Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Илләр, җирләр гизеп

ХII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумыннан алган тәэсирләр.

Ярославль – бай тарихлы, мәдәниятле меңьеллык шәһәр, эре сәнәгать үзәге, транспорт узелы. 2020 елда Ярославльгә мактаулы “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелгән. Бу исемгә лаек булуда милләттәшләребезнең дә өлеше зур. Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әхмәров та бар. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырлыгы өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Ярославль шина заводында автопокрышкалар җыючы булып эшли ул. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә һәм “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була, ике Ленин ордены, Почёт билгесе орденнары белән бүләкләнә. Ул яшәгән йорт диварында, аңа хөрмәт күрсәтеп, истәлек тактасы урнаштырылган. Тынычлык паркында Ярославльнең “Хезмәт батырлыгы шәһәре” булуын раслаучы стела, мемориал-комплекс төзелгән.

Ярославльлеләр ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы, әнисе яклап татар егете Әхмәтхан Солтан исемен дә кадерләп саклый. Аның истәлегенә, исемен мәңгеләштереп, шәһәрнең Идел аръягы районында 15 метр биеклектәге һәйкәл куелган.

Ярославльдә булган көннәрнең, андагы чараларның уңышлы үтүендә бирегә язмышына буйсынып килеп урнашкан татар кызы, Ярославль региональ җәмәгать оешмасы булган “Мирас” татар мәдәни-агарту җәмгыяте рәисе, төбәкче-тикшеренүче Фирдәүс Кузничихинаның тырышлыгын, зур җаваплылык белән төбәкчеләр белән эшләү комитеты рәисе, академик Альберт Борһанов белән конференция оештыруга алынуын бәяләми мөмкин түгел. Аны шәһәрдә күпләрнең тануы, хөрмәт итүе чит күзгә дә сизелеп тора.

Иваново шәһәрендә булган очрашулар да күңелне бик тәэсирләндерде. Иваново – борынгы шәһәр, аның тарихы XV гасырдан ук башлана. Ул элек-электән текстиль сәнәгате белән дан тоткан. Тарихи архитектура һәйкәлләренә бай. Анда татарлар сан ягыннан руслардан кала икенче урында тора. Шәһәрдә бүгенге көнгә кадәр бер мәчет эшли. Ул 2003 елда халык акчасына төзелгән. Анда 650 кеше берьюлы гыйбадәт кыла ала. Янында шулай ук халык акчасына дүрт катлы бина төзелеп ята. Бу төзелешкә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә ярдәм кулын суза. Ул милли-мәдәни үзәк булып хезмәт итәчәк. Анда татар музее, китапхәнә, уку залы, ашханә, төрле түгәрәкләр өчен бүлмәләр каралган. Бу эшләрнең башында Иваново шәһәрендәге татар мәдәни автономия рәисе, белеме һәм шөгыле белән төзүче-инженер Госман Ляпин тора. Үз милләте өчен янып-көеп яшәүче бу кешегә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. 

Чыгышы белән Пенза өлкәсеннән булган, Казанда югары белем алып, Иваново җәмигъ мәчете имам-хатибы, татар мәдәни автономия рәисе урынбасары Халит хәзрәт Якуповның безнең алда ясаган чыгышыннан өзек китерәм: “Кадерле милләттәшләрем, кан кардәшләрем! Белсәгез иде сезнең килүегезгә безнең ничек сөенгәнебезне! Сезнең белән татарча сөйләшүдән, ишеткән татар сөйләменнән туган күңел халәтебезне аңлатырга сүзләр җитмәс! Суларга һава җитмәгән кебек, безгә татар сүзе җитми! Без сезне газиз әти-әниләребезне көткән кебек көттек!” Чыннан да шулай, нык әзерләнгәннәр: табынга ниләр генә куелмаган! Нәкъ бездәгечә, чын татарча кыстый-кыстый ризыклар тәкъдим итәләр, татар апалары аш-су ташып йөгереп йөри. Җитмәсә, истәлеккә дип һәрберебезгә бүләкләр дә әзерләгәннәр. 

Халит хәзрәт Якуповның чыгышыннан өзекне юкка гына китермәдем. Без Татарстанда яшибез! Телебезне, милләтебезне саклау өчен нәрсә эшлибез? Милли традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен, туган җирне, туган нигезне саклау өчен нинди тырышлык куябыз? Республикабызда, районыбызда тудырылган мөмкинлекләрнең кадерен белеп, рухи байлыгыбызны арттыру өчен нинди гамәлләр кылабыз? Уйлап карыйк әле. Авылларда гына түгел, район үзәгендә дә ялгыз әти-әниле дала кадәр йортлар саны арта бару бу сорауларга җавап бирә түгелме? Эш юк дип сәбәп табу дөреслеккә туры килми. Бөтен тармакларга да белгечләр, эшчеләр кирәк!

Касыйм шәһәрендә дә тәэсирләр күп булды. Борынгы Касыйм ханлыгы башкаласы татарның бик күп тарихи эзләрен саклый. XV гасыр уртасында төзелгән мәчетнең бүгенге көнгә кадәр саклануы – үзе бер могҗиза! Аның 37 метр биеклектәге манарасыннан Обь елгасы ярында урнашкан Касыйм шәһәре, яр буе табигате таң калдыра. Мәчет янәшәсендәге мәйданда Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикәгә куелган һәйкәл татарның ачы язмышлы тарихын сөйли кебек. Касыйм шәһәрендә ел саен төрле дәрәҗәдәге конфенренцияләр үткәрелә, татарның тарихы барлана. Күп тарихи урыннарга, архитектура һәйкәлләренә, уңайлы транспорт юлына ия Касыйм шәһәре елдан-ел туристларны күбрәк җәлеп итә.

Түбән Новгород – элек Горький исемен йөрткән шәһәр. Безнең районда да Горькийга нисбәтле хатирәләрне саклаучылар байтак. Бу якларга күпме япь-яшь кызлар, хатын-кызлар торф чыгарырга мәҗбүри җибәрелгән. Түбән Новгород безгә тагын “Волга” җиңел машиналары белән дә яхшы таныш. Татар халкының күңелен яулаган талант ияләре Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин да шушы яктан. Хәзерге чор татар эстрасы җырчылары Марат Яруллин, Ринат Яруллин да шунда туып-үскән. Түбән Новгород өлкәсендә бүген 34 татар авылы бар һәм алар барысы да ныклы. Зур Рбишчә, Кече Рбишчә, Медян, Пошат авылларындагы тарихи-истәлекле урыннарга экскурсияләр вакытында без моңа үз күзләребез белән күреп инандык.

Бу өлкә татарлыгы белән таң калдырды. Өлкәнең Кызыл Октябрь муниципаль округы Зур Рбишчә авылында безне олы хөрмәт күрсәтеп каршы алдылар. Милли киемле кызларның, гармун тартучы егетләрнең, җырлар аша сәламләп, ат казылыгы белән икмәк телемнәре тезелгән зур тәлинкәләр белән каршы алулары күңелгә хуш килде, эчкерсез аралашуга алып кереп китте. Авылга илтүче юлда, билгеле бер ара калдырып, Аллаһ сүзләре язылган баганаларга беркетелгән такталар тору, һәр авыл башында айлы манаралар каршы алуын күреп, бу якларда иманлы кешеләр яшәвен аңладык.

Көндезге ашка эшмәкәр Харис Хәкимов йортына алып кайттылар. Табын сый-нигъмәттән сыгылып тора. Аш өстәле артына утыргач, бүтәннәр ничектер, мин кызык хәлдә калдым. Төшке ашы да, чәе дә шушыдыр дип уйлап, кыстауларын кабул итеп, рәхәтләнеп, тәмләп чәй эчтем. Шуннан соң табак белән аш, аннан пылау чыгармасыннармы?! Бу якларда кунак сыйлау тәртибе шулай икән!

Конференция Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов туган районның үзәге Уразовкада үтте. Безне муниципаль округның хакимият башлыгы Рафаэль Ильясов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәүф Ваһапов (ул Рәшит Ваһаповның туганы икән), башка җаваплы затлар, татар вокаль ансамбле каршы алды. Бергәләп Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәм Х. Бигичев, Р. Ваһапов һәйкәлләренә чәчәкләр салдык. Шунысы гаҗәп: бу җирлектә безгә гел татар телендә сөйләшүчеләр генә очрады. Урта мәктәп укучылары да саф татар телендә чыгыш ясады. Хакимият башлыгы Рафаэль Ильясов: “Без кулдан килгән кадәр татарлыгыбызны сакларга тырышабыз. Бу өлкәдә гаиләнең роле бик зур. Бу традиция бездә электән үк килә”, – дип белдерде. Зур Рбишчәдә туып-үскән төбәкче эшмәкәр Харис Хәкимов сүзләреннән дә мондагы татар җәмәгатьчелегенең милләткә битараф булмавын аңларга була. “Без авылдашларыбызны укырга Казанга җибәрергә тырышабыз. Авыл хуҗалыгы белгечлеген алу өчен Мөслимнең (сүз безнең район турында бара) политехник техникумына укырга җибәрү өстендә эшлибез. Техникумда, “Агромастер” җитештерү компаниясендә булып, шартларны өйрәнеп кайттык”, – дип хәбәр салды ул. Әйе, хак сөйли. Нәкъ шушы максат белән килделәр алар Мөслимгә. Ара якын түгел, ниятләре барып чыгармы-юкмы, вакыт күрсәтер. Әмма яшьләргә нәтиҗәле милли һәм хезмәт тәрбиясе бирү өчен вариантлар юллау факт булып кала. Харис әфәнденең Мөслим турында сүз алып баруы кемнәндер ишетеп түгел, ә районыбызны үзе күреп китүдән булгандыр. Ул татар төбәкчеләренең, эшмәкәрләренең Мөслимдә үткән Бөтенроссия конференциясендә һәм Бөтенроссия авыл Сабан туенда булып киткән иде.

Түбән Новгород өлкәсендә конференция кысаларындагы чаралар төгәлләнгәч, шушы җирлекнең төбәкчеләре, безне үз йортларында ике көн кундырып, кунак итеп, экскурсияләр вакытында үз төбәкләре турында горурланып сөйләгән, тарихи бай мәгълүмат җиткергән Әлфия Мөхәмәтҗановага, Харис Исмаиловка, Харис Хәкимовка, Сәрия Аймалетдиновага рәхмәтләребезне җиткереп, Татарстаныбызга юл алдык.

Соңгы тукталышыбыз Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында булды. Бу авылда бик гаҗәеп кеше яши. Ул – шәхси музей төзеткән, авылы турында китап чыгарган хезмәт ветераны Вячеслав Данилов. Бу эшләрнең барысына да диярлек үз акчасын сарыф итүче, музей киләчәктә дә халыкка хезмәт итсен дип янып яшәүче 88 яшьлек фанат ул. Республикадагы бердәнбер керәшен халык музее базасында “Авыл җирлегендә туган якны өйрәнү һәм музей эшчәнлеге. Эш тәҗрибәсе, проблемалар, үсеш перспективасы” темасында түгәрәк өстәл үткәрелде. Чит төбәкләрдә сабантуйлар үткәрүгә Татарстан Республикасының ярдәм итүе, төбәкчеләрнең, читтә яшәүче татарлар белән аралашып, конференцияләр, очрашулар һәм башка чаралар үткәрүе, кайбер кешеләр бәяләгәнчә, акча туздыру түгел, ә милләттәшләребезне берләштерүгә, халкыбыз тарихын өйрәнүгә, Татарстанның рухи ватаны булуына хезмәт итә. Быел август аенда Казанда үткән “Милләт җыены”нда катнашучыларның чыгышларында “Татарстан – безнең рухи ватаныбыз” дигән фикернең күп тапкырлар яңгыравы шуны раслый.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның төбәкчеләр белән эш-

ләү комитеты бу мәсьәләдә әһәмиятле роль уйный. Шактый еллар чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән узган чараларда катнашып, алар белән аралашудан алган тәэсирләрем белән уртаклашу халкыма хезмәт итүнең бер юнәлеше булсын иде. 

Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Фото – Рушат Солтановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев