Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Беренчесе – гармун, икенчесе – скрипка

“Авыл утлары” газетасында ай саен ГХАТ бүлегеннән статистик мәгълүматлар биреп барыла: күпме бала түган, күпме кеше фани дөнья белән хушлашкан, ничә пар язылышкан, ничәсе аерылышкан...

Килүчесеннән китүчесе күп, аерылышучылар да язылышучылар артыннан куып бара. Сүзем шул аерылышучылар турында. Зурлап никахлар укытып, туйлар ясап өйләнешкән парлар бит инде боларның күбесе дип куям эчемнән генә. Бер-берсенә соңгы көннәренә кадәр тугры калып, аңлашып, авырлыкларны бергәләп җиңәргә, шатлыкларны да уртак итәргә вәгъдәләр бирешкән булганнардыр. Әмма тормыш дигәнең син уйлаганча гына бармый шул! Тигез юлга караганда сикәлтәләре күбрәк була аның. Бер-береңә ныклап тотынмасаң, сикәлтәләрнең берсендә тормыш арбасыннан төшеп калуың да бар! 
Хәзерге аерылышучыларның инициаторлары хатын-кызлар икән. Алар аерылу сәбәбе итеп беренче планга ирләренең хыянәтен, аннан соң эчкечелекне, шуңа бәйле эшсезлек, акчасызлыкны күрсәтәләр. Әлбәттә, боларның берсе дә гаилә йөген тартып барырга тиешле ир-атны бизәми. Хатын-кыз ир ышыгында хәвеф-хәтәрләрдән сакланып, аны ныклы таянычы санап, аңа ышанып яшәргә дип чыга кияүгә. Гомер буе иренең сөеклесе, бердәнбере булырга, балалар табып үстереп, матур, үрнәк гаилә төзергә хыяллана.
Хатын-кызлар арасында да иренә хыянәт итүчеләр, исерткеч эчемлекләргә тартылып, бәйдән ычкынганнары да шактый! “Унга барам, уңганчы барам!” – дип, ирдән-иргә йөргәннәре дә бар. Барырсың да, алырсың да. Әмма... 
Узган гасырның туксанынчы елларында “Татарстан яшьләре” газетасында Габдрахман Хәмиди дигән бик популяр автор бар иде. Мин аның язмаларын, газетадан кисеп алып, бер папкага туплап та бардым әле. Дәресләрдә, тәрбия сәгатьләрендә файдалана идем. Бер язмасы бүген дә исемдә: “Беренчесе – гармун, икенчесе – скрипкә” дип атала иде ул. Габдрахман аганың әлеге язмасында гаилә, гаиләдә ир-хатын мөнәсәбәтләре турында бик үтемле һәм кызыклы фикерләр, тормыш мисаллары бирелгән иде. Беренче хатын һәм беренче ирне ул гармун белән чагыштыра. Әйе, гармун – бик түзем һәм “хадавай” уен коралы. Гармунны теләсә кайчан уйнап була. Кая гына куйсаң да, урын тәфсерләми. Шкаф өстенә куясыңмы, карават астынамы, чоланга чыгарасыңмы – әзрәк тузаннарын каккалагач, бакасына басып бераз кычкырткалап алсаң, барыбер уйнап китә. Күрекләре өзелгәнче тартканга да чыдый мескен! Ә скрипкә исә бик көйле уен коралы! Аның урыны да коры булсын, тиешле шартларның барысы да үтәлсен. Уйнар алдыннан аны күпме көйләргә кирәк! Аннан соң да уйнаса әле! Икенче ир, икенче хатын да нәкъ скрипкә кебек! Гармуннарыгызның кадерен белегез!
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.
Тегермәнлек.

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев