Яңа Карамалыга –100 яшь
Быел туган авылым Яңа Карамалы төзелүгә 100 ел тулды
Чыганакларга күз салсак, 1925 елда, Карамалы авылында зур янгын булып, 50 хуҗалык бернәрсәсез кала. Халыкның торыр җире, асрар малы калмый. Зур бәлагә тарыган авыл халкына ярдәм итәргә атлыгып торучы да булмый. Бәлагә тарыган кешеләр, яңа урынга күчү өчен, Минзәлә һәм кантон үзәгенә барып, рөхсәт алалар. Инешләргә, чишмәләргә бай булган яңа урынны халык бик ярата, тиз арада урманны чистартып, агачларны төпләп, йортлар тергезәләр. Көньяктан төньякка сузылган бер урамлы авыл барлыкка килә.
Ул еллардан соң бер гасыр вакыт узган. Күпме буын алышынган! Ләкин урман куенына сыенган төзек, барыбызны да үзенә тартып торучы Яңа Карамалы авылы матурлыгын югалтмый. Табигатьтән генә түгел, һәрбер өйдән матурлык бөркелә, чөнки авылыбыз кешеләре шундый уңган, кунакчыл, шат күңелле, ярдәмчел! Авылымның читтә яшәүче ул-кызлары да, тормышта үз урыннарын табып, югары дәрәҗәләргә ирешеп, матур итеп гомер итәләр.
Авыл халкы шау-гөр килә,
Әзерләнә бәйрәм итәргә.
Ә без читтән генә күзәтәбез,
Тимер атлар җигеп, кайтып җитәргә.
Әй тырыш бит безнең авыл халкы,
Көтеп тормый кемдер килгәнен.
Җыелышып, авыл егетләре
Җәеп куйды сәхнә идәнен.
Ким-хур булмыйк кеше арасында,
Балкып торсын диеп барсы да,
Авыл кешеләре саранлашмый
Газиз авылкае хакына.
Ишегаллар балкып киткән быел,
Чәчәк саны арткан тагын да.
Кунак килсә, матур булсын диеп,
Әзерләнә әни һаман да.
Әти-әни көтәр балаларын,
Дус-туганнар килгәнне.
Иң мөһиме
– Кан басымы гына уйнамасын,
Сиздермәсен буын дигәне.
И авылым! Һәр агачың якын!
Магнит кебек үзеңә тартасың.
100 яшь тутырсаң да,
Картаймыйсың,
Безнең өчен һәрчак яңа син!
Эльвира Сабирова-Якупова. Актаныш районы.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев