Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа ел бәйрәме тарихы. Туксанынчы еллар

– Мәктәптә укыганда Чыршы бәйрәменә әти-әни яңа күлмәк ала иде. Күлмәкне “дождик”лар белән бизибез. Шулай матур, янәсе. Әкият герое булып киенгән ча­клар да аз булмады. Кибеттә ма­ска-костюмнар юк, киемне үзебез тегәбез. Бәйрәмдә костюмнар өчен аерым бүләк бирәләр.

Хасилә Фатыйхова,

41 яшь. Мөслим:

– Мәктәптә укыганда Чыршы бәйрәменә әти-әни яңа күлмәк ала иде. Күлмәкне “дождик”лар белән бизибез. Шулай матур, янәсе. Әкият герое булып киенгән ча­клар да аз булмады. Кибеттә ма­ска-костюмнар юк, киемне үзебез тегәбез. Бәйрәмдә костюмнар өчен аерым бүләк бирәләр. Бүләк дигәне әллә нәрсә түгел: китап- дәфтәр я тәм-том. Бүләге мөһим түгел, костюмыңны бәяләүләре кыйммәт. Яңа ел күчтәнәчен көтеп ала идек. Целлофан па­кетта карамель конфет, берничә прәннек һәм печенье булыр иде. Конфет-прәннеге нигәдер каты була иде. Бүген аңлыйм: 90 еллар бит, юклык чорында яшәгәнбез. Колхоздан бирелүче бүләк затлырак булып истә кал­ган. Без бәләкәй чакта авылдагы бөтен балага хуҗалыктан (бәлки, җирле үзидарәдән) бүләк бирелә иде. Затлырак дим, чөнки колхоз күчтәнәчендә тәм-том күбрәк була. Конфетлар затлырак, берәр зефир, алма, мандарин да сала­лар. Алма белән мандаринның бо­зыла башлавы гына кәефне кыра. 1-2 әстерхан чикләвеге дә эләксә, синнән бай кеше юк!

Балаларыбыз иркен тормыш­та үсә. Кибетләрдә тәм-томның ниндие генә юк! Бүгенге заман баласын, ай-һай, гаҗәпләндереп була микән?! Алар бит бәйрәмгә бүләкне дә үзләре сайлый, төгәлрәге, заказ бирә. Кыш бабай­га! Кыш бабай ролен әти-әниләре башкаруын белә микән бала­лар?! Әйе, еллар төрле булган ке­бек бүләкләр дә, ихтыяҗлар да төрле. Хәерлегә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев