Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Бөкәч

Апа! Апа дим, ихетәхеңме хин мине, юкмы?

– Апа! Апа дим, ихетәхеңме хин мине, юкмы? 
– Нәрсә булды инде тагын? Сиңа күпме әйтергә була: кешегә шалтыраткач, башта исәнләшергә кирәк. Аннан соң гына тынычлап сүзеңне сөйләргә кирәк. Ә син ут чыккандай кыланасың. Нәрсә булды? Сөйлә әле тыныч кына.
– Апа, апа, менә хин белхәң ни булганын, үхең дә хулай кыланыр идең. 
Бүген илтән толхам, өйнең түбә такталалын хүтеп алганнал. Хул хайтаннал эхе инде ул... 
– Тукта әле, нинди түбә тактасы тагын? Нинди шайтан? Юкны сөйләмә әле, дөньяда шайтан дигән җан ияләре юк. Менә тагын чыгып кара, такталар үз урынында торадыр әле. 
– Юк анда такта, үхем күлдем. 
– Ярар, бер җаем булганда килеп китәрмен. Тынычлан. Кер дә кичә мин алып килгән пироглар белән чәй эч.
Галия, апасының җавабын ишеткәч, еларга ук тотынды:
– Хин гел хулай инде, килеп китәлмен дихең дә, килмихең. Хин килгәндә ул хайтаннал киткән була инде. Менә бүген койлыклалыннан тотмакхы идем, тоттылмадылал.
Әлфиягә сеңлесе Галиянең беренче генә тапкыр шалтыратуы түгел. Ни генә булса да, ул аны тынычландырырга, шундый уйларыннан арындырырга тырыша. Ләкин Галия вакыт-вакыт шул шайтаннар белән саташып ала. Бигрәк тә ай тулган чакларда мондый өянәкләре еш кабатлана. Ни генә булмасын, бертуган сеңлесе шул. Кайчак катырак бәрелеп, апаен үпкәләткән чаклары да булгалый. Соңыннан бик үкенә дә Әлфия, ләкин үзенең дә төрле чаклары була шул. Я гаиләсендә, я эшендә аңлашылмаучанлык килеп чыга. Бер баш бит инде ул, нишләсен?! Сеңлесенең андый булуына Әлфия үзе гаепле бит: язмыштан узмыш юк. 
... Әлфияләр гаиләдә 4 бала үстеләр. Сеңелләре Галия тугач, Әлфиянең шатлыгы эченә сыймады. Зәп-зәңгәр күзле, алтынсу бөдрә чәчле кызга һәр кеше сокланып карады. Аның матурлыгына таң калып, соклануларын яшәрә алмаган кешеләр күп булды. Әбиләре гел кисәтә килде: “Балага сокланып карамагыз, күз тигерерсез! Бала күрмәгән кебек кыланасыз. Сөбханалла, диегез”. Киленен дә: “Балаңны яман күзләрдән сакламыйсың, чит кешегә күрсәтәсең”, – дип еш кисәтте. Ләкин карчыкның сүзләренә колак салучы булмады, заманасы ул түгел иде. Ырымнарга, күз тиюләргә, Аллаһның барлыгына әби-бабайлар гына ышана иде. Ә яшьләрнең күзе тонган: Алласыз, кыйбласыз тәрбияләнделәр. 
Галия сеңлесе яныннан гел китмәде. Әнисе йомыш белән чыгып киткән арада кечкенә кулларыннан тотып, аякларыннан сыйпап, бит очларыннан үбеп: “Бөкәч”, – дип утыра иде. “Бөкәч” дигәне бәләкәч дигәнне аңлата, чөнки Әлфия үзе дә зур түгел, юньләп сөйләшә дә белми. Шул “Бөкәч”не ишеткәч, әниләре кызчыкларын кочагына алып, көлә-көлә сөя иде. “Апаең “Бөкәч” булгач, син “Зукач”тыр инде”, – ди торган иде. Әлфия кечкенә булса да, кул арасына иртә керә башлады. Әнисе нәрсә эшләсә, ул да шуны кабатлады. Камырга тотынса, камыр әвәләде, идән юса, чүпрәк алды, кер уса, ләгәндәге суга кулын тыкты. Әнисе дә беркайчан да “кит” димәде, өйрәнеп үссен дип, кызының кыланмышларына сөенде генә. 
– Минем олы ярдәмчем бит ул! Син булмасаң, нишләр идем икән мин?! – дип, кызын тупырдатып сөяр иде. Авыл җирендә эше дә күп шул: сыер-сарыгы, тавык-чебеше, эт-песие бар, барысын да ашатырга кирәк. Бакчасы тулы яшелчә, җимеш: кайсының чүбен утарга, кайсын җыеп эш итәргә кирәк. Кул арасына керер кешең булмаса, эшләр харап. Әлфиянең уйныйсы килә килүен, ләкин уен аңа бик сирәк эләгә. Әнисе кызчыгын кызганса да, башка чара юк: ире басуда эштә, авыру кайнанасы эш кырырлык түгел. Йорт тирәсендәге эш – ике абый белән әнигә, бала карау Әлфиягә йөкләнгән. 
Әлфия сеңлесен абыйларыннан остарак карый. “Бөкәч”е дә апасы янында тып-тыныч утыра. Аякка басып, тәпи йөри башлагач, Әлфия апаен урамга да алып чыга башлады. Түп-түгәрәк йөзле, матур кызны авылдашлар: “Кем кызы микән бу?! Курчак!” – дип, сөеп китә иде. 
Беркөнне, дуслары бик чакыргач, Әлфия сеңлесен җитәкләп урамга уйнарга чыгып китте. Озак кына елга буйларында йөрделәр, су коенып чыктылар. Көн кичкә авышканда, арып-алҗып кайтырга чыктылар. Балаларның кайтыр юлы чүплек яныннан уза иде. Болар шунда бер төргәк тапты. Пакетны сүтеп карасалар, эченнән тулы сарылы-кызыллы дару төймәләре килеп чыкты. Әлфиягә дә, башка балаларга да мондый төймәләрне әниләре витамин дип бирә. Озак уйлап тормыйча, төймәләрне авызларына кабып, суыра да башладылар. Бөтен даруның тәмле баллы җирен суырып, ачысы чыккач төкерделәр. Галиягә дә өлеш чыкты. Сабый суыра белми, биргән һәр төймәне чәйнәде дә йотты. Калган даруларны кесәләренә салып, өйләренә таралыштылар. 
Өйгә кайткач, “Бөкәч” Галия башта акырып елап җибәрде, аннан камыр кебек идәнгә сыгылып төште. Авызыннан күбек китеп, зәңгәрләнеп катып калды. Әнисе бәләкәй кызчыгын кулларына алып, нишләргә белмичә аптырап торган арада, әтисе килеп керде дә баланы алып урамга чыгып чапты. Ярый әле машина капка төбендә, тиз генә кабыздылар да, баланы район үзәгенә хастаханәгә алып киттеләр. 
Юлда машинаның даңгыр-дыңгыр чайкалуыннан бала укшып, косып җибәрде, авызыннан сарылы-кызыллы дару төймәләре төште. Ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп җиткәндә, сабый аңын җуйды. Әтисе табибларга хәлне ничек аңлатырга да белмәде, дару ашаган бугай дип кенә әйтә алды. Табиблар баланы алып кереп киттеләр. Ир-белән хатын, бер-берсенә күтәрелеп карый алмыйча, ишек төбендәге кушеткада тып-тын утырдылар. Ничә минут узгандыр, ишек артында бала елап җибәрде. Бераздан маңгай тирләрен сөртеп, табиб чыкты.
– Балагызның гомерен саклап кала алдык. Кызчык зур дозада дару ашаган. Даруның исемен белмәгәч, тиешле антидотны кертә алмадык. Булдыра алган кадәр ашказанын дарудан чистарттык. Ләкин шактый вакыт узган, препарат канга таралырга өлгергән. Дару баланың үзәк нерв системасына тәэсир иткән булырга мөмкин. Шәфкать туташлары система куеп канны чистарта, ләкин бала бик кечкенә шул, – диде табиб. 
– Доктор, бала җүләр булачакмы? – дип сикереп торды әти кеше.
– Мин алай дип әйтмәдем, ләкин нерв өянәкләре булырга, кабатланырга мөмкин. Мәсәлән, тора салып елау, кинәт кенә кычкырып көлү, я булмаса, берни дә дәшмичә почмакка карап утырулар. Даими төстә табибларга күренеп торырга, тиешле даруларны кабул итәргә туры киләчәк, – диде табиб. 
Шул көннән соң уйнап-биеп йөргән кызчыклары алыштырып куйган кебек үзгәрде. Бер сәбәпсез елый башлады, көйсезләнде. Әлфиянең “Бөкәч” дигәненә дә игътибар итмәде. Нинди генә табибларга, әбиләргә күрсәтеп карамадылар, тик кызчык элеккеге хәленә кайтмады. Теле дә юньләп ачылмады, этек-тетек сүзләр белән сөйләште Галия. Карт әбиләре һаман бер үк сүзне тукыды: “Кисәттем бит мин сезне, күз тия дидем. Мондый зәңгәр күзле бала татарда сирәк туа ул, дидем. Тыңламадыгыз, шайтан алыштырды баланы, шайтан алыштырды,” – дип, кат-кат догаларын укыды. Ләкин сабыйга догалар да ярдәм итмәде...
Бишенче дистәсен ваклаучы Галия: “Шайтаннар минем белән чәй эчә”, – дип, үзалдына сөйләнеп, берүзе бер өйдә яшәп ята. Әтиләре үлгәнгә инде шактый, моңа кадәр Галияне әнисе карады. Әнисе гүр иясе булгач, Галия бөтенләй ялгыз калды. Ул булганына сөенә, булмаганына көенә белми. Кибеткә барса, ашарына алмый, шампунь сорый. Урамга чыкса, үткән-сүткәнгә, олысына-кечесенә: “Ихәмме апа, абый!” – дип, кул болгап кала. Җае чыккан саен Әлфия, сеңлесе янына килеп, идән-сәкеләрне юып, ашарына пешереп китә. Әлфиянең дә үз тормышы шул: гаиләсен карарга, балаларына ярдәм итәргә кирәк. Соңгы елларда иренең дә сәламәтлеге какшады, авырып урында яткан көннәре ешайды. Кечкенә генә ике бүлмәле фатирга авыру сеңлесен дә алып кайта алмый, чөнки холкы начар: сүз әйтә торган түгел, юк-бар өчен дә тузына торган гадәте бар. Әлфия аны махсус дәвалану клиникасына илткәли, тик анда да озак тотмыйлар. 
Нишләсен, язмыштан узмыш юк, чыгарып ташлап булмый. Бертуган сеңлесе бит, яраткан “Бөкәч”е, бер нәрсә дә эшләп булмый. Ахырын хәерле кылсын Ходаем.

Миләүшә Хәсәнова. Вәрәшбаш.

Фото – Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев