Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең белемгә юлыбыз “Когиз”дан башланды

Безнең белемгә юлыбыз мәктәптән дә түгел, райпоның китаплар кибетеннән башланган иде. “Әлифба”ны, “Туган тел”, “Букварь”, “Родная речь” һәм башка дәреслекләребезне, язасы дәфтәрләребезне, тагын бик күп әйберләрне китап кибетеннән ала идек.

Безнең оч (Банк урамы) кешеләре: “Түбәнгә төштем”, “Түбәннән кайттым”, – дип сөйләшәләр иде. Мөслимнең төп халкы Кооператив урамын “Түбән” дип йөрде. Балачактан күнеккән гадәт буенча хәзер дә мин, Кооператив урамының иске очына барасы булсам, “Түбәнгә төшеп кайтам”, – дип әйтеп куям. Бәлки урамның борынгы исеме “Түбән” булгандыр, кем белә? Юкка гына халык телендә “Эт тыкрыгы”, “Маша тыкрыгы“ дигән урам атамалары белән бергә Түбән дигән урам атамасы да сакланмаган бит. 1930 елда Мөслим районы оешкач, “Түбән” урамда район кулланучылар җәмгыяте (райпо), аның кибетләре, хәзерләүләр конторасы, пекарня һәм башка объектлар урнаша. Шуннан инде Түбән урам “Кооператив урамы” дип атала башлый. Исем русча “потребительская кооперация” (татарчасы – кулланучылар җәмгыяте) дигәннән алынган.

Безнең белемгә юлыбыз мәктәптән дә түгел, райпоның китаплар кибетеннән башланган иде. “Әлифба”ны, “Туган тел”, “Букварь”, “Родная речь” һәм башка дәреслекләребезне, язасы дәфтәрләребезне, тагын бик күп әйберләрне китап кибетеннән ала идек. Аннары, шуларны тотып, мәктәпләргә киттек. Мөслим тарихында беренче һәм соңгы китап кибете шул булды. Мәктәпләр һәм укытучылар истә, ә кибетне һәм аның сатучыларын, ни кызганыч, оныттык. 
Урамның уң ягында, пищекомбинат оешмасына каршы гына, маңгаенда “Когиз” дигән бик матур язуы булган китаплар кибете бар иде. Без аны, бу сүзнең нәрсәне аңлатканын белмәсәк тә, “когиз” дип йөрдек. Ул исә 1930 елда оештырылган “Книготорговое Объединение Государственных Издательств” (Дәүләт нәшриятларының китап сәүдәсе берләшмәсе) дигәнне аңлаткан икән. Бик рәхәт кибет иде ул. Сатучылары Мингазов Садретдин абый белән аның хатыны Зөләйха апа район халкын, мәктәпләрне китап-дәфтәрләр, уку-язу әсбаплары, канцелярия товарлары һәм башкалар белән өзлексез тәэмин итеп тордылар. Китап сатучылар өчен аерата авыр вакыт – җәйге айлар һәм уку елы башы булгандыр. Болай да ел әйләнәсенә кеше өзелмәгән кибет шушы айларда укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар белән кайнап тора иде. Алар өстенә безнең кебек вак-төяк бала-чага, һичсәбәпсез дә кереп, китаплар актара идек. Беребезне дә: “Йөрмәгез буталып”, – дип чыгармадылар. Китап-кәгазь эшләнмәләре – бик саллы нәрсәләр. Үз куллары аша көн саен күпме китап-дәфтәр, канцтоварлар, карталар, тагын әллә нинди әйберләрне уздырган, дистәләгән мәктәпләр җитәкчелеге белән төрле мәсьәләләрне хәл иткән, шул арада чутсыз-сансыз счетлар, накладнойлар тутырган сатучыларның эше җиңел булмагандыр. Алар икәү генә иде бит, сатучы да, грузчиклар да – үзләре. Бөтен район халкы – китап сөючеләр, укучылар, укытучылар, олысыннан кечесенә чаклы, шушы кибеткә йөрде. Безнең белемгә юлыбыз “Когиз”дан башланды. 
Хәзер кемне алма – я атказанган работник, я Мөслимнең почетлы гражданины. Минга-зовларның мактаулы исемнәре булдымы икән, белмим. Алар чоры башка, буш мактанышулар чоры түгел иде. Әмма алар районның иң хөрмәтле, күренекле кешеләреннән иделәр. 
Җәйге каникуллар башланып, берәр ай чамасы ял итүгә без “Когиз” юлын таптый башлый идек. Дәреслекләр алырга да килдек. Өч тиен акчабыз булса, сәбәп итеп, дәфтәр алырга, дип кереп, озаклап китаплар карап, хәтта укып та чыга идек. Садретдин абый, һич иренмичә, безне яңа китаплар белән таныштыра, матур бизәлгән калын-калын китаплар, альбомнар күрсәтеп, рәсем сәнгате могҗизаларына алып керә, үзенә аерата ошаган китаплар турында сөйли иде. Күп китапларны, бик кыйммәт булгач, без кибеттә генә карый ала идек, үзебезгә алып булмый – акча юк. Мингазовлар китап сәүдәсенең чын белгечләре һәм бик кешелекле кешеләр иде. Һәр эшнең үз остасы була бит. Алар китап сәүдәсенең осталары булдылар. 
Алардан соң кибетнең яме дә, тәме дә бетте. Китап сәүдәсен алар кебек белгән, алар кебек сөйгән сатучылар да калмады. Кешеләр дә үзгәрделәр. Элек китапларны, тышына, бизәлешенә карамастан, укып ләззәтләнү өчен алсалар, соңга табарак аларны өй бизәү өчен ала башладылар. Китаплар “блат” товарларына әверелделәр. Гомеренә җитди өч китап та укымаган кешеләрнең өй түрләренә китаплар белем чишмәсе булып түгел, стенкаларга куеп, мактанышыр өчен алынган бизәк булып кереп утырдылар. Үземнең бер кардәшем бик авырлык белән алган чия төсендәге стенкасын бер рус язучысының шундый ук төстәге тышлыклы калын томнары белән ике киштә итеп тутырган иде, утызлап том булгандыр. Кем ышана, русчаны чак “пупалаган”, русча биш юллык балалар әкиятен дә сөрлекмичә укый алмаган татар шушы китапларны укып ләззәтләнә, дип? Югыйсә китап – аны яраткан кешегә аң, белем генә түгел, ләззәт чыганагы да. 
Аннары Садретдин абыйларның дистә еллар буе районга белем, яктылык тараткан кибетендә аракы сәүдәсе оештырылды. Берничә елдан районда китап сәүдәсе үлде. Тарихыбызның 30нчы елларда ачылган бер якты бите ябылды. 
Соңгы елларда кайбер эшмәкәрләр үзләрендә китаплар сату почмакларын булдырдылар. Алар, заманча җиңелсу-җилбәзәк бик күп китаплар белән бергә, татар классик язучыларының әсәрләрен дә тәкъдим итә башладылар. Тик “Когиз” кебек, китап сөюче зурларны һәм балаларны үзенә җыйган, җитди китапларны сатучы кибет тә, кешеләрнең шәхси китапханәләрендә күпләп укылмый ята торган эчтәлеге белән кыйммәтле иске басмаларны сатарлык букинистик почмак та юк. Мондый сәүдә зур керем бирми шул. 
Тагын исемдә калган бер кибеткә “Культмаг” дип язып куелган иде. Анда инде без сирәк, экскурсиягә кергән кебек кенә кереп чыга идек. Андагы матур курчаклар, ялтырап торган кечкенә һәм зур велосипедлар, уенчыклар безнең өчен түгел иде. Без бу кибеттән, гадәттә, пионер бәйрәмнәрендә тотарга чәчәк ясар өчен төрле матур төсләргә манылган мунчала, кайчакта, туры килсә, акча җитсә, креп-кәгазьләр ала идек. Хәзер бу кибеттә тәмәке эшләнмәләре саталар. 

“Когиз”га йомышы төшмәгән кеше булмагандыр, чөнки барлык уку-укыту материаллары, дәреслекләр, әдәби, фәнни һәм башка әдәбият үзәкләштерелгән рәвештә “Когиз” кибетләре аша сатылды, таратылды. Элек кәгазьләрнең, типография буяуларының составы башка булдымы икән, китапларның исе иснәп туйгысыз тәмле булып тоела иде.
Китаплар урынына – аракы, балалар уенчыклары урынына – тәмәке. Заманалар... 
Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев