Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ил язмышы – ир язмышы

Бөек Җиңү көне бабамның иң яраткан бәйрәме булды. Аны искә алуым әбекәем белән бабам рухына дога булып ирешсен иде

Бабам истәлеге булган пиджак әле һаман да кием шкафында эленеп тора. Ул әле һаман бабам җылысын саклыйдыр кебек. Аңа пөхтә итеп орден-медальләр һәм значоклар тагылган. Һәрберсенең үз тарихы. Бабамның күргәннәре, мәрхүм әбекәй әйтмешли, үзе “бер китап язарлык”.

Мирзасалих Мостафин 1901нче елның 27 июлендә Мәлләтамак авылында дөньяга килә. Хәдичә әби белән Фәррах бабайның 18 балалары туа, тугызы кечкенә чакта ук вафат була. Калганнарының да бары өчесенә генә балалар үстереп, оныклар сөеп яшәү насыйп була.

Әтисе үлгәндә, бабама 9 яшь була, шуңа аңа үсмер чактан ук җигелеп эшләргә туры килә. Басудан кайтырлык хәле калмагач, ул шунда гына кунып кала торган була. “Аякка ат дилбегәсен урап ята идем. Төнлә бүреләр килсә, ат пошкыра һәм мин уянам,” – дип сөйли иде ул.

Бабам 1919 елны армиягә алына. Туган иленә ул 1926 елда гына әйләнеп кайта. Гражданнар сугышында катнаша. Бу сугышта аның ике ир туганы һәлак була. Вәҗетдин исемлесенең аклар тарафыннан кылыч белән туракланып үтерелгәнен кайтып сөйләгәч, Хәдичә әбекәй: “Ярый әле үзе шәһит киткән, ә шулай кеше җанын кыеп йөрсә, ниләр эшләр идең?” – дип юана.

1926 елда бабай Мөслим кызы Бибизәйнәп белән гаилә кора. Улы, кызы туа. Эшләгән кеше ачка интекми. Тик XX гасыр кешеләренә бик зур үзгәрешләр кичерергә туры килә шул...

Колхозлашу еллары. Бабам беренче көннән үк коллектив хуҗалык члены була. Тик нахак гаеп ягып, аны репрессиялиләр: тормышы тарала, үзен төрмәгә җибәрәләр. Ими баласы булган Расих абыйның баш астындагы мендәренә хәтле алып чыгып китәләр. “Шап итеп башының сәкегә төшкәне гел күз алдымда тора,” – дип искә ала ул вакытны Рәзинә апа. Ул да сабый гына була әле, югыйсә. “Әнкәй белән әбекәйне төн уртасында да сорау алырга чакыралар иде. Кайда калдырсыннар инде, безне дә уятып алып баралар. Сорау алучы ачуланып кычкырганда, без мич артында калтырап тора идек,” – дип сөйли ул. Бары 2002 елда гына, бик күп тапкыр төрле органнарга мөрәҗәгать иткәннән соң, балаларына бабайның аклануы турында хат килә.

Төрмәдән кайткач, колхоз бабайга үз ихатасында яшәргә рөхсәт итә, бер бозау бирә. Бабай землянка казып, гаиләсенә куыш ясый, түбәсен камыш белән яба. Кызлары Суфия (минем әнкәй) туа. Тик тыныч кына яшәргә язмаган шул, сугыш башлана. 1941нче елның 25 августында Мирзасалих бабай үзе тәрбияләгән айгырлар белән Ватанны якларга – Бөек Ватан сугышына китә.

Мирзасалих Мостафин 54нче Кутузов һәм Александр Невский орденлы, дүрт Кызыл байраклы беренче кавалерия полкының 14нче дивизиясе составында Мәскәү яны сугышларына эләгә. Беренче тапкыр дошман белән күзгә-күз алар шунда очраша. Туган илебезне, Украина, Белоруссия, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Бөек Җиңү көнен ул Берлинны узып китеп каршылый.

Бабам дүрт тапкыр яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң тагын сугышка китә. “Фашист тимерләре” күп иде аның тәнендә. Снаряд кыйпылчыкларын кечкенә чакта без тотып-тотып карый идек.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Фото – Фәһимә Гыйльманованың гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев