Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер очрашу – үзе бер гомер

Октябрь мәктәбендә биредә хезмәт куйган укытучылар белән очрашу узды.

Очрашуны Октябрь мәдәният йорты һәм җирле үзидарә кызлары оештырды. Әле Октябрь сигезьеллык, урта, тулы булмаган урта, башлангыч мәктәп булган заманнарда ук хезмәт куйган коллегаларыбызны бергә җыярга уйлаган алар. Хатирәләребезне яңарту, хезмәттәшләр белән очрашу өчен җыелдык.
Элек мәктәп эшләгән бинага керү белән күзләргә ирексездән яшь тулды. Укыту эшчәнлеге Октябрь революциясенә кадәр башланып, 2022 елда нокта куелган Октябрь белем бирү үзәге ул. Бирегә беренче тапкыр эшкә килүем исемә төшеп, йөрәк кылларын тибрәтте. Хезмәттәшләремне күргәч, хатирәләр упкынына чумдым.
Ерак араларны якынайтып килгән хезмәттәшләрем арасында шактый олыгайган ак яулыклы әбиләр дә, чәчләренә чал керсә дә яшьлек җитезлеген югалтмаган абзыйлар да, җыерчыклары аша елмаючы чордашлар да бар иде. 
Барысының да хезмәт юлы Октябрь мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән: кемдер биредә хезмәт юлын башлаган, кайсыдыр тормышының бер өлешен шушы мәктәп белән бәйләгән, ә кайберәүләр гомер буе шунда эшләп лаеклы ялга чыккан. Октябрь мәктәбендә белем алып, шунда ук мөгаллим булып эшләгән кешеләр дә бар.
– Шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы педагогларыбыз! Чын күңелдән сөйләшү, аралашу, истәлекләр белән уртаклашу өчен чакырдык сезне, – диде кичәне оештыручы Гөлназ ханым.
Һәркем иң якын кешеләре дип әнисен һәм укытучысын атый. Безне олы тормыш юлына чыгаручы, дөнья белән таныштыручы, тормышка мәхәббәт уятучы укытучы бит! Нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Нәкъ менә укытучылар мәгърифәт дөньясына алып керә. Шуңа күрә акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә ала. Кичәбез дә шундый истәлекләргә бай булды. Барыбыз да мәктәп елларын, беренче укытучыларын искә алды, беренче эш көннәрен, остазларын хәтерендә яңартты.
Үткәннәргә кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә, мәктәп фотоальбомын ачабыз. Фотоальбом мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый. Мәктәбебезнең кабатланмас мөгаллиме, аяклы энциклопедиясе Илдар Василовичның төрле елларда мәктәп тормышын сурәтләгән фотоларын күпләр яшь аралаш елмаеп карады. Яшь чагын, яраткан укучыларын күреп шатланучылар, алар турында истәлекләрен яңартучылар да булды. Мәктәп елларында әзерләнгән берничә радиотапшыруның язмасын тыңлау канатлар куйды. Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган чарада вакытның узганы сизелми дә калды. Җырчы-биючеләр дә үзебез булдык. Моңлы сандугачыбыз Энҗе апа матур җырларын бүләк итте, Илдар Фарсович өздереп гармунда уйнады.
Эчкерсез, күңелле очрашу күңелләребездә озак сакланыр. Педагог һәм остаз елы кысаларында шундый җылы очрашу бүләк иткән җирлек җитәкчелегенә, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт!
Римма Баширова.Октябрь авылы.

 

Фото – Римма Бәшированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев