“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре
Дәвамы. Башы газетабызның 4-30 апрель һәм 7 май саннарында.
1941 елның октябре
Госпитальдән чыгып, бераз вакыт үткәч, формалаштырылган полкка җибәрделәр. Фронтка кайчан җибәрерләр дип көтеп ятабыз. Политзанятиеләр планлы рәвештә үтә. Монда мобилизацияләнүчеләрне дә туплыйлар. Башлыча Чиләбе шәһәреннән һәм Чиләбе өлкәсеннән килүчеләр. Аларны полк-полк итеп көнбатышка озаталар.
1941 елның декабре
32 кеше бер строй булып полктан чыгып киттек. Эшелонга төялдек. Эшелон Көнчыгышка юл алды. Димәк, сугышка түгел! Ә кая алып баралар?
Без – Чиләбедә. Чиләбе тимер юлчылар клубы – фронтка озату пункты. Монда көн саен меңәрләгән кеше килә тора, фронтка озатыла тора. Чиләбе трактор заводы тәүлегенә бер эшелон танк чыгарып, тимер юлга китереп куя. Экипаж белән тулыландырганнан соң фронтка озатыла. Безне һаман көттерәләр.
Хезмәтемнең икенче этабы
1942нче елның 7 марты “Енисей” бронепоезды
1942 ел башыннан 7 мартка кадәр Красноярск шәһәрендә булдык. Шушы вакыт эчендә “Енисей” бронепоезды экипажы формалашты. Без хәзер – артиллеристлар.
Тимер юл вокзалы перронында митинг бара. Красноярск өлкә комитеты һәм райком вәкилләре чыгыш ясый. Халык сугышка китүчеләргә наказ бирә: “Дошманны тар-мар итегез, фашист “сволочь”ларының койрыгын, башын өзегез! Хаклык безнең якта! Җиңү безнең якта булыр!” Шундый сүзләр белән халык улларын фронтка озата.
1942нче елның 15 марты
Мәскәү янындагы Химки станциясенә килеп җиттек. Немец һаман Мәскәү күгенә үрмәли икән әле. Безгә башкала күген, аның иминлеген, бөтенлеген саклау бурычы куелды. “Енисей” бронепоезды Химки, Клин, Калинин тимер юлында йөреп тора. Бездән башка да унлап бронепоезд бар. Мәскәүне нык саклыйлар. Мәскәүдә гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Почмак саен кораллы хәрбиләр сакта тора. Мәскәү үзе дә көн-төн фронт өчен, Җиңү өчен эшли!
Немецның кикриге шиңгән! Элекке кебек кыланмый. Соңгы вакытта самолетлары берән-сәрән килеп чыккалый. Бомбаларын теләсә кая ташлап китеп баралар.
Көнбатыш фронтта
Җимерелеп беткән Бологое тимер юл станциясе. Бөтен кирәк-ярак, азык-төлек һәм ягулыкны (усак әрдәнәләре) шуннан алабыз. Бологое һәм аның тирәсендәге пунктларны контрольдә тотабыз. Шулай итеп, сазлыкка кертеп салынган тимер юл баткаклыгындагы әйләнә-тирәне саклыйбыз.
1942 елның июне
Немец самолетлары безнең бронепоездны бомбага тотты. Зенитчиклардан кала барыбызга да яшеренергә боерык булды. Безнең арада әле яңа гына сугыш эченә килгән иптәшләребез дә бар иде. Алар “бомбежка”га эләккән кешеләр түгел, югалып калалар. Минем яңа танышым – 1914 елгы Егоркин фамилияле мордва кешесе бронепоезд астына кереп качкан булган. Бомбага тоту 15-20 минутлар тирәсе барды. Егоркинның уң ботын кыйпылчык умырып алган. Егоркинның канын туктатып, бәйләгәч, Химки станциясендәге хәрби комендантка илтеп тапшыруны миңа йөкләделәр. Мин хәрби бурычны үтәп, кире бронепоезд урнашкан урынга кайттым.
Сугышның бик кызган чагы булса да, Бологое станциясе тәртипле төстә эшләп тора. Без аны дошман самолетларыннан, диверсантлардан саклыйбыз. Монда һава һөҗүменә каршы көрәш яхшы куелган, тәртип.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Фото – нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев