Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәхетле Миләүшә

Дусай авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Шакирова – чын сәнгать кешесе.

Төнге авыл, таныш сукмаклар. Күпме еллар үтелгән алардан, күпме гомер узган. Гомернең узганын сизмичә дә, ярты гасыр яшәлгән. Төнге авыл сукмагыннан 27 ел атлый инде ул, хезмәтенә ашыга.. Авыл йокыга әзерләнә, ә ул хезмәтенә китеп бара. Әле йокларга җыенмаган авыл халкының кичке ялын уздырырга барышы. Һәркөнне шулай. Авырып киткән яисә ялга туктаган савымчыны алыштырып фермадан кайтканмы ул, чөгендер эшкәртеп басуданмы, көне буе кояш астында узган өмәдәнме, ындыр табагыннанмы – мөһим түгел. Аның һөнәре шул. Сүзем Дусай авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Мәгъфурҗан кызы хакында.
Рафил белән Миләүшә Шакировлар Дусай авылының иң үрнәк, иң матур гаиләседер, мөгаен. Шулай булмаса, эшли алыр идеме Миләүшә 27 ел буе мәдәният йортында?! Бу – көндез генә эшеңне төгәлләп өйгә кайту түгел, төнге хезмәт. Гаиләңдә нинди генә хәл булса да, мәдәният йортыңны барып ачарга, килгән кешеләрне якты йөз белән каршыларга кирәк, дигән сүз.
Миләүшә – Яңа Карамалы авылы кызы.  Дусай егете Рафилне очратып, гомерлек яр итә. 
Аларның яшьлеген кабатлап, мәхәббәт җимешләре – кызлары һәм уллары үсеп җиткән.  Миләүшә белән Рафил оныклар сөя хәзер, әби-бабай булдылар.
Бу чәчәккә күмелгән, кунакчыл, нурлы йорттан кунаклар өзелми. Өстәл тулы ризык, якты йөз биредә.
1997 елдан бирле Миләүшә Дусай авылы мәдәният йорты директоры булып эшли. Гомумән, Шакировлар гаиләсе сәнгатькә, җырга, моңга гашыйк. Үзе дә җырларга, биергә яратучы Миләүшә көчле оештыру сәләтенә дә ия. Әллә бу инде 80 яшен тутырса да, үзе дә 13 ел Яңа Карамалы клубында эшләгән, хәзер дә сәхнәләрдә ут уйнатып биеп йөрүче әнисе Сәрмәдия ападан күчкән сәләт микән?


Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Рәмзия Акмалова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фото - Миләүшә Шакированың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев