Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре

Дәвамы. Башы газетабызның

4, 11, 18, 25, 30 апрель саннарында.

 

1941нче елның 1 августы

Яралы сугышчылар төялгән машина Кардымово – Соловьево арасындагы үргә менеп туктады. Горизонтта иксез-чиксез манзара ачылды. Еракта – урман. Урманның бу ягында – үз җае белән агучы Днепр! Моннан Смоленскиның дөрләп янганы, ут-ялкын, төтен баганасы уч төбендәге кебек күренә. Иң аянычы – сугыша-сугыша безнекеләр чигенә. Шулай да мөмкинлекләр чыкканда файдаланып, бер-берсенә таяныч булып, ярдәм итеп, гаскәрләр көчләрне, коралны саклап калырга тырыша, уңайлырак позицияләргә күчә тора.

Яралылар төягән автоколонна кичүгә якынлаша. Дошман еракка ата торган пушкалардан кичүне кыерлый. Кичүне саклаучылар һәм ремонтлап торучылар ут астында эшлиләр. Зур дәрәҗәдәге хәрбиләр, бер-берсе белән кычкырыша-кычкырыша, автоколоннаны алга үткәрергә тырыша. Снаряд ярылып, су баганалары күтәрелгәндә, сугышчылар гәүдәләре белән пантоннарны терәп торалар. Барысы да теге якка чыгарга тырыша, чөнки анда чыгуга урман башлана, өмет бар. Без зур могҗиза белән 2 августка теге як ярга чыгып җитә алдык.

 

Днепрның сул ягында

Дорогобуж дигән шәһәр бар. Асфальт юлдан атлап, ике тәүлек дигәндә, яндырылган, җимерелгән шәһәрнең элек урта мәктәп булган бинасы янына килеп туктадык. Кунарга урын кирәк иде. Ләкин мәктәп бинасы тулысынча хәрабә хәлендә. Ерак та түгел урман күренә. Шунда барып, печән чүмәләләрендә төн үткәрдек. Бераздан юлга кузгалдык. Үкенечкәдер, быел бөтен җирдә ашлык уңган. Игеннәр зур уңыш вәгъдә итә. Уракка төшәр вакыт. Әмма халыкта уракка төшү кайгысы юк. Дошман Мәскәүгә ашыга.

 

Вязьма – Мәскәү арасы

215 чакрым

1941нче елның 5 августы

Тимер юл вокзалы. Монда ашыгыч рәвештә тылга озату өчен вагоннарга яралы солдатларны төйиләр. Орша кырларыннан бирле кулымнан төшермәгән винтовкамны, патроннары калмаган патронташны, противогазны тапшырдым.

Вязьманы 26 июнь көнне үк бомбага тотканнар. Мәскәү юлы өстендә булган шәһәр даими дошман һөҗүме астында калган. Мәскәү күгенә үтә алмаган очракта, фашист очучылары бомбаларын Вязьма өстенә бушатып киткәннәр. 31 июльдә коточкыч хәл ясаганнар. Ул көнне дә немец самолетлары Мәскәүгә үтә алмаганнар. Тимер юл узелын, шәһәрне шартлатканнар. Бик күп халык һәлак булган. Шулай да калган халык ике сәгать эчендә тимер юлны поездлар составы керерлек хәлгә җиткергән. Сугышучы гаскәрләргә корал, яңа көчләр кертергә, фронттагы яралыларны алып чыгарга мөмкинлек туган.

Яралылар төялгән эшелон Мәскәү өлкәсендәге Дорохово станциясенә килеп туктады. Эшелонны халык сырып алды. Мәскәү укучылары яралыларга чәчәкләр, бүләк-күчтәнәчләр тапшыралар.

Без сугышып йөргән 40 көн эчендә, көн-төн безнең өстән очкан бомбардировщикларның һөҗүме нәтиҗәсендә, Мәскәү көл-күмер булгандыр кебек тоелган иде. Ләкин Мәскәү исән, Мәс-кәү яши, “отпор” бирә!

 

1941нче елның 7 августы

Мәскәү

Яралы солдатларны Смоленск фронтыннан алып чыгучы кызыл тәреле санитар эшелон Мәскәүгә килеп туктады. Мондагы халык! Йөри алырдай яралылар вагоннардан төшә, аларны яшь кенә кызлар – Мәскәү мәктәпләренең югары класс укучылары чолгап ала. Кулларында – чәчәкләр. Үзләре әзерләгән бүләкләрен – кулъяулыклар, тәмәке янчыкларын вагонда ятучы солдатларга кертеп бирәләр. Мәскәү хәлләре белән таныштыралар. Бу балалар да окоп казырга йөриләр икән. Алар өстенә дә листовкалар ташлап китәләр икән. Андый листовкаларны безгә дә күрсәттеләр. Ниндиләрен генә ташламаганнар! Әмма халык бирешми. Мәскәү – илнең йөрәге! Аны сакларга кирәк!

Без бит күбебез – яшьләр! Сугыш башланганнан бирле ут, кан, шартлау, мәхшәр эчендә йөреп кырысланган, тутыккан, күңеле җәрәхәтләнгән егетләргә кызлар тавышын, елмаюын, кызлар көлүен ишетү бик рәхәт иде. Халыкның җиңүгә өмете, ышанычы булу да безгә көч, рух өстәде.

Без монда төш вакытына кадәр тордык. Шул арада санитарлар авыр яралыларны аерым вагоннарга урнаштырдылар. Үлгәннәрен җыеп, машиналарга салып, җирләргә алып киттеләр. Составның тылга китәчәге билгеле булды.

Санитар поезд Свердловск өлкәсенә килеп керде. Кунара станциясе. Иртән эшелонны бушаттылар. Урта мәктәп бинасын госпиталь итеп көйләгәннәр. Җәйге матур көннәрдә больницада аунап ятудан да читен хәл юк. Ә ятмый кая барасың?!

Хәрәкәтләнә алучы яралылар иртә-кич репродуктор каршына җыела. Мәскәү сөйли, халык тыңлый. Фронт хәлләре сөендерми. Мин госпитальдә төгәл 1,5 ай яттым.

Дәвамы киләсе санда.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.

Тегермәнлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев