И кадерле туган як!
Мәлләтамак авылы турында дөнья күргән “Еллар аша...” китабын укыгач туган уйлар
Быел, сентябрь азакларында, традиция буенча, Мөслим районында зурлап “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” үткәрелде. Мондый рухи җыеннар элекке елларда шактый төбәкләрдә үтә иде. Хәзер бары Мөслимдә һәм Яр Чаллыда гына зурлап үткәрелә. Бүтән төбәкләрдә ни өчен үткәрелми? Җавапсыз сорауга әйләнде бу. Район җитәкчеләре кирәксенмиме, әллә башка сәбәпме, фараз итәргә генә кала. Тик бер әйберне әйтми булмый – замана шаукымы рухиятне көрчеккә калдырды: “китапсыз да яшәп була” дип ышанган буын үсеп җитте һәм алар дөнья дилбегәсен үз кулына алырга өлгерде дә инде.
Гасырлар дәвамында халкыбызны рухи бөтенлеккә тиендереп, иң авыр дәверләрдә дә татарны милләт буларак җир йөзеннән юкка чыгудан саклап калган китапның кадере бетүгә бара. Күңелле хәл түгел. “Китап ник кирәк ул?” дип яшәүчеләр ишәйгәннән-ишәя барганын күреп торабыз. Ә Мөслимдә алай уйламыйлар: һәр елны Казаннан, башка төбәкләрдән чакырылган мәртәбәле язучыларыбыз ике көн дәвамында район үзәгендәге искә алырлык үзгәрешләргә биһуш булып, рухи тәрбиянең күз өстендә каш икәнен тоеп, табигать яменә сокланып, күңелләренә илһам алып йөриләр. Иң мөһиме – ил-көнгә якты карашлы кешеләр белән очрашалар, тагын да әһәмиятлерәге – мәктәп укучылары янына барып, яшь буынга әдәби сүзнең кодрәтен җиткерәләр. Мондый очрашулар бер көн эчендә генә дә дистәләрчә мәктәпләрдә үтә. Ел дәвамында да язучылар укучылар янында еш булалар, чөнки Мөслимдә моңа ихтыяҗ тудыра алдылар. Быел райондагы үзгәрешләр тагын да истәлеклерәк саналырга хаклы. Район үзәгендә генә түгел, аерым авылларда да шушы юнәлешне дәвам итүчеләр барлыгы сөендерде. Бигрәк тә Мәлләтамак авылына ясалган сәяхәт кунакларга нык тәэсир итте. Шушы авылда туып-үскән, туган җирендә “Туган як” агрофирмасын оештырып, үз авылын яшәтүче, яшәртүче, халыкны эш белән тәэмин итүче игелекле якташыбыз, “Чаллы икмәге” җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов инициативасы белән авылда гаять матур эшләр башкарылган. Саный китсәк, күп алар: авыл эчендәге юллар, басу-кырларда кайнап торган эш, ындыр табагындагы заманча җиһазландырылган саклау урыннары, яңадан яңа техника... Мәлләтамак авылында үткәрелгән Сабан туйлары кайбер район бәйрәмнәреннән дә саллырак дип әйтә алам. Авылның иң күркәм җирендә мәчет салып куелган, таштан, заманча зәвыклы стильдә эшләнгән “Сөләйман” мәчете якындагы асфальт юлдан үткән һәркемгә изге юл теләп, иман нуры таратып утыра. Мәчеттә биш вакыт намаз укыла, җомга намазына олысы-кечесе җыела икән. Үткән ел зурлап бөек Тукаебызга һәйкәл ачылды, әлеге һәйкәл Мәлләтамакта рухи яктан чиста күңелле, үз халкына тугрылыклы булган затлы кавем яшәвен искәртеп тора, татар халкының мәңгелегенә ишарә дә сыман. Быел исә, Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, сугышта һәлак булганнар истәлегенә, исән-имин кайтып, авыл үсешенә зур өлеш керткән яугирләрне ихтирам итеп һәм тыл каһарманнарын – сугыш чорында бөтен эшне җигелеп тарткан әби-бабайларны, хатын-кызларны, яшүсмер һәм балаларны яд итеп, авыл уртасында янә бер һәйкәл куелган. Һәйкәл каршында легендар “Катюша” тынычлык сагына баскан. Рафаэль Юнысов әллә кайларга барып җитеп, эш йөртеп, кайтартуга ирешкән әлеге машина Бөек Җиңү символын гәүдәләндерә.
Тагын бер нәрсәгә сөендек: анысын да һәйкәл дип атарга ярый, рухият галәмендә мәңге тузмый һәм югалмый торган иң бәһале әйбер – Мәлләтамак авылы тарихын яктырткан “Еллар аша...” дип исемләнгән затлы, саллы китап дөнья күрде быел. Әлбәттә, бу изге эшнең дә башлап, кайгыртып йөрүчесе, финас чыгымнарын күтәрүчесе – “авылым” дип өзелеп яшәүче Рафаэль Юнысов исемен аерым бер ихтирам белән күрсәтеп китү урынлы булыр. Ә бер ел эчендә булган материалларны эшкәртеп, яңаларын туплап, шактый мәкаләләр язып, китапны типографиягә тапшыру хәленә җиткерүче – журналист Фидания Мортазина. Әйткәнемчә, 744 битле китап “Еллар аша...” дип атала. Моңа никадәр көч, хезмәт кергәнен, күз нурлары түгелгәнен эшне туктаусыз кайгыртып, юнәлеш биреп торучы Рафаэль Юнысов һәм автор-төзүче Фидания Мортазина үзләре генә беләдер. Китапта урын алган материалларны табу-юллауда булышлык күрсәткән авылдашлары Рәмзия Бакыева, Рузилә Нәсифуллина кебек фидакарьләргә дә басманың алгы битендә үк рәхмәт сүзләре язып куелган.
Гадәти китап түгел шул бу. Эшлекле, илһамлы сәфәргә чыккан язучыларның китапны күрү белән йөзләре яктырып, җаннары нурланды, чөнки әлеге басмадан тирә-юньгә җылылык бөркелә иде. Серле дә, кызыклы да күренешкә тап булганыбызны барыбыз да тойдык ахры: һәркем китапны кулына алып, аның “изге сәхифәләрен” актара башлады. Чынлап та, беренче битен ачуга ук:
Туган илем, туган җирем,
Тарихларда калган эзең бар... – дигән сүзләр укучыны үзенә җәлеп итеп тора. Шушы юлларны укуга, йөрәктә дулкын кузгалды – бөтен күңел нурын, җан җылысын салып, якты һәм игелекле уйлар белән эшләнгән басма икәненә инандыручы сүзләр иде болар.
Бөек мәгърифәтчебез Акмулланың “Дөньяда сүземез бар...” дигән асыл гыйбарәсе искә төшә. Мәгърифәтченең “сүз” дигәне татарның дөньяда гаять зур һәм онытылмаска тиешле урыны барлыгын күрсәтә. “Авыл тарихларына багышланган китапларның мөһимлеге нәрсәдә?” дигәндә, сүзне артык куертмыйча, Алтын Урданың бөек шагыйре Котбның: “Ни белгәйләр сине сүзләтмәсәң тел” дигән шигырь юлын китерәсе килә. Ягъни, бераз киңәйтеп әйткәндә, язып калдырмасаң, бүгенге көннәр турында кем нәрсә белер? Китапны игътибар белән укып чыккан һәркем әйтәчәк: борынгы һәм эзле, бүгенге көндә өметле яшәүче Мәлләтамак авылына “Еллар аша...” карап, күңелгә әллә никадәр байлык һәм рухи көч алырга була. Рафаэль Юнысов тарафыннан язылган әтрафлы кереш сүз дә мәртәбәле мәгърифәтчеләребезнең фикерләре белән аваздаш икән бит. “Әлеге китапны кулына алган һәркемдә сорау туарга мөмкин – ул нәрсәдән гыйбарәт һәм нинди максатны күз алдында тота?.. Бу очракта җавап бер генә – авылыбыз тарихы, аның гасырлар, еллар аша үткән тормыш-көнкүреше, әлеге төбәккә нигез салган борынгы әби-бабайларыбыздан башлап, бүгенге көндә дөнья күреп ятучы авылдашларыбыз турында истәлек тудыру төп шарт һәм бурыч итеп куелды”, – дип яза Рафаэль Сөләйман улы.
Китапта, күп кенә авыл тарихына багышланган басмалардагы кебек үк, авылның барлыкка килүенә, тарихи чыганакларны барлауга, географиясенә, топонимикасына, табигать үзенчәлекләренә, этнографиясенә зур урын бирелә. Аның фәнни-популяр басма буларак беренчел кыйммәте дә шунда. Җыентыкта революциягә кадәрге тормыш һәм революция китергән үзгәрешләр хакында, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы дәвере турындагы истәлекләр урын алган; көнкүрешкә, төрле чорларда сәяси-иҗтимагый шартлар тудырган яшәешкә, дин тарихына багышланган фактик материаллар да күп тупланган. Дөресе дә шул: әлеге мәгълүматлардан башка “дөньядагы эзне” тулы итеп күзаллау мөмкин түгел. Китапның тәүге битләрендә авылның капкалары турында язылган: “Басу капкасын чыккач та, уңга каерылгач та...” “Капка” сүзе код-ачкыч, символ-метафора буларак кулланыла дисәк, дөрес булыр. Чөнки китапның һәр бите укучы күңелендә яңа “капка” ача. Алар күбрәк булган саен, басманың әһәмияте дә зурая, киңәя бара.
Дәвамы бар.
Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты.
Фото - Факил Сафинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев