пушкасы һәм ракета корылмалары белән М.Горький исемендәге культура һәм ял паркына, агачлар арасына, Москва елгасы буена урнаштырдылар. Елга буенда казып эшләнгән землянкаларда яшәдек. Ике кешегә бер пушка беркетелгән. Һәр көнне диярлек, кайбер көннәрдә өчәр салют була.
1945нче елның 17 гыйнварыннан 9 майга кадәр күпме салют бирелгәнен куен дәфтәренә теркәп, язып барган Нәсифулла абый. Җиңү көнендә – 9 майда 356 салют бирелгән.
Соңгы бүлек
Мәскәүдә хезмәт иткән елларымны иң мактаулы еллар дип әйтә алам. Сугыш бетте, ләкин хезмәт бетмәде. Әле бездән алда хезмәткә килгәннәргә дә кайтырга, демобилизациягә рөхсәт юк. Ул турыда указ 22 июньдә генә чыкты. Кая әле безгә кайтулар!..
Мәскәү урамнарын ватык-җимереклекләрдән чистартып йөрибез. Танкларга каршы куелган ныгытмаларны алабыз, кирәк булса, төзәтү эшләрен дә башкарабыз. Кайткач, китаплар укыйбыз, истәлекләр сөйләшәбез, хатлар язабыз. Безгә дә язып торалар...
Иң мөһиме – сугыш бетте. Күп күрсәк тә, күп йөрсәк тә, без исән калдык. Бу бик олы бәхет иде! Мин үзем меңнәр, ә, бәлки, күп меңнәр арасында бер олы бәхетле кешедер!
Мин – артиллерист
1942-43 елларда “Енисей” бронепоездында артиллерист булып хезмәт иттем. Бу шигырьдә шул чактагы горурлык тойгыларым чагыла.
Мин – атучы сугыш барган җирдә.
Артиллерия – сугыш алласы!
Түзми утка, кырыла, җимерелә
Немецларның сугыш арбасы.
Атыйм, димен, җилләр җилфердәтеп
Ертып, өзеп төтен пәрдәсен.
Калсын үлеп, ятсын җирдә череп,
Эт сөйрәсен немец гәүдәсен!
Үзем көйлим, үзем җайлап корам.
Үзем атам, үзем шартлатам.
Үз көчемә кайчак карап торам,
Үз эшемә үзем шаккатам.
Мин бәхетле сугыш мәйданында,
Мин басучы сугыш чакмасын.
Яхшы беләм илем дошманнарын,
Күккә чөеп тубым шартласын.
Горурланып, әмма ачу белән
Тагын атам, тагын шартлатам.
Кызганмыйча дошман кабыргасын
Үзем аткан тупта шартлатам.
Теләгем зур: үч алучы булып
Гел җиңгәнче шулай атарга.
Туры килсен иде гомер булып
Берлин стенасын ватарга.
...га
Истә, дустым, синең озатканың,
ак яулыгың болгап калганың.
Еллар үткәч: “Нигә озакладың?
Кайт инде!” – дип, хатлар язганың.
Кайтыр юллар гаять озын иде,
ерак илләр, таулар аркылы.
Кайтам инде туган кырларыма.
Җиңү язы килде, балкыды.
22 июнь таңында
Ул көн кояш батты моңсу гына.
Чик буенда шомлы төн ятты.
Ә таңында барлык сугышчыны
Снарядлар шартлап уятты.
Ватан капкалары җимерелде
Июнь аеның матур таңында.
Пычрак немец таптый җиребезне
Кол итәргә теләп барын да.
Хыянәтче дошман басып керде
Канга батып, канга туймагач.
“Бетерергә Советлар Союзын!” – дип
Әмер бирде кансыз зур палач.
Хәзерлекле дошман басып кергәч,
Моңа, туган, ничек түзәрсең?
Ил чакыра, Ватан-ана куша:
“Тишегез, – ди, – дошман түбәсен!”
Ил өстендә олы набат чыңлый.
Кабатлыйлар аны урманнар.
Зур яу килә, дәһшәт, үлем чәчеп,
Кузгалыгыз, җаны булганнар!
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тегермәнлек.
Фото – нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев