Елга йомгак ясалды
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең хисап конференциясе узды
Күп еллар буена милләтләр арасында тынычлык һәм бердәмлекне ныгытуга керткән өлешләре, рус халык традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү эшендә актив катнашулары һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Людмила Игошева һәм Александра Лобанова ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Конференция кысаларында А. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә “Безнең Геройлар” бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафонының йомгаклау концерты узды.
– Йомгаклау концертында, югары профессиональ әзерлек күрсәтеп, Михайловка авылыннан Тамара Садыкова үзе иҗат иткән “Поминальные свечи” шигырен укыды, Марат Вәлиев “Тише” патриотик җырын, Крәш. Шуран авылының “Дуслык” бию коллективы “За рекой” исемле рус халык биюен (җитәкчесе – Елена Ильина) башкарды. “Безнең Геройлар” бөтенроссия марафонын оештыручыларга һәм аңа актив кушылган үзешчәннәребезгә – уңышлы чыгышлары, район хакимиятенә Казан шәһәренә сәфәребезне оештыруга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлебез, – ди Г. Светлякова.
Ватанпәрвәрлек темасын ачарга ярдәм иткән тирән эчтәлекле чыгышлары өчен ТР “Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлекчәсе “Безнең Геройлар” марафонының лауреаты булды һәм диплом белән бүләкләнде. Бүлекчә җитәкчесе Галина Светлякова иҗат программасын югары әзерлек белән алып баруы өчен шулай ук лауреат дипломына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев