Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Икмәк исе

Хезмәт юлымны район газетасында эшләп үткәрсәм дә, авыл хуҗалыгы, иген басулары минем өчен бик тә якын булды.

Елның шушы фасылы җитүгә, алтынсу төскә күмелгән иген кырлары, тук башаклар шавы җанны иркәли. Икмәк үстерүчедән дә олырак, хөрмәтлерәк хезмәт кешесе юк кебек миңа. Ашлык суктыручы комбайннар күтәргән тузан болыты артында балачакның илаһи мизгелләре шәйләнә төсле.

...Әткәебез колхозда хуҗалык мөдире – завхоз булып эшләде, кладовщик һәм тегермәнче дә булды. Ындыр табагында төп кеше, кыскасы. Урак вакытында өйгә кайтып кермәде. Шуңа күрә бәләкәйдән үк әткәйгә “әбәд” илтү миңа йөкләнгән иде.

Әнә ындыр табагы өстенә тузан болыты эленгән. Тирә-юньдә – икмәк исе, куырган бодай исе. Ашлык чистарту машиналарының тигез ритм белән гүләве әллә каян ук ишетелеп тора. Ашлык складлары янына якынлашуга ул тавыш тагын да көчәя. Күпме кычкырсаң да, әткәйне тиз генә таба торган түгел. Ул күбрәк ЗАВ машинасы янында мәш килә. Ник килгәнемне дә онытып, машиналарның, биеклектә урнашкан (бәләкәйрәк чакта ул биеклек миңа тау кебек тоела иде) подъемникка менеп, басудан алып кайткан икмәкне конус формасындагы тирән бункерга бушатуын күзәтәм. Гел хәрәкәтләнеп торучы иләкләр аша үткән ашлыкның чүп-чары, мәкинәсе аерым бүлмә кебек урынга өрдереп чыгарыла. Анысын скотниклар малларга төяп алып китә тора. Сыйфатлы икмәк складларга урнаштырыла. Чәчүлек орлык өчен аерым салына ашлык. Авыл апалары складның такта яки бүрәнә белән бүленгән бүлемтекләренә сала икмәкне. Чыпчык урамыннан Рәйсә җиңгәчәй, Җәмилә апа, Нәсыйха апалар тирәсендә буталып алам. Алардан күрмәкче, гәрәбәдәй бөртекләрне учыма алып, тузанын өрәм дә чәйнәргә тотынам. Озак та үтми бөртекләр сагызга әйләнә. Бодайның тышчасын тел белән аралап йотасың, ә үзәк өлеше ап-ак төскә керә. Соңыннан гына белдем: бу бодай бөртекләренең җилемсәгә бай булуын күрсәткән икән. Ә ипи пешерү үзлегенә ия югары җилемсәле бодайга хак та, сорау да зур булуын ул чакта белми идем әле.

Ындыр табагында бала-чага миннән башка да җитәрлек була иде. Техника куркынычсызлыгы ягын уйласаң, аяк басарга да тиеш булмаганбыз да бит. Әле ул гынамы? Кич җитүгә, ашлык ташучы Хәмит абый Шайгаяновның, Мәхмүт абый Асылгәрәевнең ГАЗ-53 машиналарына утырып, басуга хәтле китәбез. Ике метрдан артык биеклектәге машина арбасына ничек менгәнбездер?! Буш кузовта бару ул кадәр үк куркыныч түгел, анысы. Басуга барып җитеп, икмәк сугучы комбайннар янына якынлашуга, шофер абыйлар бер генә сызгыра – сикереп төшәбез дә, шәрә тәпиләребезне бодай камылына сыдырта-сыдырта, машина тирәсеннән як-якка сибеләбез. Комбайн бункерыннан кузовка шыбырдап икмәк ага башлый. Кузов төбе күмелүгә аның тавышы тоныкланып китә. Илаһи мизгелләр! Ачлык афәтен күрмәсәк тә, әбекәйләр сөйләве буенча икмәк кадере турында аңлый идек шул без. Әбекәйнең күз яшьләренә тыгыла-тыгыла сөйләгәне күз алдына килә:

– Хатыннар урактан кайтканда Н. күпер астында качып утыра торган иде. Балаларга куырып бирергә дип, чәч толымы астына яшергән бер уч бодайны да талап алып кала иде. Аптырап ыштан бөрмәсенә яшерәбез. Ир-ат башы белән анысын эзләргә дә чирканмады...

Нәни күңелем белән уйлап куям: шулкадәр икмәк үстереп тә, ничек бер уч бөртек тә эләкмәгән соң ул вакытта? Шул тамак өчен тырышкан бит инде халык. Бәләкәйләр дә колхозга эшкә чыккан. Туя ашамаган килеш каян көч алды икән алар?

...Хәмит абыйның “Төялегез!” дигән командасы ишетелүгә ашлык тулы машина арбасына үрмәлибез. Килгәндәге кебек аягүрә басып кайта алмыйсың инде. Кемдер икмәк өстенә сузылып ята, кемнәрдер кузовның кабина яклап биегәйтелгән бортына ябыша. Ындыр табагының төньяк өлешенә урнашкан үлчәүгә барып керүгә Шакир абзый бер генә үрелеп карый кузовка. Аның “хайт!” дигәнен дә көтмәстән, тараканнар кебек шыбырдашып коелабыз. Аннары эш кырган кешеләрдәй өйләргә таралышабыз. Бала-чаганы эзли чыгучы да, “Бу гомер кайда йөрдең?” – дип битәрләүче дә, тузанга батып йөргән өчен ачуланучы да булмады. Безне Аллаһы Тәгалә Үзе саклаган. Бүген балаларны бакчага да, мәктәпкә дә әти-әни машинада илтеп куя. Мәктәп автобусларында балаларга күз-колак булыр өчен укытучылар чиратлап утырып йөри. Без – бала-чаганы утыртып йөргән ул Хәмит абыйлар, Мәхмүт абыйлар куш йөрәкле булгандыр, күрәсең!

Җәйләр көзгә авышып, иген басулары алтынсу төскә керүгә балачакның шул бәхетле мизгелләре күз алдына килеп баса. Муллык билгесе – икмәк тулы ындыр табагы. Елмаюлы йөзләрен ашлык тузаны сарган авылым апалары икмәк көри. Ашлык чистарту машиналары арасыннан каршыма майга, тузанга баткан әткәй атлый. Килә-килешкә башындагы кепкасын сала да, бөдрә чәчләре арасына “оялаган” ашлык кибәген каккалап, чирәмгә утыра. Мин китергән әбәдне ашык-пошык капкалап, гөлдер-гөлдер эшләгән машиналары янына ашыга, икмәк тузаны эченә кереп югала...

Беренче хезмәт хакымны да ындыр табагында эшләп алдым. Әткәй булды миңа эш бирүче. Икмәк складының бер башына утыртты да алдыма тартма-тартма пыяла шешә чыгарып куйды.

– Коедан су алып килеп, менә шушы шешәләрне юарсың. Ялтырап торырлык булсын!

Ялтырату ысулын да өйрәтте әткәй. Шешәнең тышын юкә мунчала белән юам. Ә эченә берәр уч арыш тутырам да су салам. Баш бармагым белән шешә авызын томалап, тотынам болгатырга. Нинди шешә дип аптырагансыздыр. Район үзәгендәге орлыкчылык инспекциясенә киләсе елда чәчеләчәк культураларны анализга шул шешәләргә салып илтәләр икән. Аларның эчендә күгәргән борчактыр, бодайдыр калганнары бик күп була иде. Байтак чиләндем мин аларны чистартып. Агроном Хәсән абый Вәлиев, килеп, мине үсендереп тә китте әле. Ничә көн юганмындыр, “мотивация” булгач, алай зарланмадым, тырыштым үземчә. Хезмәт хакын гына бераз көтәсе булды. “Нәрәд япканнан соң, кызым”, – дип юатты әткәй. Ай ахырын ничек көтеп алганмындыр, хәтерләмим. Әткәйнең: “Беренче хезмәт хакың”, – дип, кулыма акча алып кайтып тоттырганы бүгенгедәй истә. Ул акчаны әнигә бирдем. Аңа нәрсә алганыбыз да истә калмаган. Мәктәп кирәк-ярагына тотылгандыр, мөгаен. Икенче җәйдә дә эш бирде әткәй. Анысында чәчүлек орлык салган бәләкәй капчыклар юдым. Агарсыннар дип, “Мальва” пастасы белән ышкый торгач, кулларым суелып беткән иде.

...Без үскәндә басу юлын таптаган ГАЗ-53ләр күптән инде чорлар борылышында юкка чыкты. Ашлыкны прицеплы арбалар таккан КамАЗлар ташый бүген. “Басу таптый” дип, КамАЗ машиналарын кертмәүчеләр дә бар. Эре агрофирмаларда комбайн астыннан ашлыкны 35әр тонна сыйдырышлы (Хәмит абыйлар 9 тапкыр ураган булыр иде басу белән амбар арасын!) “Флигель” бункерлары белән ташыйлар. Үлчәве дә үзендә. Ындыр табакларына кертеп тә тормыйча, икмәк туры элеваторларга озатыла.

Без үскәндәге ындыр табагының да күптән инде урыны да калмады. Анда бер корылма да, амбар да юк хәзер. Ындыр табагын авылның көньяк-көнчыгыш өлешенә күчерүләренә дә шактый вакыт үтте. Анда – замана техникасы, ашлык складлары да галәмәт зур. Урак вакытларында икмәк чистартучы хатын-кызлар да юк, диләр. Бала-чага турында әйтәсе дә юк. Чөнки алар авылда бармак белән генә санарлык. Замана балаларының шөгыле дә башка хәзер. Шәһәр балалары кебек ипинең кайда ничек үскәнен белмәсәләр дә, гаҗәп түгел.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев