Бергәләп тотынсак, клуб булыр
Яңа Сәет авылы бик матур: як-ягын урман уратып алган, яланнары, кырлары әйтеп бетергесез зур
Элек буалары да бик күп иде. Ындыр артларында биш буа бар иде. Юлга алфальт салганда, авылны чыккандагы соңгы буаны җибәргәч, аларны кире буып куймадылар. Буалар урынын агачлар басты. Чүпне, тиресне авыл халкы һаман шунда түкте. Халык та гаеп-ле, җитәкчелек тә игътибарга алмады.
Яңа Сәет авылында 63 хуҗалык бар, 121 кеше яши, диләр. Эш яшендәгеләр дә бар, пенсионерлар да күп. Колхоз таралгач, фермалар беткәч, кеше нишләсен?! Яшьрәкләр читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Мәктәп юк, сүтелгән. Клубны авария хәлендә дип сүтеп аттылар. Кирпечләрен тыкрыклардагы юлларга салдылар, ындыр артында да кирпеч өемнәре күп. Кибет эшли, анысының хуҗасы бар. Кирәк товарларны алып кайтып торалар, рәхмәт аларга! Кирәк-ярак артыннан бөтен кеше дә район үзәгенә бара алмый бит.
Клубны сүткәнгә өч ел. Аның урынын чаган басты, алабута агач биеклеге булып үсте. Халык авыл җыенын үткәрү өчен дә урамда җыела, чөнки башка урын юк. Концертлар турында әйтәсе дә юк! Югыйсә, авылда 90 яшьлек әбиләр генә түгел, яшьләр дә бар. Аларның да Яңа елны, башка бәйрәмнәрне бергә җыелып үткәрәселәре килә.
Шулай да үзебезнең авыл кызы Венера Нургалиева, халыкны сөендереп, кибет янында, таш-ком арасында коллективы белән концерт куеп китте. Авылдашыбыз Фәнис Абдуллин ике ел рәттән, “Сүнмәс дәрт” коллективын алып килеп, концерт куя. Халык бик сөенә, рәхмәт әйтеп кала.
Ниһаять, авыл халкы үзе эшкә тотынырга булды. Авыл халкы җыелып, дүрт көн дәвамында гаиләләре белән клуб урынын җыештырды. Өмәдә катнашучыларның күбесе – 60-70 яшьлек пенсионерлар (яшьләр эштә бит). Өметләре – акча җыеп, шул урынга район ярдәме белән бәләкәй булса да клуб салу. Җәйге чорда авылга оныклар да кайта бит, алар кая барырга белми. Һичьюгы, клуб урынына утыргычлар ясап, балаларга уен мәйданчыгы куеп булмасмы дип башланган эш бу. Бәлки, авылдан читтә яшәү-
челәр дә ярдәм итәр. Кайчандыр аларның әти-әниләре, әби-бабалары яшәгән авыл бит! Йортлар төзек, матур. Мал асраучылар да бар.
Яңа Сәеттә туып, башта – авыл мәктәбендә, аннан Мари Бүләр сигезьеллык мәктәбендә укып, белем алган балалар хәзер төрле төбәкләрдә күркәм эшләре белән дан казана. Алар арасында шагыйрь Зөлфәт, язучы Фәтхулла Абдуллин, районыбызда яшәп иҗат итүче Фәнис Абдуллин да бар. Авылыбызда төпләнеп, шунда хезмәт куючы авылдашларыбыз бик күп.
Уңган-булган халык яши Яңа Сәеттә, ләкин халык бердәм түгел. “Нигә кирәк инде? Авыл барыбер бетә”, – дип яшәүчеләр бар. Битараф булмасак иде. Бердәм булганда, тамчыдан күл җыела. Барыбыз бергә тотынсак, эш тә уңа. Авылны яшәтүче авылдашларыма рәхмәт! Авылыбыз яшәсә, безгә дә рәхәт!
Расиха Хантимерова. Мөслим авылы.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев