Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Каенатам Габдулла ядкәре

Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Колчакның контрреволюцион армиясенә каршы сугышкан коммунист Габдулла Хәбибуллинның якты истәлегенә

(Дәвамы)

ИЛЕБЕЗ ӨЧЕН АВЫР ЕЛЛАР
Бөек Ватан сугышы башланды. Гражданар сугышында яраланып, икенче группа инвалид булып калган Габдулланы сугышка алмадылар, бронь бирделәр. Хәбибуллиннар гаиләсенә күтәрә алмаслык авыр кайгы килде: матур булып үсеп килгән ике кечкенә кызлары дифтериядән үлеп китте. Ил белән килгән кайгы өстенә балаларын югалту газабы җаннарын телгәләде... Шул чорда аны Минзәләгә күчерделәр. Шәһәргә илнең көнбатышыннан, Мәскәүдән, Ленинградтан бик күп кеше эвакуацияләнгән. Аларны урнаштырырга, ашатырга-эчертергә, эшкә урнаштырырга кирәк. Илдә чамасыз ачлык, хәерчелек хөкем сөрә. Шул афәтләр нәтиҗәсендә урлашу, талау, разбой кебек хокук бозулар күбәйгән. Прокурорның эше катлаулы, авыр, районда саклык, хәрби тәртип таләп ителә. Габдулла физик һәм рухи көчен биреп эшләде.
ҖИҢҮ 
Гаиләне Мөслимгә күчергәндә әле сугыш туктамаган иде. 1944 елда төпчек уллары туды. Ниһаять, илдә Җиңү таңы атты! Дүрт елга сузылган газаплы, җимергеч сугыш афәтен халкыбыз мәңге онытмас... 
Илленче еллар илебезне торгызу еллары булды. Тормыш авыр булса да, туя ипи ашамаса да, халык тынычлыкка куанып, киләчәк яхшы тормышка өметләнеп яшәде. 
... Минем үсмер чак иде. Хәбибуллиннар безнең Бакча урамында, бездән бераз гына чапырыш йортта яши. Кызлары Роза белән дуслашкан идек. Уллары Ильяс, Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, Казан медицина институтына укырга китте. Хәбибуллиннарны Саба районына күчерделәр. Язмышлар гаҗәп бит ул: институттан соң Ильясны балачагы, үсмер еллары үткән Мөслимгә хирург итеп җибәрделәр. Безгә язмышларны гомерлеккә бәйләү насыйп булды.
Мин килен булып төшкәндә каенатам, Ленинградта укып, белемен күтәреп кайткан, Теләчедә прокурор булып эшли иде. Пенсиягә чыккач, Казанга күчеп, Нагорный бистәсендә яши башладылар.
ЛЕГЕНДАР БАБАЙ      
Әтигә яңа урында яңа тормыш кору җиңел булмагандыр, үз хисабына йорт төзеп, казыгына кадәр үзе каккан! Ул яшь чагында ничек булган, олыгайгач та шулай җитез, хәрәкәтчән, җиңел гәүдәле, чырыш иде. Әти – бик ачык, хөр күңелле кеше. Миңлебану каенанам белән бик тату яшәгәннәр. Алты бала үстереп, барысына да югары белем биргәннәр, намуслы итеп тәрбияләгәннәр. Балаларының өчесе – табиб: Ильяс – хирург, кызлары Динә белән Роза – педиатрлар. Әминә апа партия мәктәбендә укып, партия комитетында эшләде, Фәридә апа – экономист, кечеләре Роберт, КАИда инженер белгечлеге алып, фәнни-тикшеренү институтында эшләде. Ильяс әтисе кебек үк көчле, энергияле, намуслы, гадел булды, үзе өчен түгел, халык өчен эшләде, яшәде.
Кызганыч, әтиләргә килен хезмәте күрсәтә алмадым – Казаннан еракта яшәдек. ТИУУга укырга барганда ай буе каенанам белән каенатам янында тордым. Анда инде мине кунак иттеләр! Казан күпсанлы балалары, оныклары, оныкчыклары – барыбыз өчен дә шатландыручы, дәртләндерүче, рухландыручы үзәк булды. Чөнки монда алтынга тиң әби-бабай яшәде!
Гомерен туган илебезгә багышлаган батыр коммунист, үзе кебек намуслы, тырыш балалар үстергән каенатам  Габдулла Хәбибулла улы 90 яшен тутырып, балаларына, оныкларына, оныкчыкларына, республикабыз халкына үзе яулаган, корган матур тормышны калдырып китте! Урыны җәннәттә булсын!
Роза Хәбибуллина.
Мөслим.

Фото авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев