Һәр сәяхәт – үзе бер гомер
Соңгы елларда бөтендөнья казанышы булган мәгълүмати технологияләр фәнгә һәм материаль җитештерү сферасына гына түгел, кешенең яшәү мохитенә дә үтеп керде
Тормыш-көнкүреш шартлары яхшырган саен кешеләрнең бер-берсе белән җанлы аралашуга булган ихтыяҗы кими бара. Аралашу өчен иң уңай арадашчы ролен телефон, ноутбук, компьютер кебек техник җайланмалар үти башлады. Рәхәт бит, өйдә торып теләгән кешең белән аралашасың, түләүләрне дә өйдән генә башкарасың, теләсәң, хәтта кибеттән кирәк-яракларны да өйгә китереп бирәләр.
Мондый уңайлыклар, бер яктан, бик яхшы булса да, икенче яктан, җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүче кешеләр гомумилегенең оешканлыгын, аерым дин вәкилләре һәм милләтләр, төрле статустагы кешеләр арасындагы бербөтенлекне какшата. Мондый хәлне булдырмас өчен, халык җәмәгать урыннарында бер-берсе белән актив аралашсын өчен, республикабыз һәм район җитәкчелеге тарафыннан төрле проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, “Безнең ишегалды”, “Татарстанда җәй”, “Күрше” һәм башка шундый проектлар әлеге максатны күздә тота.
Мөслимдә халык бер-берсе белән аралашып ял итә алсын өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Төрле чараларны оештыру һәм анда катнашу өчен мәдәният йортының да, “Мизгел” яшьләр үзәгенең дә, “Яшьлек” спорт комплексының да, китапханәнең һәм музейның да ишекләре ачык. Шуның өстенә, бөтен уңайлыклар тудырылган
скверлар, парклар, уен мәйданчыклары да балаларга – уйнау, өлкәннәргә рухи азык җыю өчен хезмәт итә. Районыбызның зур күпчелеген тәшкил итүче лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез өчен район ветераннар советы тарафыннан очрашып күңел ачу, аралашу өчен төрле чаралар: кызыклы очрашулар, экскурсияләр алдан планлаштырылып, ел буе үткәрелеп тора. Өлкәннәр бигрәк тә ямьле җәй айларында тирә-күрше районнарга, шәһәрләргә оештырылган сәяхәтләрне көтеп алалар.
Быелгы җәйге сәяхәтләрне оештыруда Мөслим мөхтәсибәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова зур өлеш кертте. Ул социаль челтәрдә “Гүзәл җирем” дип аталган ветераннар төркеме төзеп, барасы җирләрне алдан ныклап өйрәнеп, бик матур сәяхәтләр оештырырга ярдәм итте. Районыбызның төрле авылларыннан җыелган 74 кешелек төркем Азнакай районындагы Чатыр тауга, Актаныш районының Әнәк авылына, Ютазы районындагы зур тарихлы Бәйрәкә авылына, Алабугага, Рус Шуган авылының “Рус утары” тарихи комплексына, Башкортостанның Төмәнәк авылындагы “Бабай утары”на сәфәр кылдылар. Беренчесендә бара алмаганнар өчен кайбер сәфәрләр икешәр, өчәр тапкыр оештырылды. Сәяхәтчеләр һәр сәфәрдән канәгать булып, чит-ят җирләрнең табигатенә, борынгы объектларга сокланып, һәр төбәкнең үзенчәлекле үсешеннән гыйбрәт алып, ел буена җитәрлек хатирәләр туплап кайттылар.
Сәфәрнең һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы һәм нәрсәсе беләндер хәтердә уелып калырлык булды. 1580 елда нигез салынган Бәйрәкә авылына сәяхәт тә шундыйлардан иде. Без анда Урыссу мөслимәләр берлеге рәисе Римма Мөхәммәтганиева һәм авылның музей комплексы директоры Әлфия Хаҗиеваның чакыруы буенча бардык. Мөслимлеләрне авыл җирлеге башлыгы, музей хезмәткәрләре авыл чигендә үк каршы алдылар һәм авылга кергәнче үк аның тарихы белән таныштыра да башладылар. XVI гасырда нигез салынган, 7 мәчете, Идел-Урал буендагы иң зур мөселман уку йортларыннан булган “Гобәйдия” мәдрәсәсе белән дан тоткан мәгърифәтле авыл бүген дә иманлы, тырыш халкы белән горурланып яши. “Гобәйдия” мәдрәсәсе 1812 елда бөек композитор Софья Гобәйдуллинаның бабасы Гобәйдулла хәзрәт тарафыннан ачылган. 1841 елда, аның вафатыннан соң, бу эшне аның улы – Софьяның әтисе Габделгани дәвам иткән. Мәдрәсәдә илнең төрле төбәкләреннән килгән шәкертләр белем алган, анда дин дәресләре генә түгел, дөньяви фәннәр дә укытылган. Минем нәсел җепләрем дә “Гобәйдия” мәдрәсәсенә барып тоташа, шуның белән дә ул миндә зур кызыксыну уятты. XIX гасыр ахырында анда минем әбиемнең энесе Әхмәтзәки хәзрәт белем алган, ә XX гасырда 1909нчы елга кадәр бабам, указлы мулла Гарәфетдин хәзрәт анда шәкертләргә белем биргән. Бүгенге көндә мәдрәсә бинасы төзекләндерелгән һәм анда 500 еллык тарихы булган авылның музей экспонатлары урнаштырылган.
Музей белән танышканнан соң, узган ел сафка баскан Габделәхәт мәчетендә намаз укыдык, вәгазь таңладык. Сәяхәтебезне дәвам итеп, XVIII гасырда Әби патша фәрманы белән салынган таш күпер тарихы белән танышып, кайтыр юлга чыктык.
Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Раббыбыз да, мин сезне төрле халыклар, кабиләләр итеп яраттым, җир буйлап йөрегез, сәфәр кылыгыз һәм башка халыкларның тормышы белән танышыгыз, ягъни гыйбрәт алыгыз”, дигән. Быелгы җәй безнең күңелләрдә күңел офыкларыбызны киңәйтерлек, гыйбрәт алырлык кызыклы һәм файдалы сәяхәтләре белән истә калды. Без ветераннарга күңелле мизгелләр бүләк итүчеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Галия Фәрхетдинова. Мөслим авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев