Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

И кадерле туган як!

Мәлләтамак авылы турында дөнья күргән “Еллар аша...” китабын укыгач туган уйлар

Тарихка килсәк, әлбәттә, табигате тормыш-яшәеш өчен уңайлы, җир-суга, урман-әрәмәлекләргә бай булган Ык буйларында, аерым әйткәндә, Мәллә елгасының Ыкка койган урынында, кешеләр бик борынгы чорларда – таш-бронза гасырларында ук яшәгәннәр. Борынгы төрки бабаларыбыз да үз иткән бу җирләрне. Әле XIII-XIV гасырларда ук Мәлләтамак авылы урнашкан тирәлектә мөселманнар яшәгән, авыл тирәсендә мөселман каберлеге табылуы шул хакта сөйли. Бу хакта китапта киң мәгълүмат бирелә. Болар хакында бераз хәбәрдарлыгым бар. 2025 елда миңа Иркәнәш авылында (Ирәхтә вулысы) туып-үскән татар яугире Ибраһим Бикчурин турында мәгълүмат барлап, әсәр язарга насыйп булган иде. Ибраһим Бикчурин язмаларында үзен Мөхәммәт улы Шәех Әхмәт оныгы дип атый, ягъни Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең 1523 елда биргән ярлыгы буенча Мәлләтамак авылы оешкан җирләр дә Ирәхтә ыруы башлыгы, Бикчуринның ерак бабасы Шәех Әхмәтнеке саналган икән. Соңрак ул җирләрне төрле ысул-юллар белән патша наместниклары татарлар кулынан тартып алганнар. Заманында меңләгән гектар җирләргә, урман-суларга хуҗа булып торган бабаларыбыз, булган байлыктан мәхрүм калгач, “чабаталы морза” хәлендә, төрледән төрле яуларда катнашып, үзләренең барлыкларын раслап, рух-холыкларын “чарлап”, задурлыкларын күрсәтеп, җан дулавын басканнар. 

Бу тирәләрдә археологлар тикшеренеп, авыл тирәсендә борынгы каберлекләр булуын ачыклаганнар. Китапта әлеге материаллар әйбәт яктыртылган. Болар хакында язу бик кирәк, чөнки алар туган ягыбыз турында күзаллауларны киңәйтәләр, аның кадерен арттыралар. Авылда “башкортлар”, типтәрләр, Казан татарлары дигән төркемнәр яшәгән. Хәзер галимнәр андый бүленешне “сословие” (катлам) дип йөртәләр. Ибраһим Бикчурин исә “башкорт” яки типтәргә бүленешне “уклад” дип атый. Бусы, миңа калса, киңрәк төшенчә санала кебек. 

Авыл – Кешеләр ул! Моны күпләр әйтергә ярата. Әлбәттә, китапны укыганда, таныш шәхесләрне барлыйсың. Мине Рафаэль Сөләйман улының нәсел-нәсәбе дә кызыксындырды, уйланырга этәрде. Гади генә саналган татар гаиләсендә туып-үскән кешенең уңышлы тормыш-хезмәтенең серен беләсе килү табигый. Тагын бер кат халкыбызның этнопедагогик талантына, тәрбия ысулларының асыл сыйфатына таң каласың – бала күңелендәге игелек орлыклары гаиләдә салына, әти-әнинең хезмәткә, кешеләргә, үз туган җиренә – авылына, басу-кырларына, бай табигатенә, ил язмышына мөнәсәбәте, хөрмәте яшь буынга олы бер университет гыйлеме бирә икән. Куанычлысы шул: нәселнең дәвамчылары Эдуард Юнысов кебек әтисе эшен алга таба алып барырлык яшь буын үсеп формалашкан. Шул шәхеснең булганлыгын, бөтенлеген раслаучы факт бу!

Авылдагы күп кешеләр язмышы белән танышканда, моның шулай икәненә инанасың. Исемнәре билгеле игенчеләр, терлекчеләр, механизаторларга урын зурдан бирелгән. Алар хакында бай мәгълүмат бирелү мактауга лаек. Кешене кеше иткән нәрсә – хезмәт. Башка һөнәр ияләре дә читтә калмаган. 

Шәхесләр арасында татар журналистикасына үсеш керткән каләм ияләренең күп булуын да искәртеп китәсе килә. Әйтик, сәяси репрессияләр котырган 1937-1941 елларда “Азат хатын” журналын Мәлләтамак авылында туып-үскән Рокыя Әхмәтшина җитәкли. Татарстан Югары советы депутаты була. Озак еллар “Социалистик Татарстан” газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән Зәйни Төхфәтуллин, журналист буларак Мәс-кәүне “яулаган” Рафис Измайлов, Илдар Закиров, бүген Татарстан журналистлар берлеген җитәк-ләүче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов үзен Мәлләнеке дип саный. Казанда туса да (әнисе Сания апа – Мәлләтамакныкы): “Минем өчен туган җир ул – Мәлләтамак”, – ди ул. Танылган журналистлар Алмаз Хәйруллин, Салих Бакыев белән бергә эшләп алу насыйп булды. Фидания Мортазинаны да шулар рәтендә дип саныйм. Танылган тарихчы, Миркасыйм Госманов шәкерте Фәрит Шәкүровның да тамыры Мәлләтамакта икән ләбаса! Бер китаптан гына үзем өчен күпме ачыш ясадым! Басманы кулына алган һәр кеше шулай уйлыйдыр, димәк, китап үзенең төп бурычын үти – Мәлләтамакны күңелләргә тоташтыра, авылны данлауга хезмәт итә. Авыл тарихы кеше язмышлары аша ачыла. Фән эшлеклеләре, сирәк хезмәт ияләре, уңган эшсөярләр, ил сакчылары, спорт осталары – меңләгән исем искә алына, күбесе хакында мәгълүмат бирелә, никадәр гаилә тарихлары барланган. Сокланмыйча мөмкин түгел. 

Мәлләтамакта эшләгән һәр кеше турында аерым бер китап язарлык. Гөлфия Мөхәммәтгәрәева кебек язуга һәвәс каләм ияләренә “азык” күп монда... 

Колхоз тормышына килгәндә, заманында үрнәк хезмәте белән Татарстанны шаулаткан, колхоз авылларын бөтәйтүгә зур көч куйган атаклы Дусил Шәкүровны онытырлыкмыни!? Аның шәхесен, аңа булган аерым карашны тасвирлап шуны гына әйтәсем килә: райком үткәргән төрле җыелышларда ул дәшми-нитми генә берүзе бер зал булып утыра иде... 

1940 елда Харьков хәрби-медицина училищесын тәмамлаган сугыш ветераны, авылда 55 ел фельдшер булып эшләгән Әкмәл Әхмәтшин язмышы үзе генә дә ни тора! 

Армиядән кайткач, мине “Мөслим” совхозына комсомол оешмасы секретаре итеп билгеләделәр. Беренче зур хезмәт чыныгуын совхоз директоры Вәли Хәлиуллин кул астында үттем, оештыру эшенең нечкәлекләренә өйрәндем. Заманында ул “Кызыл Октябрь” колхозында рәис булып эшләгән икән. Вәли аганы һаман да үземнең остазым дип саныйм, зур шәхес, кызыклы җир кешесе итеп искә алам. 

“Туган як” агрофирмасы хакында язганнарны укыганда, җанны иркәләп искән Ык буе җилләре, бал кортлары тавышлары гөжләп торган болыннары, икмәк исе килеп торган иксез-чиксез “Мөслим” совхозы кырлары искә төште... Һәм, әлбәттә, Мәлләтамакның җир кешеләре турындагы очерк-язмалары күңелгә хуш килде. Аларның һәркайсына олысы-кечесе рәхмәт укый торгандыр. Нинди генә тармакны алма – китапта урын табылган. Тегермәннәре, кибетләре, почта, балалар бакчасы... Һәркайсының тарихы, үз эшләренең остасы саналган хезмәткәрләре яктыртыла. Сәхифәләрдә урын алган кешеләрне күздән кичергәндә, Сәйф Сараидан аваз килгән кебек:

Ядкярь калса кемнең игелекле ат, 

Үлмәс ул ир, кемдә булса бу сыйфат. 

Китапта үз авылларында эшләгән яки шунда туып-үскән, чит җирләрдә зур казанышларга ирешкән күпме игелекле затлар телгә алына. Һәммәсе Мәлләтамакны зурлыйлар, аның абруен күтәрәләр бит! Күңелдә китапның шундый дәрәҗәдә дөнья күрен кайгырткан һәм шуңа ирешкән Рафаэль Юнысовка, бөтен таләпләрне үтәгән төзүче-автор Фидания Мортазинага рәхмәт хисләре яңара! Алар Мөслим төбәге өчен тиңсез хезмәт башкарганнар. 

“Мәктәп тарихы” бүлегендә урын алган материалларга аеруча игътибар иттем. 1907 елда ачылган дүрт сыйныфлы мәдрәсәгә заманында алдынгы саналган “Мөхәммәдия”не тәмамлаган Шакир мулланы чакырып, балаларга белем бирүне оештырган авыл кешеләренә ихтирам хисләре уяна. Мәдрәсәдә хисапка өйрәнү, санау, география, тарих укытылуы үзе үк күп нәрсә хакында сөйли. Мин укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән җитмешенче-сиксәненче елларда Мәлләтамак урта мәктәбендә мәгърифәтчелек традициясе нык сизелә иде. Ул вакытта мәктәп директоры булып Галия Шәкүрова эшли иде. Нинди яңалык чыкса, Мәлләтамак урта мәктәбеннән чыга, ил яки республикада булган мәгариф үзгәрешләрен дә беренчеләрдән булып шушы мәктәптә гамәлгә ашыралар иде. Мәлләтамак мәктәбе район мәктәпләре арасында үзенең казанышлары белән аерым бер утрау сыман яшәде дисәм, хата булмас. 

Туган авылым Әмәкәй мәктәбендә алтмышынчы еллар уртасында Разыя апа Шәяхмәтова татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Минем апа-абыйлар аны гаделлеге өчен бик яраталар иде. Берничә елдан ул безнең өйгә әнкәй янына килде. “Апа, сау булыгыз инде, миңа китәргә туры килә”, – диде ул күз яшьләре белән. Разыя апа Мәлләтамак урта мәктәбенә күчте, Татарстанның атказанган укытучысы исемен алды. Анда укыган укучылар аны бүген дә сагынып искә алалар. Аллаһ тарафыннан мөгаллимә итеп яратылган зат иде ул. Рухы шат булсын. Үземә таныш булган укытучылар Мөхәммәтдин Закиров, Шамил Шакиров, Хәмит Әхмәтов, Мирза Шәмтиев, соңрак укытырга килгән Диксон Садретдинов, Хәят Садретдинова (Шәймәрданова), Кадрия Гатина, Рәмзия Бакыева, Роберт Фәрхуллин, Нур Ялалов кебек исемнәрне хөрмәт белән искә алам. Нинди затлы мөгаллимнәр эшләгән бит әлеге авыл мәктәбендә! 

Гадәттә, эш эшләнгәч, кайберәүләр, бу эшкә, бармак очы кадәр хезмәте дә кермәсә дә, акыл сатып, “айның күләгәле ягын” эзли башлыйлар. Ул һәрвакыт шулай. Андыйларга шагыйребез Мөхәммәдьяр шәп “киңәш” биргән: 

Мәнмәнлек кыйлып, мәнмәнлек сатмагыз, 

Онга кибәк, серкәгә су кушмагыз. 

Өстәп шуны әйтәсе килә: шулкадәр җентекләп эшләнсә дә, авыл хакындагы барлык тарихны бер китапка туплап бетереп булмый. Бу эш дәвамлы, туктаусыз хәрәкәттә булырга тиеш. Фидания Мортазина бик дөрес күрсәткәнчә: “Бу китап – юлның башы гына”. Аңлаган кеше фикерне тотып алгандыр. Фидания ханым китапны төзегәндә ярдәм иткән кешеләрне искә алып, рәхмәтләрен җиткерә. Кемнәрдер булышырга соңга калганнар икән, авыл яши, авыл бар – үзләре эшкә алынып, бу китапны тулыландыра алалар. Анысы да изге хезмәт бит. Китапта Мәлләтамак авылының үткәне барланган, бүгенгесенә терәк булган шәхесләр хакында язылган. Шикләнмичә әйтергә була: авылның киләчәге дә булачак! Китапка язган кереш сүзендә Рафаэль Сөләйман улы болай ди: “Авылның киләчәге, әлбәттә, анда яшәгән халыктан гына тормый. Аны бөтен ил һәм аның халкы көче һәм рухы белән генә саклап, үстереп буладыр. Шунысы куандыра һәм киләчәккә ышаныч тудыра: республикабызда бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла, нәтиҗәсе дә уңай булыр дип өметләнергә нигез бар”. Амин, шулай булсын.

Китап хакындагы кыскача уйларымны Мөхәммәдьяр шигыреннән алган юл белән тәмамлыйм: “Дөньяда калгай бу сүзләр йадгар”... “Еллар аша...” китабы – мәлләтамаклылар өчен тиңсез ядкарь ул. Бу китап моңа лаек!

Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты.

Фото – Факил Сафинның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев