Горурланып яшим
Без – сугыш беткән чорның беренче елында туган балалар – октябрят, пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнеп үстек.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе хөрмәтенә Октябрь бәйрәме алдыннан 1 класс укучыларын октябрятка кабул итәләр иде. Ул чакларда октябрят значоклары юк. Бөгәрләнмәслек каты картоннан йолдызчыклар кисеп, аны кызыл материал белән тышлап, күкрәкләребезгә тагып йөрдек. В. И. Ленинның дүрт яшьлек вакытындагы рәсеме төшерелгән тимер значок чыккач, шуны тага башладык.
Пионерга керү В. И. Ленин туган көндә – 22 апрельдә бөтен мәктәп коллективы каршында, тантаналы төстә үтте. Беренче мәртәбә пионерия символы булган өчпочмаклы кызыл галстук бәйләү хәтергә сеңеп калган. Ул көнне мәктәптән кайтканда, изүләребезне ачып, муеннарыбыздагы кызыл галстукларыбызны җилфердәтеп, зур горурлык белән кайтканым истә.
Пионер тормышы бик тә җанлы һәм кызыклы иде: сборлар үткәрәбез, стена газеталары чыгарабыз, пионер, комсомол җырларын өйрәнәбез, концертлар куябыз. Пионер һәм комсомолның туган көннәрен зурлап билгеләп үтәбез. Үзебезнең урамда яшәүче укый- яза белмәгән абый-апаларны бүлеп бирделәр. Дәресләрдән соң, атнага ике-өч тапкыр өйләренә барып укырга өйрәттек. Моннан тыш җәмгыятькә файдалы башка эшләрдә дә катнаштык: тимер-томыр, иске чүпрәк, сөяк, макулатура җыеп тапшырдык, өмәләрдә катнаштык. Колхозның куян фермасы бар иде, анда да шефлык иттек. Кош тизәге, көл, күмер җыйдык. Җәйге каникулда бәрәңге басуына чүп утарга йөрдек. Көзен чөгендер, бәрәңге алуда булыштык. Кукуруз кисәргә дә бардык. Икешәр метр озынлыкта үскән кукурузларны кечкенә балта белән чабабыз. Ике-өч малай аларны трактор арбасына төяп бара. Басуга барганда-кайтканда, колоннага тезелеп, быргы кычкыртып, барабаннар тагып, җырлап йөргәннәр әле дә исемдә. Әнә шулай хезмәттә чыныгып, эшләп үстек без.
Хезмәт юлымның шактый елы пионер эше белән бәйле булды. 1968-1973 елларда Мөслим урта мәктәбендә вожатый булып эшләдем. Пионер эшен җанлы, кызыклы итеп оештырырга тырыштым. Ул елларда республикабызның 1400 дружинасы, шул исәптән безнең Мөслим мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге пионерлар дружинасы да, алгы сафтагы (правофланговый) дружина дигән мактаулы исемне йөртте. Безнең чор пионерлары белемгә омтылып, бер-берсенә ярдәм итеп үстеләр. Без дә ул елларда тәрбияле, яхшы күңелле, кешелекле, югары әхлаклы яшьләр үстерүне максат итеп эшләдек.
Пионериянең 50 еллыгына Мөслим мәктәбе пионерлар тарихын яздым. Ул хәзер дә истәлек булып үземдә саклана. 1972 елда ВЛКСМ Үзәк комитетының “Лучшему пионервожатому” дигән билгесе белән бүләкләндем. 2001 елдан Мөслим районы варислар берлегенең почетлы пионеры булып торам. Өлкәнәеп баруыма карамастан, пионер, комсомол ветераны булуым белән горурланып яшим, балачак һәм яшьлек еллары хатирәләре әле дә күңел түрендә саклана.
Фәнисә Гыйльметдинова.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев