Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җирләр, илләр гизеп...

“Идел – Җаек – Каспий буе тарихи-мәдәни зонасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Х Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумыннан алган тәэсирләр

Дәвамы. Башы – 15 ноябрь санында.

Сәфәребезнең өченче көне Алтын Урда чоры шәһәрчеге Үкәк (Укек) тарихы белән танышудан башланды. Саратов өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе җәмәгать оешмасы Башкарма директоры Мөхәммәд Мадъяров Идел елгасының уң як ярында, Саратов шәһәренең көньягындагы җимерелүгә дучар булган шәһәрчек турында горурланып та, ачынып та бик күп мәгълүмат ирештерде.

Галимнәр Үкәк шәһәренә ХIII гасырның 50 елларында нигез салынган дип саный. Ул Идел елгасы ярлары бер-берсенә якын урнашкан, елганы кичеп чыгу өчен җайлы булган урында рельефның калкулыклы булуын исәпкә алып төзелгән. Аның 205 гектар мәйдан биләве билгеле. Әлеге мәйданның зуррак булып, Иделдә төзелгән сусаклагыч астында калу мөмкинлеге дә әйтелә.

Үкәк сәяси-административ һәм сәүдә ягыннан зур әһәмияткә ия шәһәр була. ХIII гасырның 70нче елларыннан алып ХIV гасырның 60нчы елларына кадәр бу шәһәрдә Алтын Урда көмеш акчалары – дәрхәм сугыла. Шәһәр йортларын бизәкләү, җылыту, хәтта җылытылган идән булу, су белән тәэмин итү, канализация, мунча кебек уңайлыклардан шәһәр халкының файдалануы шул чорда ук бу шәһәрдә цивилизациянең бик югары булуын раслый. Гомумән, Алтын Урданың барлык шәһәрләрендә дә шундый көчле, бүгенге тормыш белән тәңгәл килерлек көнкүреш уңайлыклары була. Ни кызганыч, XIV гасырның соңгы елларында Тимерлан гаскәрләре тарафыннан шәһәр җимерелә.

Саратовтагы милләттәшләребезнең татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, янып-көеп яшәүләренә, халкыбызның бай тарихын өйрәнү, аны дөньяга таныту өчен тырышуларына, безне бик якын итеп кабул итүләренә рәхмәтле булып, без янәдән юлга кузгалдык. Әстерханга бару юлында Волгоградта тукталсак та, Х Евразия форумы кысаларында очрашулар, конференцияләр планлаштырылмаган. Төп максатыбыз Мамай курганында “Сугышчан дан” залына кереп, Сталинград сугышында һәлак булган ватандашларыбыз, шул исәптән милләттәшләребез исемнәре мәңгеләштерелгән дивар каршында баш ию иде. Дулкынланмый мөмкин түгел! Анда барган сугышны күз алдына китерүдән йөрәк телгәләнә!.. Күпме ватандашларыбызның гомере өзелгән! Сталинград өчен сугыш 200 көн дәвам итә, шуның 135 көне Мамай курганында бара, 1 миллионнан артык солдат һәлак була…

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Р.Султановның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев