Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган

Сабантуй елның билгеле бер чоры һәм игенчелек эшчәнлеге, язгы кыр эшләре белән бәйләнешле милли йола-бәйрәм булып исәпләнә.

Революциягә кадәр Россиядә яшәүче һәр халык­та өч төрле календарь кул­ланылышта булган: рәсми- гражданлык календаре, дини календарь һәм халык календаре. Календарьләр күпчелек очракта үзара тәңгәл килмәгәннәр. Пасха яки Раштуа, Ураза яки Кор­бан бәйрәмнәре, рәсми ка­лендарь буенча билгеләп үтелә торган даталар, мәсәлән, Яңа елны каршы­лау, Май бәйрәмен үткәрү, шулай ук халык календаре буенча килә торган йола- бәйрәмнәр – өчесе өч харак­терда булган һәм төрле ва­кытларда уздырылган.

Татар халык календаре, башка халыклардагы кебек үк, ел фасылларына һәм авыл хуҗалыгы эшләренә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Икенче төрле әйткәндә, ха­лык календарендәге төрле даталар, йола-бәйрәмнәр крестьяннарның, ягъни авыл эшчәннәренең ел да бер тәртиптә кабатлана торган хезмәтенә, теге яки бу аграр эшнең кайчан-ничек каршы­лануына һәм башкарылуына нигезләнеп формалашкан.

Татарлар яшәгән төбәкләрдә элек-электән үткәрелеп килгән Сабантуй да елның билгеле бер чоры һәм игенчелек эшчәнлеге, язгы кыр эшләре белән бәйләнешле милли йола-бәйрәм бу­лып исәпләнә. Бу бәйрәм – “Һабантуй” – шулай ук баш­кортларда бар, ләкин ул тарих­чы һәм этнограф К.А. Руденко язганча, аларда чагыштырма­ча соңрак, игенчелеккә, җир эшкәртүгә бәйле рәвештә фор­малашкан. Язгы кыр эшләренә бәйле Сабантуйга охшаш йола- бәйрәм чувашларда “ака- туй”, мариларда “ага-пай­рам” дип йөртелә. Һәм алар икесе дә, башлыча, басуга чы­гып, күмәк рәвештә игеннәр уңуын теләп гыйбадәт кылу һәм соңыннан җыйнаулашып сыйлану рәвешендә үтүе белән Сабантуйдан аерылганнар.

Безнең фәнни эзләнүләргә караганда, Сабантуй йола- бәйрәмен Урта Идел буена Төньяк Кавказ далаларын­нан халкыбызның бер эт­ник катламын тәшкил итүче болгарлар алып килгән. Кав­казда яшәүче аерым халы­кларда зурлап үткәрелә тор­ган һәм ат чабыштырула­рын, төрле бәйгеләрне эченә алган “Беренче буразна” бәйрәме булуы мәгълүм. Язгы чәчүгә чыгуга бәйләнешле бу бәйрәмне җирле халы­клар “сабанга чыгу”, “басу туе” кебек төрле исемнәр белән атап йөрткәннәр. Элек татарларның Сабан туе хәзергечә июнь башында түгел, ә исеме җисеменә туры килгәнчә, “сабан” аенда, ягъни хәзерге май аенда үткәрелеп килгән һәм әлеге календарь бәйрәменең соңгы көне кай­бер якларда басуда берен­че буразна яру йоласы белән тәмамлана торган булган .

Сабан туе вакытын­да уздырыла торган ае­рым ярышларның башы исә (мәсәлән, ат чабыштыру, ук­тан ату, көрәшеп көч сы­нашу), һичшиксез, һун/гун бабаларыбызның җәйләүгә чыгар алдыннан ел да уздыр­ган борынгы йола-бәйрәменә барып тоташа. Белүебезчә, бо­рынгы гун һәм төрки бабала­рыбыз көнкүрешендә ат ис­киткеч зур роль уйнаган, ат культы көчле булган. Рим та­рихчысы Аммиан Марцеллин, мәсәлән, Европа гуннары ту­рында менә нинди сүзләр язып калдырган: “Они коре­настые, приросшие к коням. Они настолько сроднились с лошадью, уходу за которой уделяют большое внимание, что считают позором ходить пешком. Они воюют только на конях”.

Берочтан XI-XII йөзләр ара­сында яшәгән фарсы-таҗик шагыйре Гомәр Хәйямнең кы­зыклы фикерен дә китерик: “В прошлые времена ника­кой народ не знал коней – их достоинств и пороков – луч­ше персов, потому что тогда они владели миром... Сегодня никакой народ не знает это­го лучше тюрков, потому что они день и ночь занимаются конем и потому что они вла­деют миром” .

Татарлар да элек-электән ат тоткан, ат белән җир сөргән һәм йөк ташыган атны көнкүрештә иң якын юлда­шы иткән. Менә шуңа күрә дә ат чабышының Сабантуе тамашаларының энҗе кашы кебек кабул ителүе һәм “Ат­лар килә!” дип сөрән кебек яңгыраган сүзләрнең һәр та­тар җанлы кешенең йөрәген җилкендерүе бер дә гаҗәп түгел.

Этнографлар һәм фоль­клорчылар төрле төбәкләрдә яшәгән халыктан Сабан­туй йола-бәйрәменең, гомумиләштереп әйткәндә, төп ике төрле вариантын язып алган: озаккарак сузыла тор­ган киңәйтелгән вариантын һәм утырып җиткән җыйнак яки кыскарак вариантын. Озын яки тулы вариант әлеге бәйрәм белән турыдан-туры бәйләнештә булмаган йола­ларны үз эченә ала һәм асыл­да бәйрәмгә әзерлек этабы бу­ларак, дөресрәге бәйрәмнең кереш – башлангыч өлеше буларак характерлана. Аны, авыл буенча йөреп, халыктан ярма, май, сөт кебек ризыклар җыю һәм яланга чыгып, яисә су, чишмә буена урнашып, зур казанда “карга боткасы” һәм “зәрә боткасы” пешертеп ашау йоласы белән бала-ча­га башлап җибәргән. Бу авыл­да хуҗалык елының уңышлы килүен теләп пешерелгән корбан ашы рәвешендә күзалланган.

Аннары, ягына карап, әлеге йолага бу юлы инде ат­ларга атланган яшүсмер ир- балалар тарафыннан өй бо­рынча йомыркалар җыю йо­ласы килеп ялганган. Бу йола сөрән дип аталган, чөнки яз җитү хөрмәтенә яшьләр көр тавыш белән аваз салган­нар, ягъни сөрән әйткәннәр. Янә тагын бер кызыклы мо­мент. Белүебезчә, йомырка – үрчем һәм ишәю билгесе, йо­мырка җыючы сөрәнчеләр дә – үрчем-уңдырышлылыкка ишарә итүче ир җенесле үсмерләр, “орлыкландыручы” зат вәкилләре. Сабантуй йола- бәйрәменә әзерлек һәм кереш хезмәтен үтәгән һәм дә дул­кын кебек бер-берсен куәтләп килгән әлеге йолаларга ха­лык үрчем вә уңдырышлылык мәгънәсен салган, димәк, “алу өчен бирергә дә кирәк” дигән ышанудан чыгып, кор­бан ризыкларының муллык­ка ирештерәчәгенә өмет ба­глаган.

(Ахыры бар).

Марсель Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев