Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең урамда да бәйрәм

Ямьле көз көнендә кечкенә генә Әндереш авылында зур бәйрәм – урам бәйрәме узды.

Октябрь мәдәният йорты директоры Сахира Каюмова, шәфкать туташы Ләйлә Солтанова, укытучы Ләйсән Харисова уйлап тапкан бу чараны авыл җирлеге җитәкчелеге, актив авылдашлар күтәреп алган. Ихлас очрашуда бер гаилә шикелле табын да кордылар, рәхәтләнеп гәпләшә-гәпләшә чәй эчтеләр. Авылны сагынып яшәүче кунаклар микрофон алып иң җылы хисләрен бүлеште. Әндереш ул көнне яшәреп, җанланып киткәндәй булды!

Табигате сокланырлык, чишмәсе данлыклы

Киләсе елга 100 еллыгын билгеләп үтәчәк Әндереш гомер буе “неперспективный” тамгасын йөртте. 100гә якын йорты булганда да шулай, хәзер унлап кына йорты торып калгач – бигрәк тә. Шундый кечкенә булса да, анда туып-үскән кешеләр өчен ул, кем әйтмешли, иң газиз авыл!

Аллага шөкер, авылга газ кергән, юлларын карап, кардан чистартып торалар. Кечкенә булса да авылдан җәен-кышын техника өзелми. Буасын балыкчылар сырып ала. Әндерешнең ин зур горурлыгы – тирә-якта данлыклы чишмәсе. Авылыбызның килеп чыгышы да аның белән бәйле. Оятыма каршы, төгәл генә әйтә алмыйм, риваятьләргә караганда, Андрей дигән рус кешесе шул чишмә янына урнашып, балчыктан савытлар ясаган диләр. Менә шул тарихны белү өчен архив материалларын өйрәнергә дип торам әле. Ә чишмә, чыннан да, искиткеч. Яр астында, тау-таш арасыннан ургылып чыга, суы чип-чиста, тешеңне сындырырлык салкын. 90нчы елларда безнең авылда шул чишмә белән бәйле рационализаторлык үрнәге дә расланды. Чишмәдән авылга торба сузып су керттеләр. Тик моның өчен өстәмә энергия чыганаклары да кирәк булмады, су йөгерек агымы белән мул итеп ага да ага. Бу проектны ул чактагы колхоз җитәкчеләре Фарыс Шәймөхәммәтов һәм Гарифҗан Миңнеханов тормышка ашырды. Ел саен бертөркем ир-атлар чишмә казанын комнан арындырып, чүптән чистарта. Әйтәләр бит, чишмә яшәсә, авыл да яши, дип!

Кызганычка каршы, авыл картайды, мал асраучы юк хәзер. Элек авыл халкы бүлешә-бүлешә чаба торган печәнлекләргә бүген башка авыллардан килеп хуҗа булдылар. Өстәвенә, шулкадәр кыргыйларча тәртипсез тоталар үзләрен, авыр тракторлар урам юлларын ера. Кызганыч, кечкенә авыл белән санлашмаска маташалар. Ә бит уйлап карасаң, булганны саклап тотмасаң, Әндерешнең хөкүмәт программаларына керү мөмкинлеге бик чамалы. Урман дигәндә, хәзер бездә эшкәртелмәгән басулар да урманга әйләнеп бара. Элек җиләккә йөргән ерак яланнарга керерлек түгел – агач баскан. Аның каравы, еллар буе чалгы тимәгән җирләрдә тоташ җиләклек. Ындыр артына гына чыгып чиләк-чиләк җиләк җыясың.

Резидә Йосыпова,
Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре.

Фото – Әндереш авылының социаль челтәрдәге төркеменнән.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев