Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Һәркем укытучы була алмый

2023 – Россиядә педагог һәм остаз елы

Россия фәнни педагогикасына нигез салучы бөек педагог Константин Ушинский бер фәнни хезмәтендә: “Укытучы – бала күңеленә кереп урнашкан, бер ни белән дә алыштырып булмый торган якты һәм җылы кояш нуры булып сакланырга тиеш”, – дип язган. Чыннан да, укытучы – бала күңелендә зур урын алып торучы иң изге һөнәр иясе.
Ул яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйдан шәхес формалаштыра. Аның җаваплы хезмәте балаларны хәреф танырга, санарга, укыргаязарга өйрәтүдән башлана һәм зур белем багажы, дөньяга үз карашы булган, мөстәкыйль фикер йөртергә, көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштырып, олы юлга озату белән төгәлләнә. “Төгәлләнә” дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки укытучы гомер буе үзе укыткан балаларның язмышы белән кызыксынып, уңышларына шатланып, ялгышлыкларына борчылып яши.
Укытучы булып эшләү һәр кешегә дә бирелмәгән. Аның өчен иң элек табигатьтән бирелгән сәләт, балаларны ярату, сабырлык, олы йөрәк, зирәклек һәм иң мөһиме – тирән белем кирәк.
Балалар белән эшләү вакытында укытучы аларга белем генә түгел, тәрбия дә бирергә тиеш. Элек уку-укыту процессы “белем һәм тәрбия бирү” дип атала иде. Соңгы елларда ни сәбәпледер тәрбия өлеше төшеп калды. Югыйсә, бер-берсен тулыландырып торучы бу ике төшенчә белем бирүнең төп нигезен тәшкил итәргә тиеш бит инде.
Элеккеге белем бирү системасында балада төрле тәрбия күнекмәләрен булдыруны сыйныф җитәкчесеннән генә түгел, фән укытучыларыннан да таләп итәләр иде. Һәр укытучы белем бирү процессында, дәреснең кайсыдыр этабында, өйрәнәсе темага бәйле рәвештә тәрбияви момент кертеп җибәрергә тиеш иде, чөнки мәктәп программасына кертелгән һәр фән: табигатьне өйрәнүче яисә төгәл фәннәрме, тарих, җәмгыять белемеме – барысы да яшь буынга яшәү закончалыкларын төшендерә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
Соңгы елларда ил үсешенә актив рәвештә килеп кереп, замана казанышына әверелгән компьютер белем бирүнең иң кирәкле технологик чарасына әверелде. Дәрес бирүдә инновацион технологияләрне куллану укытучыларга зур бурычлар йөкләде һәм шул ук вакытта дәрескә әзерләнүгә һәм үткәрүдә зур уңайлыклар да тудырды.
Балаларга мөстәкыйль рәвештә өстәмә белем алу мөмкинлекләре барлыкка килде. Шулай итеп, белем бирүгә
көчле ташкын булып килеп кергән яңа технологияләр әкренләп укуукыту процесында төп фигура булган укытучының кулыннан “дилбегә”сен ала барды. Укытучы “белем сандыгы” булудан туктады, бу хәл әзме-күпме аның дәрәҗәсе төшүгә китерде. Илдәге демократик үзгәрешләр ата-аналарга да яңа юллар ачты, теләгән атаана, укытучы сайлап, баласын бер класстан икенчесенә, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчерә башлады.
Җитмәсә, БДИ, ОГЭ дигән имтиханнар барлыкка килде. Укытучы биргән белем генә җитми дип, ата-аналар репетиторлар эзли башлады. Шулай итеп, укытучының абруе төшкәннән төшә барды. Ата-аналар, балалар арасында гына түгел, җәмгыять тарафыннан да укытучыга карата игътибар, хөрмәт кимеде. Гаиләдә атааналарның балалары алдында укытучыны яманлап сөйләве, сортларга аеруы дә гадәти хәлгә әйләнде. Укытучысын хөрмәт иткән, психикасы яңа формалаша башлаган сабый, мондый сөйләшүләрне күңеленә сеңдерә барып, нәтиҗәдә укытучыларга карата аның фикере кире якка үзгәрә башлады. Башта ул – укытучысын, аннан аның фәнен яратмый, аннан соң инде мәктәптән дә бизә башлый. Хөрмәтле әти-әниләр, балагыз мәктәптә тырышып укып, төпле белем алсын дисәгез, аңа матур киләчәк теләсәгез, аның алдында укытучысын тикшермәгез, киресенчә, аның сүзен тыңларга, аны хөрмәт итәргә өйрәтегез.
Үз чиратында укытучы үзе дә абруе өчен көрәшергә тиеш. Ул үз фәнен тирәнтен белсә, һәр дәрескә яңалык алып керсә, һәр балага шәхес итеп карап, аның белән уртак тел тапса, замана казанышларыннан калышмыйча үз белеме өстендә системалы эшләсә, ул, һичшиксез, абруйлы укытучы булып, балалар күңелендә гомере буе якты һәм җылы нур булып сакланачак. Укытучы, башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, белемле, глобаль фикер йөртә белүче, эчке һәм тышкы культурага ия булган зыялы шәхес булырга тиеш. Кайда гына булса да, кем белән аралашса да, ул укытучы булып калырга тиеш.
Аны укучылары гына түгел, ата-аналар да хөрмәт итәргә тиеш. Мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да ул укытучы этикасына тугры булып калырга тиеш. Әгәр ул, урамда, авыз күтәреп, хезмәттәшенең яисә башка берәүнең гайбәтен “сатса”, мизгел эчендә абруеның чәлпәрәмә килүен сизми дә калыр. Укытучы – горур исем, кайда гына булса да, ул тәрбия үрнәге булырга тиеш. Шуны да истән чыгармаска кирәк, мәгарифкә нинди генә яңа технологияләр үтеп керсә дә, белем бирүнең төп фигурасы булып укытучы кала. Чөнки, мәгълүмати технология казанышлары чоры балалары булсалар да, алар зирәк зиһен, тере тавыш, җылы караш, җанлы аралашуга мохтаҗ.


Галия Фәрхетдинова, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев